Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 13

СКАЧАТЬ шуны әйтә алмый тора идем.

      – Аллаһы Тәгалә Шәһәрбануның авыр туфрагын җиңел кылсын, – мәетнең баш очында елап торган Маһинур әйтте моны, – күпме еллар күрше яшәп, бер-беребезгә кырын караган чагыбыз да булмады.

      Әнисен югалту кайгысыннан аңын җуярдай булып йөргән Гөлбану хатыннарның сүзен тыңлады да, тыңламады да кебек. Мәдинәсен күтәреп, кешегә аны-моны алып биреп, керә-чыга йөргән арада, ул шуңа гына игътибар итте: Фәүзия әллә без уйлаганча карт та түгел микән? Бәлки, ул һәрчак озын күлмәк, башына, күзенә төшереп, кара яулык бәйләп йөргәнгә генә карт күренәдер?..

      Шул арада мәетне өйдән чыгара да башладылар. Йөрәк майкаен сыздырып, җаннарын ут-ялкыннарда көйдереп, әнисе чыга өйдән. Башы белән түгел, аягы белән чыга. Барып кына кайтыр җиргә түгел, кайтмастай җиргә китә…

      – Аһ, аһ! – Гөлбану кулыннан баласының шуа башлавын тойды. – Аһ!

      – Баланы!.. Бир монда баланы… – Маһинур – балага, Фәүзия Гөлбануга ябышты. Фәүзия кинәт кенә кап-кара күзләрен Гөлбануга томрайтып текәде дә уң кулы белән җиңелчә генә битеннән сыпырды. Гөлбану шул минутта ук, бар дөньясын онытып, сабый тынычлыгы белән йокыга талды…

* * *

      Үлгән артыннан үлеп булмый, дигәннәре дөрес икән: Гөлбану Мәдинәсен кайчак күршесе Маһинурга калдырып, кайчак үзе белән алып фермага эшкә йөгерде, Һашимы һаман шулай шәһәрдән килә-китә йөрде. Бала туды дип, кулына алып сөймәде, килгәндә дә гел эчеп килде. Ирлек нәфсесен канәгатьләндерү белән хырылдап йоклап китте. Төшендә әллә нинди Зоялар, Людмилалар белән саташып, кемгәдер янады, кемнедер назлады. Берничә тапкыр Һашимны кертмәскә теләп караган иде Гөлбану, соңыннан үзе су эчә алмаслык булып ятты: ир көче белән тукмауның ни икәнен шунда татыды ул. Кызгандымы Һашим Гөлбануны, күралмадымы, әллә яратуы шул булдымы? Гөлбану Һашимның холкын һич кенә дә төшенә алмады. Бу хәл күпме дәвам итәр иде һәм ни белән бетәр иде, әгәр дә аны тукмаганнан соң Фәүзия карчык күрмәсә.

      Фәүзия белән Гөлбану кое янында суга барган җирләрендә очраштылар.

      – Абау, кара янгансың бит! Кем эше бу?

      – Кем булсын, ирем бар ич минем.

      – Тукта әле, ирлеген кая куярга белмәсә, күрсәтермен әле мин аңа!

      Гөлбану аңгы-миңге булып судан кайтып кергәндә, Фәүзия сәкедә кырын яткан Һашимның бугазыннан буып алган иде.

      – Үтерәм, Һашим, түземлегем бетте!

      – Ы-у-ы-ы…

      – Куйчы, инәй, нишлисең син, инәй?! – Гөлбану килеп Фәүзиянең сеңердән дә катырак кулларына ябышты.

      – Эткә – эт үлеме! Ул бит синең кискән тырнагыңа да тормый! Нигә тукмый ул сине, нигә мәсхәрә итә?! Нигә ул патшаларга да тәтемәс бер сылудан көлә?!

      – Ы-у-ы-ы…

      – Шушының белән! – Әллә кайдан кулына уклау эләктергән Фәүзия үзен-үзе белешмәслек хәлдә кызган иде. – Сугып үтерәм, Һашим, билләһи…

      – Куйчы, инәй! – Куркынган Гөлбану үкереп елап җибәрде. – Алла хакы өчен, балам хакы өчен тимә!

      Гөлбануның елавы гына айнытып җибәргәндәй итте СКАЧАТЬ