Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 3

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ күп күрде Үрбәт. Башларын селки-селки бил бөгеп сәламләгән булалар үзләре, хөрмәтлиләр, имеш. Аннан каргалар шикелле стена тирәли куелган киң кәнәфиләргә тезелешеп утыралар. Тылмач тәбәнәк өстәл янына чүгәли. Хәл-әхвәл сорашкандай итәләр. Монысы,– әлбәттә, сүз кузгату өчен бер сәбәп кенә. Сүз иярә сүз чыга бит ул, дип уйлыйлар, күрәсең.

      Сүзләре озын боярларның, аркан буе. Тик һаман шул бер балык башын чәйниләр: православиегә күч, рәхәт тормышка чыгарсың, үзеңне олуг кенәз даирәсендәге бер тол боярга кияүгә бирербез…

      Әлеге сүзләрне тылмач селәгәен йота-йота әйтә, майлы күзләрен әле хуҗаларына, әле аңа таба борып ала. Тавышына да вәсвәсәле төсмер куна.

      Үрбәт әлеге тылмачны ялагай эткә охшата. Була бит гел койрыгын болгый торгач өрүен оныткан этләр. Бу,– җанын Иблискә сатып, кыйбласын җуйган адәм актыгы. Билен бөгә-бөгә, гәүдәсе әлеп таягына әйләнгән инде. Биек ишектән дә иелеп кергән була, кәрлә.

      – Син әсир зат, ханбикә, җиңелүче як буларак, безнең таләпләрне үтәргә бурычлысың, – дип, вәкарь белән генә тезеп китә, – орышның кагыйдәсе шундый. Ә таләбебез ачык: православиегә күчәргә, муеныңа тавык тәпие тагарга. Кәгазьләргә имзаңны сал да бетте-китте, вәссәлам. Калганын архиерей атакай бәйнә-бәйнә төшендерер.

      Үрбәт кәгазьләргә күз дә төшерми, турыга катып утыра бирә, гүя урындыгына ябыштырып куйганнар.

      Арада Мефодий Калистратович дигән бояр аеруча хәтеренә сеңеп калды. Теле телгә йокмый. Шырыйныкы шөрепле дигәндәй, кайчакта ни сөйләгәнен дә онытып җибәрә. Аннан сирәк тешле иләк авызын җәеп көлгән була, янәсе, үз кеше, янәсе, аңа ышанырга мөмкин. Үрбәтне кияүгә димләү фикере дә беренче аның авызыннан чыкты бит.

      – Синең шикелле абруйлы ханбикәне тол итеп тотуыбызны, ай-һай, Ходай хуплармы икән? Үзең акыл иясе, нәсел-нәсәбең асыл затлардан, – дип сайрый башлады көннәрдән бер көнне, – кара инде ул килеш-килбәтеңә, буй-сыныңа, зифа камыш кебек бит, исәр. Бер битең – ай, икенчесе – кояш. Бөтен Нугай даласының гүзәллеген үзеңә җыйгансың. Бәхет өчен туган аккош ич син. Илһам хан сиңа андый бәхетне бирә алмады. Ул бирмәгәнне без бирәчәкбез. Күч православиегә!

      Әйе, Үрбәт боярларның төрлесен күрде. Олуг кенәз димче боярларны нигәдер алыштырып кына тора иде. Мефодий Калистратович кайсы ягы белән ошамагандыр, бераздан ул да күренми башлады. Югыйсә оста, астыртын, хәйләкәр димче иде, хатын-кызның акылын белеп кора иде гәпләрен. Аны тыңларга да кызык иде.

      Иван патша Үрбәтне үз диненә аударырга бик тә, бик тә тырыша иде. Ул – Илһам ханның бичәсе ләбаса, ханбикә! Ханга тияргә ярамагач, ни өчен ханбикәсен шулай иза чиктерергә? Ундүрт ел буена сөлектәй ябышты олуг кенәз, һич тынгы бирмәде. Бәлкем, шуның аркасында кешелек абруен саклап калгандыр да әле Үрбәт. Ник дисәң, аңа һәрвакыт уяу булырга, җебеп төшмәскә кирәк иде.

      Хак, дошманнары каныккан бермәлдә, ни гаҗәп, Үрбәтнең өмете уяна иде. Хәлбуки моңа, әлеге сәер төшне исәпкә алмаганда, тары бөртеге кадәр дә нигез юк иде үзе.

      …Үрбәтнең СКАЧАТЬ