Кичә яраттым / Любил вчера. Зиннур Тимергалиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кичә яраттым / Любил вчера - Зиннур Тимергалиев страница 6

СКАЧАТЬ Тукта, кешенең эч серләрендә актарыну бер дә ярый торган эш түгел инде. Кыз тиз генә блокнотны урынына куйды. Ярый өлгерде, Илсур капкадан чыгып килә икән. Аны озатырга Гөләндәм апа чыккан. Дөресрәге, чынлап кызлар озата микән дип, карарга чыкты, ахры, әни кеше.

      – Исәнмесез, Гөләндәм апа.

      – Ә-ә-ә, Рамилә сеңлем, синмени әле? Син алай кич юлга үзең генә чыкма инде, бигрәк караңгы бит. Әнә Илсурга әйт, көн саен кайтарып куяр.

      Әни кеше кай якка каерасын бик яхшы белә. Шуңа күрә, ятып калганчы атып калырга кирәк дип уйлады инде ул. Кем белә, бәлки, Ходай язганы шулдыр. Алдына оныгын утыртып сөю теләге бик көчледер шул Гөләндәм апаның.

      – Алай гел Илсурны борчып булмас инде, Гөләндәм апа. Буранлы көн булса гына инде.

      – Ярар, шулай ит, сеңлем. – Гөләндәм апа, үзалдына сөйләнеп, капка ягына борылды: «И-и, шул буран кыш буе туктамасын иде лә ул…»

      – Киттекме, Рамилә? – Илсур, машинасын кабызуга, кызга таба борылды.

      – Киттек, Илсур, озаграк тордык, өйдәгеләр борчылмагае.

      Кышкы кич… Караңгы күптән төшкән, баштарак, машина фарасыннан төшкән яктылыкка карап, сөйләшми генә бардылар. Юлга кар салган икән. Машина карга чумам, чумам дип кенә бара.

      – Юк, егетләр саклап тормый икән, әйеме, Илсур? Янап кына киткәннәр…

      – Аның шулай буласы билгеле инде, Рамилә. Хатын-кыз белән булашкан адәм куркак кеше була. Якаларыннан тотып селкү җитә инде аларга.

      Азапланып бара торгач, машина тәки кар көрте эченә кереп чумды. Алай итеп карады Илсур машинаны, болай итеп карады, машина яхшы ук баткан, кузгалырга исәбе дә юк.

      – Булмады инде бу, чыгарга кирәк машинадан, – дип, Илсур машина ишеген ачты. Аның артыннан чыгарга омтылган Рамиләгә: «Утыр кабинада, Рамилә, чыкма», – дип туктатты кызны.

      – Этмичә чыкмас инде, Илсур, булышыйм әйдә.

      Егет азапланганда, кызның машина эчендә утырасы килмәде.

      – Утыр кабинада, син эттең ни, этмәдең ни…

      Ул, машинадан чыгып, бар яктан әйләнеп карап чыкты. Аннары, башта машинаның арткы ягын күтәреп кардан чыгарды, алгы якка килеп, алгы ягын күтәрде. Эчендә Рамилә дә утыра бит әле. Юк, егет авырлык сизмәде дә. Кабат кабинага кереп утыргач:

      – Мин аны гел үзем чыгарам, авыр түгел лә ул! – дип, кызга карап елмайды егет.

      Нәрсәдер булды шунда. Егетләр шулай күзгә туры карап елмайсалар, әллә ничек була икән… Бу юлы да Илсурның күзләреннән җылы нур ургылып килеп чыкты да кызның күңелендә ниндидер бер кайнар дулкын тудырды. Рамилә, ашыгып, башын читкә борды. Кызык, күпме бергә эшләп, Илсурның күзләренә игътибар иткән юк икән бит аның. Аның тагын, борылып, Илсур күзендәге якты нурны тотасы килде, тик үзен кулга алып өлгергән иде инде ул.

      Өйдәгеләр белән чәй эчкәч, Рамилә ятарга җыена башлады, бүген дә арылды, хәтта китапларын да кулга аласы килмәде. Ул көзге каршына килеп басты.

      Көн дә күрү сине – миңа газап,

      Мин каламын бары моңаеп.

      Кызык, кемгә язды икән Илсур бу СКАЧАТЬ