Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 9

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ мизгелдә үк бер-бер әмәлен табарга кирәк. Ач бүре усал була. Ияргә тагылган күн капчыкта үткен пычак та, кыска саплы чукмарбаш та бар, билгеле. Ләкин бу кораллар белән дә бүреләргә каршы тора алмаячаксың. Өер ич алар. Шундый көтелмәгән адым ясарга кирәк ки, ул адым бүреләрнең өнен алырдай булсын.

      Ятып калганчы, атып кал, ди. Үрбәт атына сикереп менде дә бар тавышына кычкырып җибәрде:

      – Күбәләк, оч! Күбәләк! Күбә-ә-ә-ләк!!!

      Могҗиза әкияттә генә була, диләр. Баксаң, могҗиза тормышта да бар икән ич. Әле генә аякларын көч-хәл белән атлаучы Күбәләк, берни булмагандай, алга ыргылмасынмы?!

      Бүреләр, дөрестән дә, берара аңышмыйча аптырап тордылар. Күбәләк ике-өч ат сузымы җир киткәч кенә, исләренә килеп куа башладылар. Берсе, ата бүре иде булса кирәк, чапкынның бугазына сикерү ниятеннән каршыга төшеп, юлны бүлмәкче итеп караган иде дә, кая ул, әйтерсең лә Күбәләккә канатлар үсеп чыкты, оча гына.

      – Күбәләк, бирешмә, Күбәләк!

      Күп тә үтми, үзләрен эзләп килүче Муса бәкнең кешеләренә тап булдылар.

      …Түшәкче Бәһиҗә тәтә белән Күбәләк гомерләре буена Үрбәтне кадерләп йөрттеләр. Күбәләкне ул Казанга да алып килде. Иван әсир иткәч, ишетүенчә, елгырны урыслар үз утарларына алганнар. Көфер кулларына эләкте бит балакаем, дип бик кайгырган иде. Түшәкчесе соңгы сулышына кадәр турылыклы хезмәт итте, тоткынлыкта да читләшмәде. Әҗәлен генә урыс җирендә тапты, җанашым. Ә нинди зирәк хатын булган ул дала кызы. Төшенә кергән ак сакаллы мосафир кебек, ул да хуҗабикәсенең киләчәген яхшыга юрый иде. Аның тормышында чынлыкта да ак атка атланган ак киемле яугир пәйда булды.

      И Бәһиҗә тутаем, мең-мең рәхмәт сиңа, урының җәннәттә булсын. «Син башкаларга охшамаган бикә, сине Ходай җиһанга изге гамәлләр кылу өчен җибәргән», – дия иде ул.

      – Каян беләсең? – дип, ышанасы килмичә башын чайкаганы хәтерендә. – Мәхбүс нинди изге гамәлләр кыла алыр икән?

      – Кырыкламаң вакытында тәнеңнән көлтә-көлтә нур чәчелде, – диде Бәһиҗә түшәкче, – кырык кашык суны башыңа кырык кашык белән үзем коеп тордым. Кашыклары көмеш иде.

      – Нишләп соң анамның бу хакта бер сүз дә әйткәне булмады? – дип гаҗәпләнде Үрбәт.

      – Ул нурны мин генә күрдем бит, бикәм.

      – Ничек инде…

      – Монысы Ходайдан, ханбикә…

      Ак төс – шат төс. Дөрес юраган түшәкче. Мәңге бетмәс кебек тоелган төн, ниһаять, үтеп китте, аның талына да әкияттәге кебек каурый кош килеп кунды.

      Мөхәммәдәмин Илһамга бөтенләй охшамаган. Илһам саргылт йөзле чирләшкә кеше иде. Хатыннарына да игътибар булмады, түшәкләре һәрвакыт салкын иде мескенкәйләрнең. Үзе, чарасызлыктандыр, мөгаен, кәеф-сафа сөрүгә һәвәсләнеп китте.

      Мөхәммәдәмин җиңеннән елан чыгара торганнардан. Буй-сынына да карап кына торырлык. Киң җилкәле, кырыс йөзле. Яшьтән үк шушындый егетләр ошый иде аңа, баһадир гәүдәлеләр.

      Илһам үлгәндә, ул унҗидесен генә тутырган иде әле. Инде аннан соң ундүрт ел вакыт үтеп китте. Егерме тугыз яшьтә кара халык бичәләре, СКАЧАТЬ