Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 31

СКАЧАТЬ мәлдә, Ибрай тегене йокысыннан уятты.

      – Вакыт, – диде.

      – Кая?

      – Җәһәннәмгә, – диде Ибрай, еракка карап.

      – Кая дисең?

      – Фани дөньяга яратылгансың ич. Шунда.

      – Минме?

      – Син.

      – Ә син? – дип сорады Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез.

      – Белмим әле, адаш, – диде Ибрай. – Нитә алмыйсыңмы, туган: бу муенчагыңны миңа тагып куя алмыйсыңмы?

      Теге аңа сынаулы караш ташлап алды. Аның йөзендә әллә шунда елмаю, әллә шунда сагыш, әллә шунда кызгану чаткысы төсмерләнде. Ул бик яхшы белә иде, бик яхшы; әгәр Адәми затлардан кемдер шушындый гозер белдерә икән, мәңгелек коллык тамгасы булган бу муенчак ачылуын бик җиңел ачылыр да, инде дә тегесе аннан котылырга, азат булырга теләсә, моңа фәкать Ахырзаман җиткәч кенә ирешәчәк иде. Бу хакта, хушлашыр алдыннан, аңа – Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезгә – Мәшһүр Остаз әйтеп өлгерде.

      Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез бер салам сабагын сындырып алды да, муенчагының артындагы ак йозакны йөнтәс күкрәгенә авыштырып, шуның төбендәге ярыкка тыкты. Кылт иткән тавыш та чыкмады: печәнне кыштырдатып, Ибрайның җанын игәрдәй әллә нинди ят тавыш белән тегенең муенындагы чылбыр аерылды да төште.

      – Мә алайса, адаш. Рәхәтен күр.

      – Рәхәтен?

      – Үзе теләгән Адәми затларга елан ите дә ашарлык.

      Әй! Шуннан соңмы? Ибрай әлеге муенчакны сеңерле муенына салды да әйтте:

      – Бикләп куй, – диде.

      – Ярар. Тик бер бикләсәң, меңегез дә ачалмаслык булыр.

      Инеш суының агышы ишетелеп тора иде. Ояларында карга балалары, сыерчыклар, ярдагы керәшәләр тынгысызланды. Арткы яктагы асфальт юлдан бер мотоциклчы узып китте. Ниндидер самолёт тавышына уянып, Ильяс туңган тәненә әллә кайчан вафат булган бабасының толыбын ябынып ятты, Вакыйф исә караваты янындагы артсыз урындыкка хатыны китереп куйган чүмечтән, йотлыга-йотлыга, чишмә суы эчте. Шөһрәт, берәр вафат булганга кабер казырга мәҗбүр ителгән кебек, хатынының көен көйләп ята иде. Көзге арыш, язгы бодай үсентеләре борнап, инде сабакка үрләргә керешкән басулар турысында мәче башлы ябалак әйләнгәләде. Өченчекөн җирләнгән Хөсниҗиһан әбинең ком ләхете ишелеп төште. Кискен җил исеп куеп, Әшнә урманында сиксән өч ел үскән карт юкә агачы чикләвек куакларын сыта-сындыра авып төште. Корноухово, Җәмәлҗән авыллары якларында беркавым аҗаган уйнап алды. Инешнең текә борылышындагы ярдан аерылган җир кисентесе суга убылып төште… Мичиган университеты обсерваториясендә кизү торган Билл Джон Сириус йолдызлыгында ниндидер яктылык сирпелешен көндәлек дәфтәренә язып куйды. Француз җырчысы Патрисия Каас зөбәрҗәт кашлы йөзеген үзенең әллә ничәнче бер йөргән кешесенә бүләк итте. Балык Бистәсе авылындагы туксан сигез яшьлек Гыйззелбәнат әби, соңгы сулышын алыр алдыннан, аягын аякка кушырырга өлгерде. Мөбарәк Кылтыйның агымга каршы куелган мурдасына алданып кергән беләк буе бер бәртәс балыгы чыгар юлын СКАЧАТЬ