Название: Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь
Автор: Фарзана Акбулатова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Каләмнәр туганлыгы
isbn: 978-5-298-03933-8
isbn:
– Шулаймы! – дип, тешен кысып ярсып ысылдады Талип ага, аннан янында яткан балтасын эләктереп алды. – Менә шушы балта аша чыксаң да юк! Хәерче баласы!
Кайдан бу кадәр тәкәбберлек, күралмаучанлык? Ул бит Саматны кеше дип тә күрми. Самат аның өчен адәм баласы түгел! Юк, ул үзе – адәм түгел, ә ерткыч! Менә шуңа да Саматны кимсетергә, таптарга тели. Самат моңа беркайчан да юл куймаячак. Әтисен дә, әнисен дә кимсетергә бирмәячәк. Самат тиз генә балтаны тартып алды да читкә атып бәрде, дөбер-шатыр атылып тышка чыгып китте. Матаен кабызды да туп-туры Күктауга таба җилдерде.
– Дилбәр!
Яңа гына дәрестән чыккан Дилбәр егетнең буыла язып, ярсып эндәшкәненә дертләп китте. Йөзенә карагач, арткарак чигенде.
– Дилбәр! – дип кабатлады Самат. – Киттек! Мин сине алып китәм! Кая булса да китик!..
– Самат! Нәрсә булды? – Кызның күзләре хәвеф белән тулды. Ышанмыйча сорады. – Бардыңмы?
Самат авыр итеп көрсенде.
– Нигә генә бардың инде? – Кызның тавышы иңрәп чыкты.
– Киттек!
– Юк, – диде шулчак Дилбәр.
Егетнең аңа сузылган кулы салынып төште. Күздәге ут сүнде.
– Алайса, – диде Самат коры тавыш белән, – бөтенесе дә бетте. Инде син теләгәнчә булсын, мине бүтән күрмәссең.
Егет читкә борылды. Шулчак Дилбәр киселгән агачтай бөгелеп төште.
– Нәр-сә дидең?..
Саматка ул һушыннан язган сыман тоелды. Күтәреп алганын сизми дә калды.
– Дилбәрем!..
– Нәр-сә дидең? Йә, кабатла… – Кыз аның кулбашыннан эләктереп тотып алды. – Син нишләп алай дисең ул? Ничек телең әйләнә? Йа Хода, мин нишләргә тиеш хәзер? Бүлгәләгез берничәгә! Син… син ничек шулай дип әйтә аласың? – Дилбәр, үзен үзе белештермичә, аны селкеткәли башлады. – Шул ярату хакына мин сабыр итмиммени? Тик үз туксаныгыз туксан? Ә минем йөрәкне ничә пычак телгәләгәнен беләсегез килмиме?.. – Кыз арган моңсу карашын егеткә төбәде. – Мин бит синнән үлсәм дә баш тартмыйм.
Кыз битен учы белән сыпырды. Самат аның чәченнән сөйде.
– Дилбәрем! Кичер мине. Бу сүзләрне бүтән беркайчан да ишетмәссең… Сабыр итәргә кирәк, сабыр итәргә…
– Ул аңлар! Ул – аңлый торган кеше.
Өйдә эчпошыргыч тынлык. Раилә инәсе баядан бирле аңа карап-карап ала. Күзендә кызгану катыш ярату. Ул нәрсә хакындадыр әйтергә тели, тик ничек башлап җибәрергә генә белми. «Инәй, берәр хәл булдымы әллә?» – «Булды, – дип баш кага инәсе. – Әтиең кире Себергә җыена. Бәхете булмагач булмады инде. Ничәмә еллар дөньясын ныгытты, хәзер бөтенесен дә арзанга гына сатып кит тә бар. Туган ягына кайтып рәхәтләнеп яшәргә язмады энемә… Йорт-каралтыны тиз арада сатып җибәрер өчен кеше эзли…» Менә ничек! Димәк, Дилбәр уйлаганга караганда да хәл җитдиерәк. Аның аркасында әтисе корган дөньясыннан баш тартырга тиеш. Үзе горурланган бакчасыннан… Хыялларын пыран-заран китерергә… Юк, Дилбәр әтисенә беркайчан да авырлык китермәячәк. Аны туган якларыннан аермаячак. Монда кайткач кына сәламәтлеге ныгыды, СКАЧАТЬ