Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 30

СКАЧАТЬ үләм ич инде.

      – Катмассың, – диде Ибрай. – Мә, башта киенеп җибәр әле.

      Теге киенгән арада, Ибрай салам арасыннан әле һаман башланмый йөргән аракы шешәсен капшап алды, кесәсен бүлтәйтеп торган стаканны чыгарды да, шешә төбенә көрәктәй зур, тимердәй учы белән бәргәләп, бөкесен ачты.

      – Мәле, адаш, – диде, – туңмас өчен шәп бу нәрсә. Әйдә шул хөрмәткә!

      Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез эчте. Эчәр су дип белгән, күрәсең; ике тапкыр гортлап куйган иде дә, стаканнан аерылып, «пырых-пырых» төчкергәләргә кереште.

      – Җахшы, җахшы! – диде Ибрай. Аннары үзенә дә бер… кырык өч грамм чамасы салып эчте. Аның телендә бу «пычак калынлыгы гына дип атала иде.

      – Карале, – диде теге. – Бу ни бу?

      – Шул инде, шул, – диде Ибрай.

      – Ни?

      – Ни дип инде… Ничек соң?

      – Әйбәт кенә икән болай.

      – Кая, алайсаң. Әйдә, тагын берәрне уртлап ал соң.

      Чиратлашып, тагын берәрне йотып куйдылар. Ибрайның тузанлы кесәсеннән чыккан ипи кисәген иснәштерделәр, чәйнәп йоттылар.

      Бераздан, Айлы төннең күк гөмбәзен иске чүпрәктәй ертып, Ибрайларның кыргый чиялегендә сайрап торган ата сандугачның томшыгын бикләп, аркандагы ала байталның колагын шәңкәйттереп, ара-тирә өргәләгән авыл этләренең койрыкларын бот араларына кыстырырлык итеп, авыл өстенә якыная килгән НЛО тәлинкәсен үз юлыннан тайчындыра язып, бакча башындагы печән кибәне төбеннән Адәми зат ителгән Ибрайның Брахау урыслары туенда отып калган җыры яңгырады:

      Шумел камыш, дер-ревья гнули-ись…

      Ибрай да кушылды инде. Ул бу җырны кайчандыр Брынка урысларыннан ишеткән иде. Таныш, җаена килгәндә, бик ипле бара торган җыр ич.

      Җырлап бетерер-бетермәстән, Ибрай тегенең муенындагы муенчакны уйнаткалап, саллылыгын үлчәгәндәй итеп капшады, кармалады да:

      – Бу нәрсә соң? – дип сорады.

      – Иң Югары Җәза тамгасы. Мине сезнең илегезнең бер Адәми заты булырга хөкем иттеләр. Шуңа өстәп, син – Ибрай булырга. Шулай итеп, мине Адәми затларның иң зур нужа кичергәне булырга хөкем иттеләр.

      Ибрай башта: «Әллә күбрәк китте инде моңа?» – дип уйлады. Кеше ышанырлык нәрсә түгел ич. Ә төптән уйласаң… Төптән уйласаң, тач килеп тора лабаса! Совет кешесе булып торганда да, инде хәзер – үз көеңне үзең күрү иреге бирелгән сыман тоелгач та, авыздан авызлык чыкмый, муеннан – камыт, аркадан ыңгырчак төшми, артны эшлея кыскан бит. Аннан киләчәктә башкаеңның ни күрәчәге өчен курку хисе китми, хакимнәрнең әллә ниткән бәхетләр, игелекләр ышандырып кытыклауларына, ә үзләренең астыртын бурлыгына, азуның чигенә җитүләренә чыдарлык түгел. Моны аның үзенең, үзе кебек бик күпләрнең яшәвенә, тормышына, язмышына төшкән иң зур бәла, олы бер каһәр, димәк ки, менә бу «теге» әйткән Иң Югары Җәза димичә ни дисең инде, йә? Ибрай: «Безнең муеннарыбызга да шушыныкы ише чылбыр муенчак, ягъни гомерлек богау, зынҗыр салынган булып чыга икән ич!» СКАЧАТЬ