Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 5

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ – Бар, чапкынга әйт, хан көтә, диген. Мин үз диварларымда булырмын!

      Серафима, болай да мул күкрәк алмаларын тагын да киерә төшеп, Мөхәммәдәмингә елышты. Хан аны ачу белән этеп җибәрде.

      – Соңыннан, олуг кенәздән чапкын килгән анда, – дип пышылдады Мөхәммәдәмин, киенгән арада катырак кылануына гафу үтенгәндәй.

      – Нехороший ты мальчик, Аминка, за что я тебя люблю, ей богу не знаю.

      – Потом, потом…

      – И бөек хан, сиңа бөтен Рәсәйнең олуг кенәзе Иван Васильевич хәзрәтләре күп сәлам юллый һәм чәршәмбе көнне, нәкъ өйлә вакытында Түгәрәк залда көтә, – дип белдерде чапкын, бар кагыйдәләргә дә туры китереп.

      – Баш өсте, – диде Мөхәммәдәмин, дулкынланбрак. – Туганым Иван Васильевичка миннән дә күп сәлам, аңа карата ихтирамым чиксез, исән-сау булсын.

      Әлеге сүзләрне ишеткәч, Мөхәммәдәминнең йөзе яктырып китте. Әллә «Габделлатыйфны тәхеттән төшерәләр» дигән хәбәр дөрескә чыгамы? Ул чагында ханлык аңа күчәчәк ич инде…

      Иван төгәл кеше иде. Вәгъдәле. Мөхәммәдәминне дә нәкъ әйткән көнендә, нәкъ билгеләнгән вакытында Түгәрәк залга чакырып керттеләр. Аудиенция көтүче боярлар, дәүләт эшлеклеләре шактый иде үзе. Олуг кенәзнең якыннары да күренә. Әнә азау ярган мәшһүр илче кенәз Дмитрий Шеин. Казанда Мөхәммәдәмин ханлык иткән чорда рус дәүләтенең калгае4 иде.

      Бик үзсүзле, үҗәт кеше. Аның тырышлыгы белән ул чакта урыс сәүдәгәрләре бөтен Казан базарларына, бөтен ярминкәләргә кереп тулды. Мөхәммәдәмин олуг кенәз сүзеннән чыкмады, барысын да ул теләгәнчә башкарды. Шеин исә: «Иван патша моны кушты, Иван патша тегене кушты», – дип, Мөхәммәдәминнең өстендә торды. Тынышмаган чаклары да булгалады.

      Калгай үзе кебек үк мөхтәрәм илче кенәз Михаил Андреевич Кляпик белән сөйләшеп тора иде. Күз очы белән генә Казан йортының элекке ханын күреп алды, әмма килеп кул бирмәде. Сөяк сарае, кыланышын гына күр, дип сызланып куйды Мөхәммәдәмин. Ашыккан ашка пешкән, ди, шатлыгы иртәрәк булмагае тагын, болар җилнең кай тарафтан искәнен белә дә белә инде.

      Хәер, ул үзе дә беркемгә дә аерым ихтирам билгесе күрсәтмәде. Вакыты да тар иде, теләмәде дә. Чөнки күңеле урынында түгел, тизрәк Иванның ни өчен чакырганын беләсе килә. Ул аны һич тә мәҗлес корырга яисә ауга чыгарга дәштермәгән. Андый чакыруның урыны башка. Хикмәт шунда: бу Мөхәммәдәмин көткән сүзме, әллә Иван бер-бер хәрби ыргым ясарга ният итәме? Элек-электән ул аны хәрби кампанияләрдә катнаштыра иде.

      Ничек кенә булмасын, аны мөһим сөйләшү көтә. Очрашуның Түгәрәк залда булуы да күп нәрсә турында сөйли. Чөнки түгәрәк зал – олуг кенәзнең аеруча җитди сөйләшүләр, җитди карарлар кабул итә торган дивары.

      Ходаем, мәрхәмәтеңнән ташлама, тел ачкычлары бир, дип теләде Мөхәммәдәмин күңеленнән.

      Иван күрер күзгә шактый бетерешкән иде. Йөзе саргаеп киткән, әйтерсең лә зарарлы үлән суы эчергәннәр. Шулай да үзен элеккечә үк ипле, итагатьле һәм тәкәббер тота. Бу җәһәттән бер үзгәреш тә сизелми. Табигате белән ул – аз сүзле кеше. Әмма әйткәнен уйлап әйтә, сүзләренең мәгънәсенә тора-тора СКАЧАТЬ



<p>4</p>

Калгай – наместник.