Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 47

СКАЧАТЬ фикердә тора.

      – Мирне санламау – гөнаһ, – диде ул карышып маташкан карчыгы Сәрвиназга.

      Сиксән меңне кибет янын сарган ир-атка, әҗәткә дип, хәер биргәндәгечә догасын әйтә-әйтә өләшеп бетерде.

      – Инфлятсияне исәпләп түлисе, белегез аны! – дияргә башы җитүен җитте.

      Демократ Ильясның да дәрәҗә зур иде.

      – Әле дә ярый син бар, бюджетник! – дип, аркасыннан кага-сөя торгач, калак сөяге турысы атны ыңгырчак кыргандагыча чиләнеп бетте: укытучыларга айныкын айга түлиләр иде әле. Ул Вакыйф, Озын торык Мөхәррәм белән өч борынга керде. Җәен кар базыдай салкынаеп калган кочегарканың җылы баскыч төбенә җайлашып, бер шешәнең төбен киптергәч, икенчесен – соңгысын – күз алмасыдай саклап ачканда, аларны Фаршатов машинасы кара тузанга батырып китте. Вакыйфның төчкерүенә шешә бөкесе шартлап ачылды.

      – Әйтте диярсез, җүн чыкмый моннан, – диде ул, какча күкрәгенә сөякчел йодрыгы белән гөңкелдәтеп сугып.

      – Ибрай абый маҗарасының төбенә төшми калмастыр, шәт, – диде Озын торык Мөхәррәм. – Особый тикшерүче, диделәр ич. Аракының да особые особый инде ул!

      Ильяс, буш шешәгә чиртеп:

      – Төбенә төшми калмаслар анысы, – диде. – Коры җибәрмәсләр. Тик актыктан, актыктан.

      – Җук, җүн чыкмый моннан, – дип кабатлады Вакыйф. – Дүртенче цилиндры кага. Карбюраторының прокладкасы ярык. Өстәп, су кушылган бензин төрткәннәр. Аяк астындагын күрмәгәнне, күккә очкан Ибрай абыйны таптыра алмый инде ул.

      Һәрвакыттагыча, Демократ Ильяс сай йөзәргә теләмәде.

      – Бөек пролетар язучы Горький җәһәтеннән караганда, а был ли мальчик?

      – Нинди мальчик? – дип сорады Мөхәррәм.

      – Клим Самгин бер малайның суга батуын карап торган. Коткарырга керергә йөрәге җитмәгәч, «А был ли мальчик?» дип тынычланган, ди.

      Вакыйф кырт кистерде:

      – Ә Ибрай мальчик түгел. Күзем ипи валчыгы күрмәсен, әме, Ибрай тәгаен барые! Әгәренки бу шуны тапмаса, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә язып җибәрәм мин моны. Җә «Иттифак» фиркасенә. Әйтте диярсез – язам. Алар таптырмый каламы соң, һәй! Ибраһим Зәкуанов артыннан бөтен милләтеңнең башын чабып күккә очырсалар? Әнә бер Мәскәү депутаты, татарлар белән башкортларны Монголиягә куам, дигәч тә, нинди шау күтәрделәр. Митингларга йөрмәгәч, сез белмисез инде аны.

      Хәмер заты эчмәсә дә, үзен «көрнәп» утырган ир-атның табынында тамада итеп сайлатырга ярата торган Вәдүт карт бәетче дә иде. Ул яңа гына табадан төшкән «Ибрай бәете»н көйләп сөйли башлаганда, өлкән тикшерүче Фаршатовның «Жигули»е арткы буферы белән Ибрайлар янындагы ерганакның былчырак чокыры ярына эләгеп калды. Капка төбенә җәяүләп барып җитәрәк юлларына кара «Понтиак» аркылы төште. Кара мәче очрагандагыча, арттан әйләнеп үтәргә ниятләгәннәр иде дә, ул туктар-туктамастан аннан район хакимият башлыгы Альберт Ханзафаров СКАЧАТЬ