Кичә яраттым / Любил вчера. Зиннур Тимергалиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кичә яраттым / Любил вчера - Зиннур Тимергалиев страница 5

СКАЧАТЬ Тагын пакетка ике-өч алма салдылар да касса каршына бастылар. Шешә яшергән егет икенчесе артына басты. Исәпләре – алмага гына акча түләп чыгып качарга иде, ахры. Тик кассир кыз күреп калган икән.

      – Ике шешә аракыга да акча түләгез, егетләр, – дип, чыгарга омтылган егетләрне туктатты.

      – Нинди аракы тагын, саташа башладыңмы әллә син? – Егетләр, үзләрен бик дорфа тотып, кызны куркытырга уйладылар.

      – Менә синең җиң эчендә алар, түләгез акчасын.

      Тавышка Рамилә килеп чыкты.

      – Алсу, ни булды?

      – Рамилә апа, болар ике шешә аракы урладылар, акчасын түләмиләр.

      – Нинди аракы? Белмибез, яхшылап карарга кирәк башта.

      – Егетләр, түләгез акчасын! – Рамилә бик катгый эндәште.

      – Син что, курица, кемгә тавыш күтәрәсең? Авызыңда тешләрең күп, ахры, синең? – Караклар хатын-кыздан бик курыкмадылар.

      – Түләгез, юкса полиция чакырам.

      – Чакырыгыз! – Егетләр оятсыз рәвештә елмаеп җавап бирделәр.

      Каян чакырасың инде аны, авылда полиция түгел, участковый да юк.

      Кинәт егетләрнең муеннарын ике «келәшчә» кысып алды. Кысып алды да өскә күтәрде. Ике батыр, җепкә таккан курчак кебек, һавада асылынып чәбәләнә башлады. Юк инде, Илсурның кулыннан, ни генә кылансаң да, һич ычкынып булмый.

      – Илсур, төшер боларны, имгәтсәң, әти-әниләре җаныңны алыр, – дип туктатты аны Рамилә.

      Егетләрнең аяклары җиргә төште.

      – Апалар, безнең акча юк, – дип мыгырдандылар юашланып калган егетләр. Илсур аларны кире төшерсә дә, муеннарын ычкындырмаган иде әле.

      – Алайса, бар, урынына куегыз да чыгып китегез кибеттән!

      Караклар шыпырт кына шешәләрне урыннарына илтеп куйдылар да ишеккә таба атладылар. Аннары, борылып, Рамиләгә карап эндәштеләр:

      – Кич эштән кайтасыңны онытма, шалава, сөйләшербез әле синең белән!..

      Рамиләнең эченә шом йөгерде, кышын көн тиз караңгылана. Ике чакрым кайтырга кирәк. Чынлап, бу егетләр саклап торса, ахыры бик яман бетүе бар.

      Кичкә таба, нишләргә белми йөргән кызны күреп, Илсур дәште:

      – Рамилә, егетләрдән куркасыңмы?

      – Белмим инде, Илсур, чынлап саклап торсалар, ике авыл арасында адәм заты юк бит.

      – Әйдә, үзем озатып куям. – Егет үзе әйткәнгә үзе аптырады. Аның авызыннан чыктымы бу? Кызларга «озатам» дип бер тапкыр да әйткәне юк иде бит.

      Илсурның иске генә «Жигули» машинасы бар. Ничек сыядыр ул аның эченә, Ходай белсен! Тик менә эшкә көн саен шуның белән килә.

      – Рәхмәт, Илсур, озатсаң, синең белән тыныч булыр иде.

      Илсур янында булу – инде бернинди куркыныч янамый дигән сүз. Бу сөйләшүгә кибетче кызлар да кушылды.

      – Ну, Илсур абый, күпме ялынып, беребезне дә озатканың юк. Кара аны, Рамилә апага «үзем озатам» дип тора. Сөйләшмәбез дә синең белән! – дип, авыз турсайткан булдылар. Кызларга нәрсә, кызык СКАЧАТЬ