Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова страница 13

СКАЧАТЬ Гөлчирә аның янына үзе килде. Сөйләшеп киттеләр. Быел гына педучилище тәмамлаган. Авыл ошый. Кешеләре әйбәт, ачык, ихлас, ди. Эх, Дилбәр дә нәкъ шушы сүзләрне әйткән иде… Озак кына бергә биеделәр. Соңыннан инде Самат Гөлчирәне озата китте. Башта байтак урамда йөрделәр. Ничектер, сүзләр бер-берсенә ялганды. Гөлчирә илгәзәк кыз булып чыкты. Хәтта сөйләшеп сүз бетмәде. Ачык, җор сүзле, шаян егеттән Гөлчирәнең дә тиз генә аерыласы килмәде. Күзен тутырып карап алуын Дилбәргә охшатып куйды. Бәлки, бу охшашлык очраклы түгелдер? Көлүендә дә таныш аһәң ишетелгәндәй…

      – Минем күңел тиз кителүчән. Кайчак һич юк кына сүзне дә авыр кабул итәм. Шуңа микән, оптимист кешеләргә сокланып бетә алмыйм. Андыйлар тормыш авырлыкларына өстән карый беләләрдер. Ә синең шат күңелле булуың каян?

      – Шат күңелле? – дип кабатлап сорады Самат.

      – О, искиткеч оптимизм. Бөтен халыкны үзеңнең авызыңа караттың бит. Сиңа җиткән берәү дә булмады. Туйның яме…

      – Шат күңелле, дисең инде. Юк, Гөлчирә, мин гади бер адәм баласы. Куана белгән кебек, кайгыра да беләм. Бары тик кайвакыт аны яшерә беләм. Шаян сүз, мәзәк астында. Бүтәнчә үзеңне ничек бәхетле итәргә мөмкин соң?

      Гөлчирә аңа сүзсез генә текәлеп торды.

      – Бу якларга тагы килеп чыгарсызмы икән?

      – Юл төшү белән килергә тырышырбыз, – диде Самат. Аннан нигәдер өстәп куйды. – Бу авыл миңа таныш…

      Юл төшкәне булмады. Сиздерми генә дүрт ай үтеп китте. Бер кич аның янына Кәбир дусты кереп чыкты. Яңалык әйтте – Күктаулар концерт белән килә. Шулай итеп, Гөлчирә белән Самат икенче тапкыр очрашты. Кыз, аны күргәч, куанычын яшермәде, кочаклап ук алды. Концерт тәмамлангач, егет аны кергән фатирына кадәр озата китте. Бу юлы Гөлчирә күбрәк сөйләде, Самат, баш кага-кага, аны тыңлады. Юк, Дилбәргә охшамаган ул. Төсе белән дә, холкы белән дә. Шулай да ниндидер җылылыгы белән үзенә тарта. Сиңа ышанып, күңелен ачып, ачылып сөйләшә белүе белән микән? Дилбәр… Юк, Дилбәр болай ук ачылып бетми иде… Ул күп яктан сер булып калды, ахрысы. Әле дә шулай. Шушыңа кадәр бер хәбәр дә җибәргәне булмады. Нәрсә уйласаң да уйла инде. Саматны санга сукмаумы бу? Саматны чынлап та оныттымы югыйсә? Ләкин әйткән сүзләре ихлас иде ләбаса! Язсын иде дөресен! Кем, нәрсә тыя? Самат аның кайдалыгын ачыклады. Берничә мәртәбә артыннан китәргә дә уйлаган иде. Әнисен тыңламыйча булдыра алмады. «Килүеңне теләсә, берәр хәбәр җибәргән булыр иде. Аны да, үзеңне дә җәфалама. Безнең гаиләләрне дә. Көчләшеп бәхетне генә качырырга була. Сабыр ит, улым…»

      Ни өчен качып китте Дилбәр? Саматның сөюе белән шулай усал шаярырга кирәк идеме? Газаплансын, үкенсен дидеме? Ә Самат үкенергә теләмәсә? Әгәр дә җавап итеп көтелмәгән адым ясаса?..

      Самат үзенә сыенып кына атлаган Гөлчирәгә карап куйды. Кыз да күзләрен тутырып-тутырып карап ала. «Учыңа кереп утырырга әзер кошчык. Хәзер үк кочакла да өеңә алып кайт та кит! Ә Дилбәр нәрсә эшләтте аны? Ни рәвешле ташлап китте? Самат төшеп калганнардан түгел! Үз бәхетен таба алмас кешемени ул?» Егетнең уйларын белгәндәй, Гөлчирә сүзен СКАЧАТЬ