Кичә яраттым / Любил вчера. Зиннур Тимергалиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кичә яраттым / Любил вчера - Зиннур Тимергалиев страница 12

СКАЧАТЬ дә матур – Ләйлә, әйеме? Яшьти, сиңа әйтәм, чукрак мәллә? – Николай дустына таба борылып карады. Айдарның авызы ачык, кыздан күзен ала алмый тора.

      Дустының хәлен Коля бик тиз чамалап алды:

      – Ну всё, пропал Айдар друг.

      Кызлар янына кергәч, Коля шаяруын дәвам итте:

      – Кызлар, Айдар сезнең янга башка килмәскә булды бит әле.

      – Кая, ничек, нигә әле шулай? – Кызларның күзе Айдарга төбәлде.

      – Менә сезнең теге кечкенә күрше кызына гашыйк булды бит!

      – Коля, җитте инде! – Айдар Коляга йодрык селкеде.

      – Ләйләгәме? – Кызлар бер-берсенә карашып куйдылар. – Алай икән, бәлки, үтәр әле, алай бик «һай» димәс. Шыпырт җил сасы була.

      Кызлар әйткәнчә булмады шул. Айдар, вакыты булган саен, Ләйлә янына йөри башлады. Кыз аны елмаеп каршы алды. Кечкенә генә буйлы булса да, Ләйлә үтә чибәр, буй-сыны курчакныкы кебек төз. Айдар аны уч төбенә утыртып йөрерлек була кайчак. Егет чын-чынлап гашыйк булды. Башта кыз карышса да, тора-бара егетне үз куенына алды. Инде Айдар кунып та кала башлады.

      – Бер егет алдалап качты мине, – дип еласа да, Ләйлә түшәк өстендә үзен бик оста тотты.

      Бер генә микән? Охшамаган. Айдар хатын-кыз күрмәгән егет түгел. Анысын гына аера белә. Чын-чынлап, оста хатыннар кебек назлады кыз егетне. Айдар аның иркәләвеннән берни тоймас, аңышмас хәлгә килә иде. Егетнең төрле шикле уйлары кыз кочагына килеп керү белән юкка чыга. Юк, үзен шушы назлыбикә назыннан аерыр көч таба алмады Айдар.

      Бераз вакыттан соң, Ләйләнең туган йортына кайтып, аның әти-әнисе белән танышып килделәр. Сәкинә апа белән Илдар абый алай карт түгелләр, пенсия яшенә дә җитмәгәннәр. Айдарның бер алдына, бер артына төштеләр, елмаеп кына тордылар. Сәкинә ханым җитез булса, Илдар абый бик тыныч, хатынының авызына гына карап тора. Тик менә йортлары бик иске. Сарай, мунча дигәннәре ишелергә тора. Коймасын, капкасын да бик төзек дип әйтеп булмый.

      – Ярар, балалар, – диде кич чәй эчкәндә Ләйләнең әнисе, – шушы көзләргә туйны үткәрербез инде.

      Туй дигәч, Айдар сискәнеп куйды. Ул бит әле туй турында бер сүз дә әйтмәде, тәкъдим дә ясамады. Ничек алай бик тиз? Төрле уйлар белән кире шәһәргә кайтты егет.

      – Мин аңламадым, нигә әниең туй турында сүз кузгатты, мин сиңа тәкъдим дә ясамадым бит әле?

      – Ясама теләмәсәң, – диде кыз, – бер тапталганны таптап китүе кызык сезгә.

      Ничек итсә итте, Сәкинә ханым үз дигәненә иреште. Айдарның туган авылында гөрләтеп туй үткәрде. Аннары, йола буенча, кода-кодагыйны, туган-тумачаны атна буе кунактан кунакка йөртте. Раят абый белән Халидә апа алҗысалар да шат иделәр, килен күрү бәхетенә ирештеләр бит. Ләйләгә «кызым-кызым» дип кенә тордылар. Тик менә ни өчендер Сәкинә апа белән Илдар абый гына, җавап итеп, кода белән кодагыен кунакка чакырмадылар.

      – Кем белә, бәлки, аларда башкачадыр, – дип кенә куйды Айдарның әнисе.

      Шәһәргә кайткач, Айдар инде шабашка эшен ерактан алмый башлады. Кунарга гел яшь хатыны янына ашыкты. Коля белән Айдар икесе дә бригадир ролендә. Эш күп, СКАЧАТЬ