Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 34

СКАЧАТЬ кендегенә торырлык белдекле, лаеш шулпасын бик мул ашаган итеп күрсәтергә ярата иде. Хәзер дә:

      – Аң-ла-шыл-ды! – дип сузды.

      – Кем соң бу бичара? – дип сорады күрше Маһирә. Ул инде җитмеш яшен тутырып килә, тол хатын. Шулай да үтә хәрәкәтчән, тоткан җиреннән өзеп ташларга гына тора. Борыны тилгәннекедәй кәкре, йөзен шадра баскан, эре сөякле, әче телле бер хатын шунда. Җәйдән көзгә тикле җитмеш тавык чебеше, кырык үрдәк, ике дистәләп каз бәбкәсе карап үстерә.

      – Оттырган бу! – диде Вакыйф. – Бә-әк эре оттырган. Картада уйнаганнар да – оттырган. Түләренә сумасы булмау сәбәпле, муенчак кидерткәннәр дә китереп ташлаганнар. Үтерерләрие – җарамаган. Ник дисәгез, бу бә-әк зур акчалы булырга тиеш, күрәсең. Ә яшергән. Куркыталар моны. Мелләле!

      Ул арада кешеләрнең шикле төстә бер урынга җыелуын абайлап алган, тавыш күтәрелүен ишеткән Яуш килеп җитте. Ул үзе «Минем мэриям» дип йөрткән җирле хакимият рәисе булып тора иде. «Мэриям» дисә дә, ул бу сүзне әйтеп җиткерә алмый, үз хатынына эндәшкән шикелле, Мәриям килеп чыга. Берзаманны райондагы еллык киңәшмәдә сөйләгән ди бу:

      – Җәмәгать, минем Мәриям быелгысы елда йөз дә сиксән тонна сөт бирде.

      Ә Мәрьяменең имчәк баласын имезгән елы…

      – Ул хәтле сөтне кем имә соң аны? – дип сораган залдагы берәү.

      – Кем имсен? Хөкүмәт имә, җәмәгать, хөкүмәт!..

      Шуннан бирле Яуш «Хөкүмәт» кушаматы йөртә инде.

      Халыкны аралап, Хөкүмәт Яуш Ибрайлар янына – түргә узды да, хәлне ачыклагач, ике өй аша торган Байгыш Тәфкилне туфли башы белән төрткәләп уятты. Ул хуҗалыктагы мөгезле эре терлек белән сарык абзарларының төнге каравылчысы санала. Тузганакныкы ише ап-ак чәчле, Шекспирныкы шикелле очлы сакаллы; өрдең исә, меңгә чәчелеп, таралып очардай, алтмыш биш яшен тутырган бу ир заты инде дистә ярым ел чамасы япа-ялгызы гомер сөрә, дөресрәге, җан асрый иде. Шуңа күрә «Байгыш» дигән кушамат йөртә дә. Кочагында мәче баласы хәтле генә ак эте Акбар бөгәрләнеп ята. Яуш кергәннән соң, аның түрә икәнен сизгер төстә иснәнеп белгәч, эт көрән тамгалы башын хуҗасының култык астындагы костюм ертыгына яшерде.

      Яуш Тәфкилгә:

      – Тор! – дип боерды. – Эш бар.

      Тәфкил каравылда йоклап туйган, хәзер исә махмырдан сырхаулап ята иде.

      – Йокы килә, – дип мыгырданды да әйләнеп ятты.

      – Эшеңдә йоклап туярга иде.

      Караватын шыгырдатып, Байгыш Тәфкил эренле күзен уа-уа торып утырды. Ул, аңышмыйча:

      – Нәрсә суярга? – дип сорады. – Сыермы, сарыкмы?

      Сахалинда чакта болан көтүе көтеп, болан суеп, азау тешен ярганга күрә, аңа хуҗалыкта мал суйдырталар иде. Сыер, ат түшкәсенең сөяк-санаклы өлеше механизаторлар аш-суына китә, бот тирәләрен килгән-киткән түрәләргә чабалар. Аның эше түгел, төпченми, телен яшерә белә. Бавыр белән йөрәк, телне колхоз рәисенең машинасына салып җибәрәләр, ә аңа эче-башы кала. Тәфкил карта, койрыкны, үгез белән атларның йомыркаларын үзенә калдыра да калганын әби-сәбиләргә сата, акчасына СКАЧАТЬ