Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 4

СКАЧАТЬ дөлдөлгә! Җилдердек! – диде Самат. – Мин сиңа дөньяның иң матур урынын күрсәтергә тиешмен!..

      – Иң матур дидеңме?

      – Исең китәр. – Самат матаен шәп итеп куды. – Дилбәр, син чыкмый озакладың. Мин хәтта курка башлаган идем. Шикме шунда… Әллә әтиең чыгармыймы?

      – Әтием әлегә тиклем бернәрсә дә эндәшкәне юк.

      – Эндәшкәне юк?

      – Эндәшергә, ул бит синең дөньяда барлыгыңны да белми. Үзенең мәшәкатьләре җитәрлек. Әтием – нык уңган кеше. Эшсез утыра алмый. Чабып тик йөри.

      – Ә син кияүнең каената бусагасыннан икәнен беләсеңме?

      Дилбәр сизелер-сизелмәс кенә елмайды, әмма җавап кайтармады.

      – Эһе-һей!.. – Саматның тавышы еракка яңгырады. Бераз барганнан соң, матаен шып туктатты. – Әнә шарлавыкны күрәсеңме? Анда җәяү генә барып була. Ә арырак күренгән кыяны Аюочкан дип йөртәләр. Кызыкмы?

      – Кызык!..

      – Ә нишләп минем турында бернәрсә дә сорашмыйсың? Укырга керә алганыма ышанасыңмы? Шуңа сорашмыйсың да инде. Үзеңнең нинди яңалыкларың бар? Мин киткән арада, тормыш тукталып калмадымы, диюем? – Самат аңа шаян караш ташлады.

      Дилбәр исә күптән тел очында торган соравын бирде.

      – Самат, әйт әле, кем ул Гөлнара?

      – Гөлнара? – Шаянлык аптырау белән алмашынды. – Беркем дә түгел дисәм, барыбер ышанмассың. – Егет кулындагы яфракны атып бәрде. – Без аның белән бергә укыдык. Техникумда. Бергә кайтып йөри торган идек. Авылдашлар бит. Армиядә чакта да язышып тордык. Ләкин мин аңа беркайчан да вәгъдә бирмәдем. Ышандырмадым. Ә син аны, Гөлнараны, каян беләсең?

      Дилбәр моңсу карашын егеткә төбәде. Эндәшмәде.

      – Минем иманым берәү генә. Эһе-һей!.. – Самат Аюочкан кыясына таба йөгерде. Кыз аһ итәргә дә өлгермәде, теге кыя очында басып тора иде. Алай гына да түгел, талпынып, бөтерелеп биергә үк кереште.

      – Самат, хәзер очасың бит! – дип, ачы итеп кычкырып җибәрде коты алынган Дилбәр.

      – Очам! Мин бит бөркет! – Самат тагын талпынды. Дилбәр кулы белән битен каплады. Шулчак егет, кыр кәҗәседәй ыргый-сикерә, кыядан килеп тә төште.

      – Син бит минем өчен борчыласың. – Саматның күзләре бәхетле яна иде. – Сиңа барыбер түгел. Эһ-һей, дөнья!.. – Шулай диде дә егет көчле куллары белән кызның биленнән эләктереп алды, күтәрде дә зыр әйләндерергә кереште. Агачлар да алар белән бергә әйләнде.

* * *

      Талип абый үз дөньясын ныгыту белән мәшгуль. Ул якын-тирәсендә үзенә кирәкле кешеләрне генә күрә, шулар белән генә аралаша, калганнары аны кызыксындырмый. Үзе әйтмешли, файдасыз нәрсәгә вакыт әрәм итми, гомер болай да кыска.

      Менә ничә ел инде йорт-каралтысын ныгыта. Ике катлы йорты авылда әллә кайдан күренеп тора. Шундый зур бакча ясады. Мондый бакча берәүдә дә юк. Анда бөтенесе дә үсә. Шулай булырга тиеш тә. Нигә тырышмаска да, нигә әле үк хәстәрен күрмәскә – оныклары шушында яшәячәк бит! Әйе, Аллаһы боерса, дип өстәргә кирәк. СКАЧАТЬ