Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 12

СКАЧАТЬ күрәсе килде. Аларны очраштырган, мәхәббәт бүләк иткән җир бит ул. Бәлки, шушы урында аерылышырлар да… Тел очына килгән сүзне һаман әйтә алмады. Ничәмә мәртәбә талпынды. Ләкин Саматның кояштай балкыган йөзенә күз салу белән тотлыкты. Шушы балкышны сүндерүдән курыкты. «Әле үк әйтмәскә мәллә? Кичектерү әйбәтрәк түгелме? Кайчанга чаклы кичектерергә була соң? Инде китәргә билет та алынган…» Күрешү шатлыгыннан исергән Самат җылы сүзләрне сибә генә. Дилбәр аңа карап елмая, баш кага, тагы елмая…

      Ярар, китәсен дә әйтер, ди. Әмма Саматның арттан килеп җитүе дә ихтимал. Дуамаллыгы бар егетнең. Ул чакта әтисе Дилбәрне беркайчан да гафу итмәячәк. Юк-юк, Дилбәр мондый язмышны берәүгә дә теләми. Шулай булгач, иң яхшысы – Саматка китү турында ләм-мим. Нәрсә булса да булыр, Ходайга тапшырырга. Бу – алар өчен сынау. Бөтенесе дә язмыш кушканча булыр. Вакыт бөтенесен дә хәл итәр. Үзен шулай дип юатса да, Дилбәр күңелендә йөрткән соравын бирмичә булдыра алмады.

      – Самат, сиңа күз атып йөргән кызлар барлыгын беләм бит мин. Ә син… Син ни өчен мине сайладың?

      Самат күзләрен зур ачкан килеш аңа төбәлде. Елмайгандай булды, тагы җитдиләнде.

      – Әгәр дә мин бу сорауга җавап бирә алсам, йөрәк сызлавын берникадәр баскан да булыр идем… Менә ничек, ни рәвешле син аны яраладың, әйтә алмыйм. Мәҗнүн авыруының ничек булганын ачык беләм. Юк, шулай да синең сорауга җавап биреп карыйм әле. – Самат, якынрак килеп, кызның күзләренә төбәлде. – Йөрәк белән акыл кайчак тулы аһәңлеккә ирешә, алар бер рәвешкә әйләнә. Аларны шул рәвешкә кертүче менә шушы каршыда торган сылукай була инде. Син – минем сулар һавам һәм йөрәк җәрәхәте. Син – минем иң зур шатлыгым һәм иң тирән сагышым. Әйт, нинди көч соң ул?

      Дилбәр карашын аска төбәде.

      – Ярар, вакыт дәвалар… Сагышны да басар чарасы табылыр. Беләсеңме, мин нәрсәдән куркам? Мин берәр кая китәрмен дә, син көтмәгәндә икенче кызны очратырсың. Бүтәнне… Аңа гашыйк булырсың. Сагышың да басылыр, бөтенесе дә! Ул чакта мине онытырсың. Син онытырсың инде!

      – Дилбәр, әллә нәрсәләр уйлап чыгара башладың…

      – Ә мин онытмам. Беркайчан да оныта алмам… Ләкин кинәт икенче кызга өйләнсәң, мин сине аңларга тырышырмын. Аңлармын, рәнҗемәм. Тик мине гомерлеккә ялгызлыкка дучар иткән булырсың…

      – Дилбәр!

      – Мине онытырсың. Аңламассың, ә мин бернәрсә дә аңлата алмам.

      Самат кинәт Дилбәрне күкрәгенә кысты.

      – Аңлату кирәкми. Мин былтыр ук яшәвемнең мәгънәсен шушы урында тапканымны аңлаган идем инде. Менә шушы аланда. Аңа тагы да җәй килер. Табигать фасылы безнең өчен хыянәтсез әйләнә.

      – Табигать. Көз мин торналарның көньякка очканын карап тордым. Яңарак кына булган сыман. Үзе сагышлы, үзе матур.

      – Торналар биектән оча. Синең сагышың да, куанычың да аларга барып җитми. Биектән нәрсә күрсеннәр алар?

      – Беләсеңме, нәрсә өчен алар биектән оча? – Кыз егеткә сынап карап торды. – Газиз җирләрен мөмкин кадәр киңрәк күрер өчен. Елга-күл, тау-урманны алар карашлары һәм хыял канатлары белән кочаклый-кочаклый хушлаша. Түбәннән очканда, бу бик үк мөмкин булмас СКАЧАТЬ