Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 11

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ кенә дә җитми бит әле ул. Ямьсез кешеләр дә мәхәббәтле була, аларны да яраталар. Моның өчен кешедә, мөгаен, синең генә йөрәгеңне алгысыта, синең күңелеңне генә кузгата торган ниндидер бары тик сиңа гына аталган җирсү зарурдыр. Ә ул бар иде. Үрбәт иң элек шуны абайлап алды. Аны дулкынланырга мәҗбүр иткән бу тылсым-җирсү Мөхәммәдәминнең кырыс ияген урталай бүлеп сузылган җөй иде. Яра – батырлык билгесе. Яра иясе егет дала кызларының хыялы иде. Күр инде, Ходай аны үзенә насыйп яры белән кавыштырды лабаса! Һич уйламаган җирдән ишелеп төшкән бәхет ич бу! Озын гомерле генә була күрсен, Ходаем.

      Ханнар никахы, гадәттә, исәп-хисапка, сәясәт мәнфәгатьләренә корыла. Мәхәббәт меңнән берәүгә генә тәтидер тәтесә дә. Мөхәммәдәмингә дә әнә шундый сирәк бәхет елмайды. Әйтерең бармы, ак шайтан булып чыкты Үрбәт атлы ханбикә, үзенә каратты тәки, мәхәббәте белән чорнап алды.

      Ике йөрәк бер дулкында тибә башлады. Барысы да онытылды: Илһам да, Иван да, гүзәл Серафима да, хәтта Казан тәхете дә…

      – Мин синең теләсә нинди әмереңне үтәргә әзер, әйт кенә, – дип пышылдады Мөхәммәдәмин.

      – Син – хан, җанашым, әмер бирүче дә син, – дип, Үрбәт иренең күкрәгенә сыенды.

      – Нигә без элегрәк кавышмадык икән, күпме вакыт синсез үткән, – диде Мөхәммәдәмин. – Моның өчен олуг кенәзгә мәңгегә бурычлымын.

      – Безне Тәңре кавыштырды, – диде Үрбәт, ире белән килешмичә, – бел, насыйплар никахы иң элек күктә укыла, алар шуннан соң гына табышалар.

* * *

      Алар өч көн вә өч төн бергә булдылар, барыбер яратышып, сөешеп туймадылар.

      – Миңа башка берәү дә кирәкми, – диде Мөхәммәдәмин.

      – Алай димә, синең миннән башка да ике җәмәгатең бар…

      – Мин сине генә яратам.

      – Күк төймәм синең кулыңда димәкчесең, алайса, – дип елмайды Үрбәт.

      – Ә нинди күк төймә ул, беренче ишетүем? – дип, кашларын җыерды Мөхәммәдәмин.

      – Бер хәйләкәр сәүдәгәр булган, имеш, – дип сөйләп китте Үрбәт. – Хатыннарының кемне ныграк яратуын беләселәре килә икән. «Кайсыбызны күбрәк яратасың, әйт, безне тынычландыр», – дигәннәр. «Базардан кайткач әйтермен», – дигән бу. Ә базардан дүрт хатынына да бүләкләр алып кайткан. Берсенә, аулакта гына яшереп, күк төймә тоттырган. «Менә сиңа төймә, тегеләрнең барыннан да артык яратканым өчен бирәм моны, берсенә дә күрсәтмә», – дигән. Сәүдәгәр, карт төлке, һәрберсенә тоттырган шундый күк төймәне. «Кемне күбрәк яратасың?» – дип сораганда, хәйләкәр сәүдәгәр: «Күк төймәм кемдәдер, күңелем минем шундадыр», – дип җавап бирә, ди. Хатыннары сөенешеп туя алмыйлар, имеш.

      – Бу әкиятеңне башка бервакытта да сөйләмә, – диде Мөхәммәдәмин, – мин уен-муенны яратмыйм.

      – Башка ишетмәссең, ханым, барысы да синеңчә булыр.

* * *

      Михаил Кляпик юлга алданрак кузгалды. Олуг кенәз боерыгы буенча, ул Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртырга, шул тамашаны оештырырга тиеш иде. Аргамаклары шәп, сагы ышанычлы. Бер җирдә тоткарлык кичермәде. Казанга килеп җитәргә кырык-илле СКАЧАТЬ