Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 39

СКАЧАТЬ алыр идедер шикелле булып китте. Башына уңган яулык япкан, өстенә тупас тукымадан тегелгән тузанлы, аркасы тирле кара халат, аягына җиңел, чиккән күн чүәк кигән.

      Ибрай, аңа кулын изәп:

      – Исәнме, Зәйнәп, – дип эндәште.

      Аның йөрәк сулкылдавы булып, күңел күзе белән әйткәнен ишетеп алды диярсең: Зәйнәп кояш кызарткан тирле маңгае каршына кулын куйды да әллә кайсы бер ераклыкка текәлеп торды.

      – Карале, Зәйнәп. Бер генә сүз әйт әле. Сүзең Әшнә үзәннәреннән миңа таба искән җилләргә кушылсын. Әйт. Миннән башка беркем ишетмәс, беркем күрмәс. Моңарчы беркемгә ишеттермәдек, беркемгә күрсәтмәдек ич. Хәтерлисеңме? Мин кояш тирәли кырык биш ел әйләнгәч, ә син ай нурында кырык ел коенгач, минем көн яктысы телгәләгән, төн карасы кискәләгән, үткәннәрнең бар тигәнәкләре сарган, киләчәкнең бар билчәннәре чәнечкән тәнемне кара кәфен урый башлаган иде. Тормыш бар сөлекләре белән канымның учагын имеп, яшәү бар бозлары белән сөю хисемнең канатларын көйдереп бетерә язган иде инде… Авырып, шифаханәдән әйләнеп кайткач, тракторымны сүндердем дә ат арбасына менеп утырдым… Хәтерлисеңме?

      Кучкыл болыт офыктан ары узмады. Ибрай: «Яшен борнаганын көтә, ахрысы», – дип уйлады. Ул Түллинкә урманы буендагы үрле, чокырлы ачыклыкка атын сугарырга килеп чыкты. Авылга хәтле биш чакрым, инешкә җиткәнче талчыгыр. Ә монда бер кое бар иде. Кое дип аталса да, буралы чишмә инде. Куе мәтрүшкә, кыяк, бөтнек үләннәре арасыннан эзләп табарлык та түгел. Ат күзедәй каралып торса да, авызын ачып җибәргәч кенә күренә. Йөзендә янәшәдәге карт имәннең кайсыдыр бер ботагы чагыла. Коеның тирәнлеге ике карыш чамасы, ә суы акмый диярлек, җыелып кына тора. Аны беркем карамый, чистартмый инде. Хәзер монда аның ише очраклы кешеләр – печән чабучыдыр, утын кисүчедер, җир җиләге, кура җиләге, чикләвектер җыючылар гына килеп чыга. Әүвәл генә ул биредә җир биләүче алпавыт Макашинның ниндидер утары булган да аннары колхозның умарталыгы торган. Урак урганда да, шушында егылып торып су эчкәннәр. Бөтенесе беткәннән соң, чишмә дә арыды, акмаска әйләнде. Тормыш белән бер: гайрәте басылды, моңы тынды, нуры сүнде.

      Ә суы тәмле – күпме эчсәң дә, салкын тидермәс, эчне күпертмәс. Андыйны «йөрәк талдырмый» дип әйтәләр.

      Күңеленнән бисмилласын әйтә-әйтә, суны бура почмагыннан гына учына алып, Ибрай кулын, беләген юды, битен, муенын чылатты, күкрәген угалады. Аннары, җете яшел мүк сарган бурага таянып яткан килеш, тыны җиткәнче, беләге талганчы эчте. Әйбәт булып китте. Чигә чәчендәге, битендәге, иягенең очындагы салкын су тамчылары рәхәт кытыклый кебек иде.

      Шуннан соң ул чиләккә су чумырып алды да кергәндәге эзеннән аты янына юнәлде. Аяк астыннан чикерткәләр читкә сикерешеп калды. Атка җайсыз: кигәвен, бөгәлчән каныга. Ул, күзе тирәсендәге чебеннәрдән арыныр өчен, керфеген каккалап, тәнен калтыраткалап, аягын бәргәләп, койрыгын селеккәләп, бөгәлчән, кигәвен кууыннан арына алмыйча, тын гына эчте дә эчте, төбенәчә чөмереп бетерде. Шул арада Ибрай алашаның «теге» җирен аеруча үҗәтләнеп, СКАЧАТЬ