Кичә яраттым / Любил вчера. Зиннур Тимергалиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кичә яраттым / Любил вчера - Зиннур Тимергалиев страница 7

СКАЧАТЬ тиз генә җыенды да район үзәгенә чыгып китте.

      Оркыя апа яткан бүлмәгә кертмәделәр Рамиләне. Медсестра кыз гына чыгып әйтте.

      – Авыру янына керергә ярамый, куркыныч вакыты үтте инде. Дарулар кирәк булыр. «Әлегә кибетләр сезнең карамакта калачак», – диде Оркыя Зәкиевна.

      – Күпме булачак соң Оркыя апа монда? – дип сорады Рамилә. Бик күп эш өелә, болай озак булдыра алыр микән соң ул? Шуннан шикләнде ул.

      – Монда шул инфарктан соң унбиш, унҗиде көн яталар инде. Ныклап аякка басар өчен, кимендә ярты ел вакыт кирәк булачак.

      Димәк, тиз генә булачак түгел икән, эш күбәйде.

      Бу яңалыкны кибетче кызлар да авыр кабул иттеләр. Алай кырыс кеше түгел иде шул Оркыя апалары. Әрләсә, шул эш өчен әрли инде бераз. Аннары, аякка баса алмаса, кибет ябылачак дигән сүз. Әйбәт акча түли торган эшне тагын кайдан табасың? Колхозга кабат кайтсаң, өч айга бер хезмәт хакы эләгә. Ә акчасы көн саен кирәк бит.

      Рамилә үзенең кибетендә аз була башлады. Мондагы кибеттән башка тагын ике кечкенә кибет бар. Кулында машинасы юк. Шуңа күп очракта Илсурга йомышы төшә. Егет карышмый, шул иске машинасы белән кызны теләгән җиренә алып бара, көтеп тора, алып кайта. Оркыя Зәкиевна хастаханәдән чыкса да, аягына әле тиз генә басмады. Инфарктның ахыры, кеше исән калса да, бик яман. Шулай да, кибеткә килгәләп, кызны күп кенә бизнес серләренә төшендерә хуҗабикә.

      Рамилә Илсурга көннән-көн ныграк тартыла башлаганын тойды. Әллә күбрәк бергә юлда булгангамы, әллә мәхәббәткә сусаганмы – җаны шушы тыйнак егеттән аерыласы килмәде. Кызлар Илсур белән шаярып сөйләшә башласа да көнләшеп җәфалана, егет күздән озаграк югалып торса да борчыла. Әллә инде сөю дигән хис шундый була микән? Ник алай булганын белми кыз. Бу өлкәдә сеңлесе Раилә ай-һай оста инде, Алмаз белән ике ел очрашып йөри бит. Аннан сорасаң, бот чабып көләр генә. Аннары, егет бик тыйнак шул, аның да күңелендә ни барын беләсе килә. Шигырьдә язган да ул «көн дә күрәм» дип. Тик кемгә язган икән соң? Бик беләсе иде.

      Кыз уйга батып торган җиреннән сискәнеп китте. Илсур килеп кергән икән.

      – Рамилә, бүген иртәрәк китсәм ярыймы?

      – Нәрсә, берәр кыз белән очрашуга барасың бармы әллә?

      – Юк, яз бит инде, бераз өйдәге эшне карыйм дигән идем.

      – Ә-ә-ә, ярар, алайса, эшлә, ник кызларның берәрсен кич ташу киткәнен карарга чакырмыйсың соң? – Рамиләнең егеткә тик торганда ачуы килә башлады.

      – Ярар, көлмә инде, Рамилә.

      – Юк, көлмим, чынлап әйтәм, чакырсаң, тотып ашарлар дип куркасыңмы? – Кыз Илсурның кемгә гашыйк икәнен бик тә белергә тели, шуңа да егетне сөйләндерергә тырыша.

      – Чакырсам, килмәс ул, кызлар әйләнеп кенә үтәләр минем яннан.

      – Ник алай дисең, әллә берәр кызны очрашуга чакырып караганың бар идеме?

      – Юк.

      – Булмагач, нигә алай дисең? Син башта чакырып кара, минемчә, кызларның кайсын чакырсаң да, синең белән кич утырырга риза булачак.

      – Уйнама инде, Рамилә.

      – Юк, чынлап әйтәм, кемне чакырсаң, шул риза булачак.

      Кинәт СКАЧАТЬ