Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 9

СКАЧАТЬ мәртәбә очрашканда, алар бер-берсеннән тыш яши алмаячакларын аңлаган иде. Моннан соң нәрсә эшләргә? Үзеңне дә, Талипны да алдаргамы? Талип кочагында ятарга, башка кеше турында хыялланыргамы? Юк, Таибә Талип кочагына омтылмый. Киресенчә, тайчана. Ләкин «Талип авыр вакытта мине кабул итте. Аңлады. Хәзер аның башына бәла булыргамы?» – «Синең яратмавыңны һәм яратмаячагыңны барыбер беләчәк! Аны икеләтә бәхетсез итәчәксең. Бүтән юл юк. Әле соң түгел, хәл ит!» Ике йөрәк бер-берсенә тартыла. Чынлап та, соң түгелме икән? Таибә бит Гаяз артыннан җир читенә китәргә дә риза. Кем аңа хөкем чыгарырга җөрьәт итә? Талипны йөрәге кабул итмәгәч итмәде инде. Аны күрмәс өчен, бөтенесен дә бирер иде. Китәргә! Шулай хәл иткәндә, балага узганын белде. Нишләргә хәзер? Таибә шулхәтле бәхетле булырга тырышкан иде ләбаса! Әти- әнисе хатасын кабатламаска теләде. Һәм кабатламаячак та! Бәләкәй чактан үзенчә эшләргә, тик үзенчә хәл итәргә өйрәнгән Таибә бу юлы да кискен карарга килде. Район үзәгенә барды да баласын төшертеп кайтты. Өйдә таш сындай каткан ап-ак йөзле хатынын күргәч, Талип эшнең шәптән түгеллеген сизде. «Ничек? Ничек син моны эшли алдың?!» Таибә салкын, сүнгән карашын иренә төбәде. «Ул барыбер бәхетсез булыр иде. Мәхәббәттән яралмады». – «Ул – минем балам!» – «Ятим үсәр иде. Мин аны коткардым». – «Син яратмасаң, мин бик яратам!» Талип, кулларын сузган килеш, аңа таба атлады: Шулчак Таибәнең күзләрендә нәфрәт уты кабынды. «Якын килмә!» Шул көенчә чыгып китте. Бүтән бу өйгә аяк басмады.

      Гаязның әнисе аны кабул итмәде. Җан сөйгәне белән авыл очындагы бер ялгыз әбигә өйдәш булып керделәр. Авылдашлары авызыннан күпме хурлау, кимсетелү сүзләре ишетергә туры килде. Түзде. Йөрәге ничек кушты, шулай яшәде. Ә йөрәге бер генә кеше өчен янды. Әле дә Таибә улының күзенә туры карап әйтә ала: ул үз гомерендә тик бер кешене генә сөйде. Гаязны. Таибә үзе дә бит Гаяз өчен тәүге һәм соңгы яры булды. Авыр, четерекле, катлаулы булды аларның кавышу юлы. Бәлки, шуңа бер-берсен ярты сүздән аңлап, бик тату гомер кичергәннәрдер? Әйе, Гаяз мәрхүм булгач, Таибәне сораучылар да булды. Ләкин хатын Аллаһы Тәгаләнең бүләге – чын мәхәббәтнең берәү генә икәненә ышанды, икенче кат кияүгә чыгу турында уйлап та карамады. Гаяз күңелдә мәңгелек яз һәм кояш булып калды. Аның баласына – мәхәббәт җимешенә – гомерен багышлады. Шундый саф сөюнең хәзер Саматына килгәнен яхшы аңлады ана.

* * *

      «Гаязның баласы!.. Бала хакына…» Бу сүзләрне эченнән генә ничәмә тапкырлар кабатлый Талип. Туарга да өлгермәгән сабыйның җанын бик ансат кына кыйды, ә икенче баланы бәхетле итәр өчен бөтенесенә дә риза! Теге вакытта авырын алдыргач та, Талип гафу итәргә әзер иде Таибәне. Үкенер, хатасын аңлар, дип өметләнде. Яшь сылу хатынның үлектәй нурсыз ак йөзе әле дә күз алдында. Юк, хәзер күз алдында тормый. Теге юлы очрашканнан соң, бу йөз җуелды. Хәзер күз алдында – хәвеф, борчылу, өмет аша баккан олы чырайлы хатын. Өмет аша? Яшь сылу хатынны еллар тузаны басты…

      «Бәхетсез булыр иде», имеш? Ә бу сүз онытылмаган, җуелмаган! «Инде килеп Гаязның көчеген бәхетле итәргә телисеңме? Менә, Таибә, кылган гөнаһларың үзеңә кайта!.. Тик бу юлы безне кыстырма!» Талип нишләптер кычкырып көлде. Ләкин, көлүгә СКАЧАТЬ