Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 39

СКАЧАТЬ сугыштылар, ник берсендә кан тамчысы күренсен. Шундый көчле авыз, шундый үткер тешләр була торып… – дип, хәйран калып сүз башлаган идем. Башлаган сүземне тәмамларга бирмәделәр. Бер-берен бүлдереп аңлатырга, үз алабайлары белән горурланырга кереште төрекмән ир-атлары.

      – Сугышмый алар, көрәшә генә, – диде Халназар.

      – Дүрт аяклы булсалар да, алабайда кеше акыллары бар, – дип өстәде Какоу. – Ә менә шакалга юлыкса, бер кабуда муенын өзә…

      – Төрекмән алабайлары әнә шундый була, – дип, басым ясап, үзе дә сизмәстән күкрәген киереп куйды Ораз. Туган илнең, туган җирнең этләре дә кадерле һәм үзгә була шул адәм баласы өчен.

      Бер горурлык белән сөйли иде алар.

      Аларның һәр сүзеннән, холык-фигыльләреннән, үз-үзләрен тотышыннан горурлык, чиксез горурлык хисе сирпелеп тора иде шулчак.

      Ул көннән соң инде байтак вакыт кичте. Көн артыннан көн узып тора. Күп кенә очрашулар, байтак кына таныш-белеш инде хәтердән дә җуелып бара. Ә дүрт аяклы эт буларак дөньяга яратылган төрекмән алабайлары күз алдыннан китми, күңелдән чыкмый һаман.

Ашхабад – МәскәүНоябрь, 2002

      Урман карачкысы

      Бүреген артка чөя төшеп, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп алды Нургаяз. Ниһаять, иркенләп сулыш алырга да була. Менә ничә көн инде иртәдән кичкә кадәр кулыннан төшмәгән балтасына карап куйды ул. Баш бармаклары белән шудырып аның үткенлеген чамалады. Алай да балта чыдый, балта түзә әле, дип уйлап куйды ул. Бер атна эчендә ун меңнән артык чыршы кисеп озатты ич. Үзе үстергән агачларга үзе балта чапты… Нишлисең, махсус үстерелгән агачлар булгач, башка чараң юк. Бәйрәм хакына… Яңа ел хакына… Шул чыршылар әйләнәсендә уйнап бәйрәм итәчәк шәһәрдәге сабыйлар хакына кисте… Быел ун мең. Киләсе елга ун мең. Алга таба да шулай – барысы да уйланылган, планда каралган. Әнә ич, рәт-рәт булып, килер яңа елларны көтеп чиратка баскан чыршылары. Имин еллар гына булсын, чыршыга килеп терәлмәс, дип төгәлләде уйларын.

      Төгәлләвен төгәлләде. Әмма күңелендә күптән йөргән бер теләге бар иде аның: өй түренә ямь-яшел чыршы кертеп урнаштыру. Гомерендә бер генә тапкыр булса да яңа елны җылы өй түрендә утырган чыршы янәшәсендә каршы алу. Елы да гадәти генә түгел – алтмышынчы яңа елы. Күптән карап торган, хәстәрләп килгән чыршысы да бар.

      Ныклы бер фикергә килеп, тәвәккәл адымнар белән көрт ерып, шул чыршыга төбәп китте Нургаяз. Иңбашына ак шәл салган сабыр туташ сыман, әнә үзе дә аны көтеп утыра. Бәйрәм күлмәгедәй киң ябалдашлары ап-ак карга сыгылып-сыгылып төшкән. Ирексездән бер чыршыга, бер кулындагы балта йөзенә карангалап торды Нургаяз. Бирчәйгән бармаклары белән сыпырып, кабат-кабат балтаның үткенлеген тикшерде. Әллә үтмәсләнгән инде?.. Үзе һаман балта йөзен сыпыра, үзе чыршы әйләнә көрт еруын дәвам итә. Чыршының төбенә кай тарафтан килергә дә белгән юк, куе тармаклы киң ябалдашлар белән уратып алынган.

      Әллә нәрсә булды, бөтенләй чарасызланып калды бит әле ул. Балтасы да үтмәсләнгән, чыршы төбен СКАЧАТЬ