Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 45

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ баш тарткан берәр боярга халык алдында җәза бирүнең файдасы зур булыр кебек. Һәрхәлдә, күпләрне уйланырга мәҗбүр итәр иде ул.

      – Кенәз, минем һич тә хакимлек итүемне җәзадан башлыйсым килми, – диде Василий, озак кына уйланып торганнан соң. – Мине бутамый гына хәл итегез мәсьәләне. Бу эшкә син үзең җаваплы булырсың.

* * *

      Мөхәммәдәмин урысларның ишле гаскәр белән Казанга яу чыгулары хакында хәбәрдар иде инде. Мәскәүдә ышанычлы шымчылары бар аның. Бу максатта зур-зур акчалар да тота. Мәгълүмат бик тиз килеп иреште.

      Ул гаскәри даирәсен орыш буласы урынга алып чыкты. Шунда киңәш-табыш итештеләр.

      Табигатьнең йөзе ачылган чак иде. Алмагачлар шау чәчәктә. Канәферләр дә алардан калышмый, күркә шикелле кабарынганнар. Быел үләннәр куе, тыгыз. Урыны-урыны белән ат бәкәлен капларлык булып киләләр. Тиздән тирә-як аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер.

      – Болынның карар җире дә калмас инде, – дип, авыр сулыш алып куйды Мөхәммәдәмин, – карагыз сана, нинди матур гүзәллек! Кызганыч, орыш белән матурлык тәңгәл килми шул. Ә без җиңәргә тиешбез! – Ул бераз уйланып торды да баш угланга мөрәҗәгать итте: – Уйгын бәк, ничек уйлыйсың, булдыра алырбызмы?

      – Моның башкача булуы мөмкин түгел, галиҗәнап, – диде Уйгын, – чөнки без, үз Ватаныбызны саклау өчен, орышка чыгабыз.

      – Бахшы ничек уйлый? – дип сорады Мөхәммәдәмин.

      Тимбайның фикере күптәннән әзер иде булса кирәк.

      – Күршеләр ярдәменнән башка очлап чыга алмабыз кебек тоела, – диде, – көчләр нисбәте һич тә безнең файдага түгел бит…

      – Булмаганны сөйләмә, – диде Мөхәммәдәмин, яратмыйча. Чөнки бу аның иң авырткан җире иде.

      – Белүемчә, алдан урысларның җәяүле гаскәре килеп җитәчәк. Аларга тын алырга да ирек бирмичә, беренче булып үзебезгә һөҗүм итәргә кирәк, – диде баш углан, – шәһәргә якын җибәрмәскә, алыш-бирешне ялан кырда хәл кылырга.

      – Мин үзем дә шулай уйлыйм, – диде Мөхәммәдәмин,– искәрмәс түмгәк чана аудара, ди. Тик урысларны да акылсызга санарга ярамый. Алар да бит җиңәргә дип килә.

      Мөхәммәдәмин, учын маңгаена терәп, тирә-якны янә җентекләп күзәтеп торды. Ялан киң, атлыларга да, җәяүлеләргә дә урын җитәрлек. Кылычларны уйнатырга менә дигән. Шулай да искәртмәс һөҗүм дә көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Чөнки урыслар сукыр чебендәй ишле. Хәйлә кирәк монда, хәйлә! Дошманны ялгыш юлга кертеп җибәрү зарур.

      – Инде мине тыңлагыз, – диде ул, яугирләрен күзеннән кичереп. – Баш углан тәкъдим иткәнчә, көймәләреннән төшер-төшмәс үк, урысларны яуга өстерү отышлы булачак. Максат – уптым илаһи ябырылырга ирек бирмичә, дошманны өлешләп-өлешләп кыру. Хәйлә – күп тапкырлар сыналган уңышлы алым.

* * *

      Кенәз Углицкий Казанны алуына шик тотмый иде. Тик татар оясына менә шулай, үз утарыңдагы сыман, бернинди каршылыксыз юл ачылыр дип көтмәгән иде ул. Әллә берәр чир кырып бетергәнме үзләрен? Бәлкем, җиңеләселәрен белеп, качып ук киткәннәрдер? Күр инде, күз күреме җитмәс болын киңлекләрендә ник бер җан иясе күренсен? Ук СКАЧАТЬ