Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 7

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ асравы Мөхәммәдәмингә ташка ышангандай ышана иде. Хәтта ки бу асау айгырдай мәһабәт буй-сынлы, каратут йөзле егет солтанын ярата да иде. Шул ук вакытта ул аны һаман күз уңында тота, тәрбия кыла. Әнә әле хәзер дә, Ак күл сүзен ишеткәч, Мөхәммәдәминнең калтыранып китүен сиземләп, эчтән генә бармак янады, шүрләвең бик яхшы, туганым, алдыңны-артыңны карап йөрергә әйбәт булыр, дип уйлап куйды. Туганнарың Илһам хан белән Габделлатыйф хан язмышын кабатлыйсың килмәсә, сүземнән чыкмассың.

      Габделлатыйфка ул башта ук өмет багламады, күз буяу өчен генә, казанлылар алдында яхшы атлы булып күренү өчен генә, тәхеткә утыртып торган иде.

      Мөхәммәдәмин башка камырдан җәелгән. Ул камырны Иван үзе изде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Мөхәммәдәминнең тәүге ханлыгы чорында Мәскәү өчен искиткеч кулай Килешүгә кул куелды да инде. Анда өч кенә маддә: Мәскәүгә каршы яу чапмаска; Казан тәхетенә Мәскәү фатихасыннан тыш хан утыртмаска; ханлыкта яшәүче урысларның хокукларын чикләмәскә, тулы ирек бирергә.

      Шушы гади генә өч маддә Казан ханлыгын вассал хәленә төшерде дә куйды. Дөрес, әлегә ханлык мөстәкыйльлеген җуймады. Әлегә…

      – Улым, Мөхәммәдәмин, бер атнадан Казанга чыгып китәсең, җыен, ханлык сиңа күчә, бик озакка күчә. Ходай рәхмәтеннән ташламас, иншаллаһ. Ә олуг кенәз сиңа элеккечә һәрвакыт хәерхаһ булыр. Амин.

      Мөхәммәдәмин олуг кенәзнең аягына егылды, озын камзулының итәкләрен үпте, үзе бертуктаусыз: «Сүзеңнән чыкмам, атакай», – дип мыгырданды.

      Ул чиксез шат иде. Бөек Казан ханлыгының башында тору – бик зур дәрәҗә. Ул аның ләззәтен татып караган иде инде. Илнең төтене дә тәмле, ди.

      – Йә, җитәр, тор, улым, тагын бер теләгемне җиткерәсем бар әле минем, – дип, Иван Мөхәммәдәминнең аркасыннан какты.

      Мөхәммәдәмин торып басты. Ләкин дулкынлануын басар хәлдә түгел иде әле. Ниһаять, халәтенә тиң кирәкле сүзләре дә табылды.

      – Җирнең чиге бар, атакай, ә күкнең чиге юк. Минем сиңа булган ихтирамым да күк шикелле чиксез, – диде ул чын рухлану белән.

      – Беләм, улым, беләм…

      Иванның да керфекләренә «чык» кунды.

      – Инде чираттагы теләгемне тыңла, – диде Иван.

      – Баш өсте, атакай.

      – Синең озын итәкләргә һәвәслегеңне Рәсәйдә белмәгән адәм юктыр, – диде ул, көлемсерәп, – шуның аркасында беренче ханлыгың хурлыклы рәвештә өзелде дә, казанлылар синнән баш тартты. Хатыннарың җебегән, күрәсең. Уйладым-уйладым да үзем кәләш табарга булдым. Һәм ифрат та көчле, искиткеч тотрыклы, вәгъдәсендә үләргә әзер торган хәләл җефет таптым. Сезгә, мөселманнарга, ислам күп хатынлыкны рөхсәт итә бит, шулаймы?

      – Дүрткә кадәр, – диде Мөхәммәдәмин басынкы гына.

      – Ә синеке ничәү?

      – Икәү…

      – Тиздән өч булыр.

      – Кем соң ул, атакай?

      Иван, күзләрен кыса төшеп, Мөхәммәдәмингә карап торды. Бу аның елмаюы иде. Ләкин аңа елмаю килешми иде, йөзе чытылып, СКАЧАТЬ