Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 5

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Берничә сәгатьтән шат елмайган Дилбәр кайтып керде. «Әтием кайда?» – «Урманга китте. Диләнкесен карый. Хәзер кайтып җитәргә тиеш. Балам, бүген син аның күзенә чалынмаска тырыш». – «Нишләп?» Раилә инәсе ничек аңлатырга белми ыгы-зыгы килгән арада, әтисе дә кайтып керде. Урманга китеп барган җирдән кул селтәде дә кире борылды. Кызын күреп, чынын ачыкламый торып кулыннан һич эш бармасын аңлаган иде.

      – Әти! – Дилбәр, гадәттәгечә, ачык елмаеп, әтисенә каршы атлады. Шуннан җыерылган кашны, усал карашны күреп шып туктады.

      – Син әйт әле миңа, бу якка Таштүбәдән килеп йөргән кеше бармы ул, юкмы?!

      – Әти…

      – Нинди йолкыш килеп йөри?

      – Ул йолкыш түгел, әти…

      – Бер тапкыр да күземә күренмәсен, ишеттеңме?! Бер генә тапкыр да!

      – Тукта, әти, син мине тыңла…

      –Тыңламыйм!

      – Син бит аны бөтенләй белмисең!..

      – Әйттем – бетте! Токымы корысын! – Ярсыган ата кызына таба килә башлады. – Телләшмә.

      Дилбәр – куркудан бигрәк, аптыраудан авызын ачкан килеш катып калды. Әтисен мондый куркыныч хәлдә беркайчан да күргәне юк иде. Раилә инәсе ялварулы карашын энесенә төбәп ишарәләде: «Тынычлан, тынычлан! Зинһар, тынычлан, ул бөтенесен дә аңлар!..»

      Талип абый ишекне шарт ябып чыгып китте. Күзләрен тасрайткан Дилбәр инәсенә төбәлде: «Нәрсә булган ул әтиемә? Нишләп акылдан язган шикелле кылана?!» – «Сөйләве бик авыр, балам». – «Сөйлә, аңлармын. Туңбаш түгелмен ләбаса». – «Балам, сиңа килеп йөргән егетнең әнисе – әтиеңнең беренче хатыны». – «Булмас!» – «Нәкъ шулай! Яратып өйләнгән иде. Сөйлисем дә килми… Шул хатын аркасында әтиең Себер якларына чыгып китәргә мәҗбүр булды».

      Дилбәр, ышанырга теләмәгәндәй, инәсенә караган килеш торды, кашын җыерды, җай гына икенче якка борылды. Тагын инәсенә төбәлде. Раилә әби хәсрәтле карашын һаман аннан алмаган иде. Дилбәр йөгереп чыгып китте.

* * *

      Менә ул Күктавына китеп бара. Җәяүләп кенә. Әтисе урманга-мазар киткәндә, җәяү йөрергә туры килә. Өч чакрым зур ара түгел. Табигатькә сокланып, саф һава сулый-сулый барып җиткәнеңне сизми дә каласың. Кинәт артта мотоцикл тавышы ишетелде. Кызның йөрәге жу итеп китте. Ул! Димәк, арттан эзләп килә. Инде ничә көн күренми качып калган иде. Әле кая яшеренергә соң? Кыз, ярдәм эзләгәндәй, тегеләй-болай каранды. Ачык урын. Качар җир дә юк бит, ә!

      Ул арада мотоцикл килеп тә туктады. Дилбәрнең эче өзелгәндәй булды. «Эһ» дигән бер өн генә чыгара алды. Ярар, ни булса да булыр…

      –Дилбәр!

      Кыз башын күтәрде.

      – Аңлатчы әле, Дилбәр! Нәрсә булды сиңа?

      Эх, Саматның йөрәккә үтеп кергән шушы карашы!

      – Самат, сорама. Әлегә килмә.

      – Киләчәкмен. Көн дә. Сәбәбен белмичә туктамаячакмын!

      «Эх, Самат!» Дилбәр калкулыктан түбәнгә таба йөгерде. Мотоцикл СКАЧАТЬ