Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман страница 3

СКАЧАТЬ улларының һәр каюсы башлы-күзле, тормышлары артык мактанырлык булмаса да, авыл җире өчен таманча. Йортта, татар гадәтен бозып, Җиһанша төпчек кызын калдырыр, картлыгын ялгыз уздырырга батырчылык итмәс кебек тоелды Әшрәфҗанга, һәм Зиннәтуллага, уңган, чибәр кызга күзең төшкән икән, инде кулыңнан ычкындырма, дип, көнен дә, төнен дә тукыды.

      Гомер буе байлар рәтендә йөрергә кызыккан әтисенеке кебек, Әшрәфҗанның да хыялы әле кайчан гына авылның бизәге кебек тегермәннәрне кулда тоткан Җиһаншаларга тиң булу иде, чөнки белә: нинди эшкә дә рөхсәт кәгазенең пичәтен кесәңдә йөрткән рәисме син, авыл урамы буйлап кукраеп узган милиционермы, бер төшермәсәләр, бер әтиеңнең кем икәнлеген дә, ничек кеше булганыңны да исеңә төшерәчәкләр…

      Җиһанша белән кодалашу зыян итмәс, билгеле. Аннан да акыллырак, тормышның тәртибен белеп алып барган коданы чыра яндырып эзләсәң дә табасың юк. Шундый авыр елда да сыер юнәтү хәстәрен күргән ул, аннан башка, гаиләң ишле булмаса да, көн итү авырлыгын аңлаган.

      Кырык бишнең кышында, бигрәк тә кырык алтыда, авыл халкы кырылды гына. Бөтен ашлыкны хөкүмәт амбарларына җибәреп бетергәч, кинәнеп чәчәрлеге дә калмады. Чын корылыкта да гектарыннан уналты центнердан ким иген бирмәгән кырлардан нибары дүрт-биш центнер җыеп алдылар. Әле башка якларда анысы да юк, имеш. Дәүләт биргән ашлык ссудасы дигәне дә яңа план үтәлешенә китеп бетте. Сугышка түзгәнне бер-ике ел гына түзәрбез, дисәләр дә, һәркемнең хәле хәл иде, малын бөтенләй бетермәгәннәр генә кышларны җиңелрәк чыкты. Урман-сулы Өскесуда, әзерләсәң, коры килгән елны да печәне җитәрлек иде анысы.

      Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, шахтага киткән улы Габделбари да җибәреп торгач, Җиһанша кулында ярыйсы гына акча тупланган иде. Җыелмаслык та түгел, алам дисәң, кибетендә әйберсе юк, үзең ач утырганда банкта саклавыңнан да файда күренми. Ар авылы Мукдунда сатлык сыер бар дигәч, барып белеште дә, хакын килешеп, өенә кайтып китте. Икенче көнне, ни кызганыч, банкта техник ял көне булып чыкты. Җиһанша ел ахырында исәп-хисап ясауларыдыр инде дип уйлады, килергә сүз беркеткән булгач, кесәсе акчасыз көе генә янә Мукдунга китте.

      Ар-чирмеш арасында Җиһаншаның белеше күп иде. Тегермәненә йөргәннәре дә бар, үткәндә-киткәндә чәйгә тукталганнары да юк түгел. Шулардан берсе белән баргач, сыер хуҗасы Әркәшә, килгән-килгән алып кит, иртәгә-берсекөнгә акчасын кызың артыннан тапшырырсың, дип, сыерны җитәкләтеп кайтарып та җибәрде. Инде менә малкайның элекке хуҗасын сагынып мөгрәгәне дә Җиһанша җанына җылылык биреп, йөрәгенә май булып ята. Сыерлы булганны белеп, бер-бер нәрсә майтармакчы мәллә бу иблис Әшрәфҗан?!

      – Сәлам күндерде, дисең инде алайса?! – дип кабатлады Җиһанша. – Шул сәламне китерер өчен генә ишекне шакымагансыңдыр?

      Зиннәтулла үзен шулайрак каршы аласыларын белә, көткән һәм моңа әзер дә иде.

      – Юк, Җиһанша абзый, төнгә каршы эш калдырып, авылга кайтмам лабаса! Бер-бер файдам тимәсме диеп кенә инде. Әле менә сезгә килешли СКАЧАТЬ