Название: Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь
Автор: Фарзана Акбулатова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Каләмнәр туганлыгы
isbn: 978-5-298-03933-8
isbn:
– Дилбәр, әни. Мирас авылыннан. Талип дигән кешенең кызы.
Таибә апаның кулы салынып төште.
– Кем… Кемнең кызы?
– Талип дигән кешенең. Талип бай дип тә йөртәләр аны.
Нәрсә дип җавап кайтарырга белмәгән Таибә апа кабат яулыгын чишеп бәйләргә кереште. Кулы һич тыңламый. Яулыгы да бит әле маңгайдан сыпырыла да төшә. «Йа Хода!.. Нинди сынау җибәрдең бу юлы үз колларыңа? Нишләп безнең балаларны очраштырдың икән? Нишләп кенә?»
– Әни, нәрсә булды сиңа?
– Әллә нишләп башым әйләнеп китте, – дигән булды ана, калкынган җиреннән кире утырды. – Улым, гаилә кору бик җитди нәрсә. Кайчак яшьләр, бер-берсен ныклап белмичә, тизрәк өйләнешәләр дә күп тә үтми аерылышып куялар…
– Дилбәрне күптән беләм. Берничә ай инде. Кичә-бүген күргән кыз түгел.
– Балам, уйлашыйк. Хәбәрең кинәт булды.
– Әни, ул – дөньяда иң гүзәл, иң саф кыз. Шигең дә булмасын. Әни… – Шулай диде дә Самат караватка чалкан ятты. – Ул – дөньяның бер яктылыгы. Эх, аңласаң иде… Дилбәрсез яши алмам шул мин. Әни…
– Аз гына сабыр итик. – Бу юлы ананың тавышы ялварулы яңгырады.
– Әни, яучы җибәрик. Мин аны югалтудан куркам. Эчкә әллә нинди хәвеф килеп керде… Яме, әни…
– Улыкаем!..
– Мин аңламыйм, нәрсә булды соң ул? – Самат урыныннан торып утырды. Күзендә аптырау катыш борчылу. Улын бу кыяфәттә күргән Таибә апа ныклы карарга килде. «Үткәнне сөйләргә кирәк. Читләрдән ишеткәнче».
– Миңа үткәнне искә төшерүе җиңел түгел, ләкин син аны белергә тиешсең, балам. Калганын үзең хәл итәрсең. Син әйткән баягы Талип… минем беренче ирем.
– Ничек?! Бу бит буш сүз!.. Син бит әтиемне армиягә озатып калгансың. Кайткач өйләнешкәнсез. Үзең сөйләдең ләбаса!
– Шулай, – диде ана, авыр көрсенеп. – Озаттым. Ләкин башкага чыгарга туры килде. Тыңлап бетер мине!..
– Ышанмыйм! – Егет сикереп торды да ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Ана бер ноктага төбәлгән килеш утыра бирде. Кинәт ишек ачылды. Анда Самат басып тора иде.
– Әни, мин тыңлап бетерергә тиеш, – диде ул карлыккан тавыш белән.
…Таибә яучы җибәрүне бераз кичектереп торырга булды. Иң башта үзе барып сөйләшергә тиеш. Алдан яучы җибәрү эшне катлауландырачак кына. Бәлки, үзе сөйләшеп ризалата алыр. Шулай дисә дә күңеле һич ышанмады. Талипны йомшарту… Бармый да чара юк. Әйе, кайчан да булса Талипны очратырга, сөйләшергә туры килер дигән уй башка да кергәне булмады. Бүтән эш буенча булса, гомергә дә бармас иде. Менә бит тормыш ничек итеп китереп кыса. Һич көтмәгән яктан. Әйтәсе дә юк… «Балалар хакына… Балалар хакына…» – дип, эчтән өзлексез кабатлады хатын юлга җыенган чагында.
Раилә йөгерә-атлый каршысына килеп басканда, Талип бакчасында мәш килә иде. Өзек-өзек тын алган апасының нәрсә ишарәләгәнен баштарак аңламый торды. «Бәргәләнмә ул хәтлем. Өйгә ут каптымы әллә?» Апасы гаепле кешедәй башын игәч кенә, аңына барып җитте: «Нәрсә? Нәрсә?» Кул дерелдәвен чак басты: СКАЧАТЬ