Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 8

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ аңа ике дистә ел фидакарьләрчә хезмәт итте. Фидакарьләрчә, чөнки Үрбәт «атам иркәсе» булып үсте. Атае да, анае да төпчекләрен бик үсендерделәр. Кыз «юк» дигән сүзне бөтенләй белмәде. Ярәшер вакыт җиткәч кенә тезгенне кыскартып караганнар иде дә, соң булып чыкты. Холкы үз дигәнчә тәгаенләнгән иде чибәркәйнең. Чын дала кошы, кая тели, шунда куна. Яучылар килгән көнне дә ут булды да су булды бит. Кияүнекеләрнең исә кәләшне күрәселәре килә.

      Муса тирә-якка чапкыннар чыгарып җибәрде. «Кирәк икән, Каф тавының ташын ташка актарыгыз, даланың астын өскә әйләндерегез, диңгезне күккә асып куегыз, әмма дә ләкин кызымны каршыма китереп бастырыгыз», – диде.

      Бу чакта Үрбәт шактый җир киткән иде инде. Ул, яучылар дигән сүз колагына килеп ирешүгә, өс-башын да алыштырмыйча, утарга элдертте. Аның берничә чапкыны бар. Шулар арасында иң затлысы, иң җитезе – Күбәләк атлысы. Моннан ике-өч ел элек атае бүләк иткән иде. Тай гына иде әле. Сөт шикелле ап-ак иде, нәкъ Чыңгыз ханның Сәтәр кушаматлы толпары. Сәтәр дә ап-ак булган, имеш. Күпме орышларда катнашкан, үзенә дә яра алмаган, хуҗасын да саклаган. Тылсым иясе дип йөрткәннәр аны.

      Әлеге елгыр тайны күргәч, кызчыкның кабарынкы иреннәре арасыннан бер генә сүз чыкты:

      – Күбәләк!

      Дөрестән дә, күбәләк кебек иде ул. Менә-менә канатларын җилпеп алыр да очып китәр сыман.

      – Исем дә таптың, кызым, – дип, атасы Үрбәтнең чәчләреннән сыйпап алды.

      Күбәләк хәзер элеккедән күркәмрәк тә, матуррак та. Мәһабәт! Бер сүз белән генә аны шулай сыйфатлап булыр иде. Ул күкрәк дисеңме, ул аяклар дисеңме – һәммәсе чын ясау. Буй-сыны тоташ аяктан гына тора кебек. Томырылып чапканда исә, еландай сузылып, җиргә ятып бетә ул.

      – Күбәләк, коткар мине, – диде Үрбәт, – бу мәрхәмәтсез йортта миңа урын калмады.

      Үрбәт әнә шулай елгырына эчен бушата. Барысын да сөйли. Тегесе, аңлагандай, башын хуҗабикәсенең иңенә салып тыңлап тора. Хәзер дә бик тиз аңлаштылар. Кыз сыртына менеп тә җитмәде, Күбәләкнең тояклары астыннан аҗагандай очкыннар сибелде. Гадәттә, ул тезген тоттырмый, юлны да югалтмый.

      Өйлә вакыты иде. Даланың, утлы шар шикелле, иң кызган чагы. Бу вакытта кешеләр генә түгел, маллар да күләгәле урынга елышалар. Кояш зәһәрләнепме-зәһәрләнә. Һава булып һава эри. Әнә офыкта дөрләп янган һава су өстендәге томан сыман дулкынланып тора. Ат җиле дә өттереп-өттереп ала. Үрбәтнең үз кайгысы да нәкъ шушы мәрхәмәтсез көн шикелле иде. Юан бүксәле яучылардан ничек тә ераккарак китеп олагасы килә аның. Ата-анасының ут йотуы да, бөтен утарның аякка басуы да аны кызыксындырмый. Боларны белми һәм беләсе дә килми. Алда ни көтә, бу уен ни-нәрсә белән бетәр – бу хакта да борчылмый. Күбәләк. Дала. Үзе. Дөньясы менә шушы өч затка сыеп беткән. Әлеге дөньяда яучыларга гына түгел, якыннарына да урын юк. Чөнки алар аны бик нык кыерсыттылар.

      Кызу капты, күрәсең, берзаман Үрбәтнең башы авыртырга тотынды. Күбәләкнең дә колаклары шиңде, сүлпәнләнде. Аларның икесенә дә ял кирәк иде. Ялдан да битәр, су кирәк, су! Кайдадыр күл булырга тиеш. Үрбәтнең анда су коенганы да бар. Диңгез белән тоташкан зур күл ул. Суы СКАЧАТЬ