Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 33

СКАЧАТЬ ялкау гына сузылган көтүгә кушып җибәрде. Иртәнге һавада тузан, яңа сауган сөт, җылы абзар исе аңкый. Ул шушындый ыгы-зыгыны, шушындый авазларны, шушындый исләрне, шушындый төсләр, нурлар балкышын ярата, бик ярата иде. Күңеле тулды да, сигаретын кесәсеннән алып, капка төбендәге эскәмиягә утырды. Шырпысын сызган чакта, яныннан адашының да тын гына урын алганын искәрде.

      – Менә шундый-шундый хәллә-әр, адаш, – дип сузды Ибрай. – Тартасыңмы?

      – Юк. Моннан ике-өч йөз еллар әүвәл кача-поса тычкан уты көйрәтеп маташкалый торганыек. Мәшһүр Остаз, мөгезегезне сугып сындырам, дип куркыткач туктадык.

      Ул арада Вакыйф күренде. Рәшәткә койма чатыннан борылган чакта, бүрәнә башына абына язып, аяк астына караган иде. Карашын аларга күчерүгә, ул шып туктап калды. Йөзен кул аркасы белән каплап:

      – Алла, Алла! – диде. Кемдер аңа сугарга селтәнгән дә, бу шуннан сакланырга талпынган диярсең. – Карале, Ибрай абый, билләһи газыйм дип әйтим, әме. Кесәмдә икмәк кисәге димим, шуның бер валчыгы калган булса да тотып ант итәрием: бүген мин тамчы да капмаган әле… Ә бу ни хикмәт? Ниме дип ике булып күренәсең әле син, ә? – дип, ул күзен йомды да башын селкеп куйды.

      – Исең китмәсен лә! Бөтен кеше ике ич ул. Берсе – яхшы, икенчесе – яман.

      – Алайсаң, менә син берүзең икәү булып утырасың. Кайсың яхшы да кайсың яман соң? – дип сорады Вакыйф, аларга чиратлап төртеп күрсәтеп.

      – Моны ни син, ни мин белерлек түгел.

      – Җара-ар… Мин дә шундыймыни инде?

      – Булмассың.

      – Кайчан булмам? Кайда?

      – Кабереңнең ләхетенә кырын яткач.

      – Баш миемне түндереп утырмале, җәме! Мин бит теге… ни… ләхеттән торып сөйләшеп ятмыйм! – дип, Вакыйф белгән сүгенү сүзләренең иң куәтлесен эшкә җикте. – Ашыктырма, белдеңме?

      – Нигә ашыктырыйм ди? Без инде күптән шунда, Вакыйф энем. Күптән.

      – Моннан ары авызыма да алмасыем, билләһи! Шушының ише сүзләрне ишетмәс өчен генә булса да. Әче суны дим, – дигәч, Вакыйф аларның арасына килеп утырды. Иксез-чиксез күктәге ике йолдыз арасын карашы белән барладымыни яисә көч сынашыр алдыннан кара-каршы сугышчан рәвеш алган ике яшь әтәчне аердымыни. Һәрхәлдә, кыяфәте шундыйрак иде: янәсе, аларның икегә әверелүеннән курыкмый, ыжламый да, ичмасам. – Кая, бер тартып җибәрик әле, Ибрай абый, – диде ул.

      Әллә кая – үзе дә белмәгән, күз алдына китерә алмаган киләчәгенә, күрәчәгенә төбәлеп карап, Ибрай:

      – Әнә аңа әйт. Ул Ибрай, – диде.

      Бүкәнгә куеп, агач юнганда, ялгыш бармак тиресен кыеп алдымыни: Вакыйфның сыны катып килде. Сикереп торды да, кече капканы ачып, эчкә:

      – Гаҗилә апа! – дип кычкырды.

      – Ни бар?

      – Чык әле монда!

      Гаҗилә күренде. Ул тагын:

      – Ни бар? – дип сорады.

      – Әйт әле: боларның кайсысы синеке?

      – Мин, – диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез.

      – Шушысы СКАЧАТЬ