Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 43

СКАЧАТЬ таянырга үлән комачаулый. Башын күтәреп, аягына карый, хәлсезләнеп, тагын җиргә куя. Яулыгы төшкән, күлмәк итәге күтәрелеп, балтыры, боты ачык калган. Ул, яткан килеш кенә, кулын сузды да, бармак очлары белән итәк читен эләктергәч, бот тиңентен җыерып китерде.

      – Елан, – диде ул.

      Капкан, тик йотып җибәрергә өлгермәгән кура җиләген төкермәкче иде дә, ул аның иягендә генә торып калды. Кан төкергән шикелле булды.

      – Чактымыни?

      – Кара төстә… юан шундый, Ибрай…

      Терсәгенә таянып, Зәйнәп торып утырды, бөгелеп, уң балтырына төртеп күрсәтте. Ибрай шунда чүкте. Зәйнәпнең аягын, күтәреп, тезенә салды. Аның тузанлы балтырына энә күзе кадәрле генә кан тамчысы саркып чыккан иде.

      – И-и, Ходаем! Никләр дип кенә ымсындым соң, җә? Чиләк тулы лабаса инде.

      – Телеңә салынмале, – диде Ибрай. – Тынычлан.

      Ул, янтаеп, йомшак үләнгә утырды да ипләп, җайлап, иелә алганча шунда иелде. Иелгән җиреннән, башын янтайтып, Зәйнәпнең йөзенә карады. Ул инде теге җиләк калдыгын сөртеп алган, ә бите буйлап тәгәрәгән күз яшенә тимәгән. Кара күзе дымсу, мөлдерәмә тулып тора, йөзе агарынган, ирене калтырый, чигәсендәге тир тамчылары кипкән инде…

      Күрде Ибрай, белде Ибрай: елан чакмаган, ә бәлки кура чәнечкесе кадалган иде. Әнә башта кояш алган тирене агартып тырнаган, аннары чәнечкән төшендә торып калган.

      Ул иелеп бетә алмады, аның аягын күтәрә төшеп, әлеге кан сыгынтысына иренен тидерде, аннары суырып-суырып үпте… Юк, ул кан суырмады, ә суырып-суырып, Зәйнәпнең тузанлы балтырын үпте. Тел очын әлеге кура чәнечкесе тырнаганын сизмичә дә үпте.

      – Курыкма. Елан түгел.

      – Ибрай… – диде Зәйнәп.

      – Зәйнәп, – диде Ибрай.

      Җирдә тын гына кара, юан елан шуыша иде дә, күктә талгын гына кыю, горур тилгән оча иде.

      Ак болытка җайлап утырган җиреннән, иелеп, түбән караган Ибрай:

      – Хәтерлисеңме, Зәйнәп? – дип пышылдады.

      Болытлар телсез иде. Ә кошлар монда кадәр менмиләр.

      Хәтер комы эндәшмәде.

      Аның каравы ул су коенгач күшеккән тәннәрен җылытырга дип, инеш буасы ярына чыгып утырган малайларның учлап-учлап ком сибешеп уйнаганнарын күреп алды. Аңа араларыннан берсенең ярга каккан дулкыннар кебек тын, салмак йөрәк тибеше ишетелгәндәй тоелды. Бәлки, аны җәйге челләдәге теге юан, кара елан да сагаеп тыңлап торадыр. Еланнар – акыл ияләре, алар барысын да белә. Ә белгәннәрен бервакытта да чагып әйтмиләр.

      Ибрай тирән итеп сулыш алды. Аның тыны ул утырган ак болытны урыныннан кузгатты да тавыш-тынсыз гына күкнең йомшак күкрәге буенча шудырып китте. Соңгы тапкыр аска каерылып караган мәлендә, ул Әшнәк зиратында яңа кабер казый башлаганнарын күреп калырга өлгерде. Ләкин ул кабер аныкы түгел иде инде.

      Ул үзен алда яшәү мөмкинлеге көтмәгәнен белә. Тик анда үлеме дә юклыгын яхшы аңлый.

      Аның елыйсы, мул күз яшьләре белән үрләрне, чәчәкләрне, урманнарны, зиратны, чишмәләрне сугарасы, кешеләрнең коры сусауларын, утлы газапларын, канлы язмышларын дәвалыйсы килде. Тик күзеннән бер СКАЧАТЬ