Кичә яраттым / Любил вчера. Зиннур Тимергалиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кичә яраттым / Любил вчера - Зиннур Тимергалиев страница 8

СКАЧАТЬ тыйнак егет! Рамиләне үз сүзләре белән очрашуга чакырды лабаса! Алай дисәң, кызый үзе бу чакыруга ныграк та шатланды бугай әле… Анысы сер, билгеле.

      Илсур һаман шул иске «Жигули»е белән сигезенче яртыда ук кибет янына килеп туктады. Рамиләнең мин-минлеге өскә калыкты. Кара, сигезгә кадәр чыдамаган егет.

      – Килеп җиттеңме, Илсур?

      – Җиттем, Рамилә.

      – Мин бит сигездә дидем.

      Илсур бераз тартынгандай итте дә:

      – Өйдә эш тиз бетте, – дип котылды.

      – Ярар, иртә килүең яхшы булды, минем дә эшем беткән иде инде.

      Яз матур шул инде. Тау башларын яшәртеп, бәбкә үлән шытып килә. Җиле дә шундый рәхәт. Кышкы салкын җил түгел инде, җылы җил битләрне назлап исә. Илсур белән Рамилә бүрәнә өстенә утырганнар да ташу күзәтәләр. Кыш буе җыелган кар хәзер тиз эри. Башта кечкенә гөрләвек булып ага, аңа башкалары кушыла. Шулай зурая-зурая су юлына төшә дә, ярларга сыймаслык булып, ташып ага башлый.

      Егет белән кыз сөйләшмичә озак утырдылар. Рамиләгә күңелсез була башлады. Очрашуга чакырган егет, авызын ачып, ник бер сүз әйтсен. Булмады бу, кыз дилбегәне үз кулына алырга булды:

      – Ник дәшми утырасың, Илсур, ичмасам, шигырьләреңне укыр идең.

      Егет сискәнеп китте:

      – Кая, нинди шигырь? Минем шигырь язганым юк.

      – И-и-и, утырасың, мин бит синең машина бардачогында йөрткән блокнотыңны укып чыктым.

      – Ярар, тоткансың, кеше блокнотын укырга ярамаганны белмисеңме әллә?

      – Беләм, кыш көне, тик утырганчы дип, ачып кына караган идем. Үпкәләмә, яме, матур язасың, чыдый алмадым, кача-кача барысын да укып чыктым аннары.

      Егет эндәшмәде.

      – Матур язасың бит, Илсур, ник аларны берәүгә дә укытмыйсың?

      – Көләрләр тагын.

      – Юк, көләрлек түгел алар, бик матурлар. Яз турында укы әле.

      – Көлмисеңме?

      – Юк, көлмим, Илсур.

      Кыз егеткә сыенып ук утырды.

      – Миңа таба карама, яме, Рамилә. Оялтасың… Укыйм. Тыңла.

      Язлар килә – куанамын,

      Кошлар җырлый – юанамын.

      Язгы ташкын мине аңлый –

      Сине уйлап сызланамын.

      – Яз турында түгел бу, Илсур.

      – Яз турында.

      – Син аны укып бетермәдең.

      – Юк, бетердем.

      – Бетермәдең, үзем укып биримме? Мин аны инде беләм, син машина көпчәген кабартканда укыдым.

      – Әйтеп кара әйдә!

      – Алайса, үпкәләштән булмасын! – Рамилә, барып, машинадагы блокнотны алды да беренче битен ачып укырга кереште:

      Язлар килә – куанамын,

      Кошлар җырлый – юанамын.

      Язгы ташкын мине аңлый –

      Сине уйлап сызланамын.

      Әйтер идем – тартынамын,

      Күңелемдә бары син генә.

      Туктый алмый кабатлыймын

      Исемеңне, гүзәл Рамилә.

      Менә бит, «Рамилә» дип язгансың. Димәк, миңа?

      Илсур ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен. Сикереп СКАЧАТЬ