Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 15

СКАЧАТЬ бусагасын таптаячаклар. Ишектән кертмәсәң, алар тәрәзәдән керәчәкләр. Сезнең күңелләрегезнең йомшак чагын барыбер туры китерәчәкләр. Алып килгән хатларына «Поддержать!», «Прошу решить положительно!» дигән визаларны барыбер куйдыртачаклар.

      Конкрет тәкъдимнәргә күчәм. Мәдәнияткә, һичшиксез, 7 миллиард 570 миллион сум өстәргә кирәк дип исәпли комиссия әгъзалары. Белүебезчә, бюджетны эшләү барышында тарихи һәм мәдәни хәзинәләрне реставрацияләү өчен, авыл клубларына әйберләр алу өчен планлаштырылган 7 миллиард сум «Казан Кремлен торгызу» «строка»сына кертелгән. Моның белән һич кенә дә килешеп булмый. Бу – калган тарихи-мәдәни хәзинәләребезне торгызу бөтенләй диярлек туктатылачак дигән сүз. Безне бигрәк тә «Болгар» тарихи-архитектура тыюлыгы борчый. Бабаларыбызның изге урыны болай да ташландык хәлдә. Шуңа да карамастан аннан халык өзелми. Киләсе елда Бөтендөнья татар конгрессының икенче корылтае җыелачак. Дөньяның төрле почмакларыннан татарлар кайтачак. Алар безгә рәнҗеп китмәсеннәр өчен, «Болгар»ны кичекмәстән торгызырга, тәртипкә китерергә кирәк.

      Бюджет проектында иҗат союзлары өчен 851 миллион сум гына чыгым каралган. Язучылар берлегендә генә дә 250 дән артык язучы исәпләнә. Аларның шактый гына өлеше беркайда да эшләми, язучылык белән генә шөгыльләнә. Китаплары күптән инде чыкмый. Фактта алар – эшсезләр. Ләкин аларга бернинди дә эшсезлек пособиесе бирелми. Аннары юбилейлар, иҗат кичәләре уздырырга кирәк. Язучылар да китә тора. Ул язучыларны, һич югында, үзләре үлгәч булса да, хөрмәтләп озатырга кирәк. Каберләренә ташлар, һәйкәлләр куярга кирәк. Аларның берсе дә бушка эшләнми. Безнең шулай ук Рәссамнар берлегебез бар. Аның 60 ел дәверендә бюджеттан бер генә тиен дә акча алганы юк. Кайберәүләр: «Рәссамнар – бай халык», – диләр. Һич тә алай түгел. Күргәзмәләр залын тотар өчен генә дә айга 40 миллион сум акча кирәк. Шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә, елга 100 миллион сум бюджет акчасын жәлләмәскә тиешбез.

      Менә берничә ел инде республикада «Татар-информ» эшләп килә. Ул – республикадан читтә яшәүче татарлар белән турыдан-туры эшләүче, татар диаспорасына ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма дисәң дә була. Бюджет проектында каралган сумма аларның эшчәнлеген тәэмин итәрлек түгел. Аннары безне гаҗәпләндергән тагын бер факт: ул да булса Татарстан китап нәшриятының бюджет проектыннан бөтенләй төшеп калуы. Бу – тарихта булмаган хәл. Хәтта сугыш елларында да татар китабы чыгудан туктамаган. Бу – татар китабын үлемгә хөкем итү белән бер. Ә сүз фәкать 6 миллиард сум турында бара.

      Мине борчыган тагын бер әйбер бар. Ул – кинематографиягә караган маддә. Анда нәфис фильм өчен бер генә тиен дә акча каралмаган. Хәтерләсәгез, без, депутатлар, Кинематография дәүләт комитетын яклап, саклап калдык. Аның яңа җитәкчесен хупладык. Татар киносы булыр дип өметләндек. Әмма «Болгарның җылы җилләре» тирәсендә салкын җилләр исә башлады. Хәтта үзебезнең депутатлар арасында да аңа мөнәсәбәт төрлечә. Ә комитет кешеләре, ул кинога акча бүлмәгез, дип, дәүләт җитәкчеләренең ишек төпләрен таптыйлар. СКАЧАТЬ