Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 38

СКАЧАТЬ гомеренең һәммә кичерешләре дулкынында оча да оча, оча да оча. Әйтерсең лә ул чишмә суының әллә бер тамчысы, ашлык көшеленең бер орлыгы, гүзәл чәчәкнең бер таҗы, кош канатының бер каурые, салават күперенең бер төсе, яшеннең әллә бер тармагы иде. Илле яшьлек гомерендә ул шундый булырга теләде, омтылды. Тик һичкайсысына ирешә алмады. Бактың исә ул моңа кадәр коллык богавы чылбырының бер боҗрасы гына булган икән. Хәзер ул теләгәненең бөтенесенә әверелү бәхетен кичерде.

      Ул елмаеп куйды. Ләкин үз елмаюының очсыз-кырыйсыз офыкта аҗаган балкышы булып җәелүен күрде. Аннары ул көлеп җибәрде. Әмма үз көлүенең болытларны калтыраткан күк күкрәве булып таралуын ишетте. Шуннан соң очкан тарафта үзен дәһшәт көтеп торганын аңлады. Еракмы ул дәһшәт яисә якынмы, зурмы яисә кечкенәме – монысын ул әлегә белә алмады. Тик ул бар, аны көтә. Ул рәхимсез, шәфкатьсез, котылгысыз кебек тоелды.

      Ибрай аңа әзерләнергә мөмкин икән, каршы торырга кирәк икәнлегенә төшенеп, берәр болытка утырып торырга булды.

      Болыт мендәр шикелле йомшак, буа суы кебек җылымса да, салкынча да иде. Ул күккә очканының соңында беренче мәртәбә җиргә иелеп карады да аптырап китте, гаҗәпкә калды: күрсәнә, ул әле һаман үз авылы турысыннан ары узмаган икән ләбаса. Бәлки, туктаусыз әйләнгәләп кенә очкандыр, тобадагы су шикелле, бер чоңгыл тирәли генә бөтерелгәндер?

      Әнә ич бормаланып-бормаланып аккан инеш тасмасы. Түллинкә урманы, Атау эче таулары, Кәрәкә күле, басулар. Әшнәк авылы зираты, йорт-куралар, хуҗалык корылмалары, мал-туар көтүләре, анда-санда чапкан машиналар, читтәрәк гайрәтле Чулман елгасы – барысы да тумыштан таныш, күзне бәйләсәң дә танырлык иде. Ул инде сәерсенеп үк күзәтә, төпчеп карый башлагач, үз өен эзләп тапты. Яшел чирәмдә ялтырап яткан көмеш акчадай, агачлар арасында иркен, такыр ишегаллары яктырып ята, шуны тагын да шомарак, нурлырак итәргә теләгәндәй, ниндидер ир-ат аны себереп маташа.

      Чү! Бу ул – Ибрай үзе икән ич. Ә Гаҗилә кайда? Ә ул әнә келәттән килеп чыкты да тавык-чебешләргә, учлап-учлап, җим сипте. Чишмә чокырыннан калкып чыгып, тар сукмактан чиләк-көянтә аскан килеш, бакча башындагы капкага якынлашучы кыз бала кем икән? Анысы да таныш ич, анысы кызлары Зөбәрҗәт иде. Ә малайлары Зәкәрия кайда йөри? Ул да шунда гына иде: мунча баскычына утырган да, каз, үрдәк бәбкәләренә дип, тәпке белән әрекмән яфраклары, кычыткан чабып тураклый.

      Анда – түбәндә – бар да бар иде. Тик күзенең бөтен үткерлеге белән төбәлеп караса да, күңеленең һәммә юксынуы, җирсүе белән эзләнсә дә, Ибрай фәкать үз-үзен генә таба алмады. Көзге җил кагып төшергән соңгы агач яфрагы сыман, ул кешеләр арасыннан, тормыштан өзелеп төшкән икән инде.

      Тагын ул анда үзенең кешеләрне, тормышны яратуы да калмаганын абайлап алды. Җирдә яшәп, кояш тирәли илле ел әйләнеп чыккан Ибрай исә кешеләрне чыннан да ярата иде. Аларның кайсысы тормышны фатиха сыйфатында кабул итә, икенчеләре күзәтә, барлый, бүтәннәре каһәрли. Ә ул фатиха итә белгәнен – яшәү сакчысы, күзәткәнен, барлаганын – акыл иясе, каһәрләгәнен бәхетсез дип белә, ләкин берсен-бер яратмый булдыра алмый СКАЧАТЬ