Кичә яраттым / Любил вчера. Зиннур Тимергалиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кичә яраттым / Любил вчера - Зиннур Тимергалиев страница 3

СКАЧАТЬ җиләк тиз бозыла, аны бүген үк кайнатып куярга кирәк булыр.

      Димәк, әнисе ачуланудан туктаган. Раилә җиңел сулап куйды, баштан давыл үтте, болай булгач.

      – Мин хәзер, әни. – Раилә җиләк белән булашып калды, Рамилә эшенә – авыл уртасындагы кибеткә китеп барды.

      Авыл кибете базардан бер дә ким түгел. Ниләр генә юк бу кечкенә генә бүлмәдә! Көрәк, сәнәк, балтадан алып ипи, шикәр, тоз, төрле тәм-томнарга кадәр бар. Шунда ук кер юарга төрле порошоклар, чиләк-табаклар, төрле кием-салым. Ни генә юк соң анда дисәгез, сөт юк анда, чөнки авыл халкы сыерны үзе асрый, әле артык сөтен акчага тапшыра, ә акчасына товар сатып ала. Сыер асрамаганы сөтне күршеләреннән юнәтә.

      Рамилә килеп җиткәндә, ике-өч хатын кибет ачылганын көтеп тора иде. Авыл апалары әтәчләр белән бергә йокыдан торалар, шуңа да иртәнге сигезгә күп кенә эшләрен эшләп куйган булалар инде. Авыл халкы кибетнең сигездә ачылуына һич разый түгел. Алар уенча, кибет иң соң дигәндә дә иртәнге алтыда ачылырга тиеш.

      – Озак йоклыйсың, Рамилә, көтә-көтә арып беттек инде, – дип каршы алдылар авыл апалары кызны.

      – Кибет сигездә генә ачыла бит, ник иртә килдегез соң? – дип җавап бирде кыз.

      – Өйдә эш күп, сеңлем, иртәрәк ачып булмыймы соң ул кибетне?

      – Миңа акчаны иртәнге сигездән түлиләр бит, иртәнге алтыдан түгел.

      Бу талашу түгел, көн саен иртүк кибет алдында гәпләшеп алу гына. Рамилә күптән ияләште аңа. Ул, кибетне ачып, эчкә узды, аның артыннан авыл апалары килеп керде. Эш башланды. Апалар кибетчеләр белән бик дус үзе. Кайчак Рамиләдән әҗәткә дә әйбер алып була. Аннары, сораган әйберләрне дә алып кайтып бирәләр. Шуңа да авыл апалары кибетчеләр белән талашуны кулай күрмиләр. Киресенчә, дус булып калырга тырышалар.

      Иң ачу килгәне – авыл исерекләре. Иртүк килеп җитәләр, авызларыннан кичәге аракы, арзанлы тәмәке исе аңкый. Шул сасы искә бөтен кибет тула. Кайчак кызның укшыйсы килә башлый. Алай гына түгел, кибетче каршына ук килеп басалар бит.

      – Рамилә, үләм, бир бер ярты.

      – Хәзер ди, сиңа ярты биреп, аннары үзем түләргәме? Сез муеннан монда авылда. Берегезгә әҗәткә бирсәң, калганнар хәзер килеп җитә.

      Аннары кара-каршы әйткәләшү китә, тәмам ямьсезләнеп туктыйлар. Чыгып киткән чакта кызга әшәке сүзләр әйтергә дә онытмыйлар. Рамилә баштарак елый иде, хәзер ияләште ул әшәке сүзләргә. Диссертация яза алыр иде кыз сүгенү буенча. Барысын да ишетте. Ә инде ул исерекләрнең кулларына аракы тоттырсаң, хатыннары килеп җитә: «Ник бирдең? Кияүгә чыга алмагач, минекен алырга булдыңмыни? Беләбез кемлегеңне! Мужик тапмагач, кеше ирләренә сикерәсең!» Әйе, нахагы күп булды. Бер гөнаһың булмаса да, ишетәсең икән гайбәтне авылда…

      Төшке аш якынлашып килә иде инде. Кибеткә Оркыя Зәкиевна килеп керде.

      – Ничек сәүдәләр, Рамилә?

      – Исәнмесез, Оркыя апа!

      Оркыя Зәкиевна чыгышы буенча бу авылдан түгел. Ул 90 нчы елларда бу якларга Үзбәкстаннан кайтты. Башта, сумкалар күтәреп, кием-салым сатып йөрде, аннары менә шушы кибетне СКАЧАТЬ