Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 40

СКАЧАТЬ дуңгызы белән очрашканда да куркуның ни икәнлеген белмәгән, урманда гомер кичергән урманчы түзмәде. Үзен биләп алган шомнан тизрәк арынырга теләгәндәй, карашын читкә тайпылдырды. Куян да моны шундук тоеп алды һәм уңга-сулга күзләрен йөгертергә кереште. Урманчыны сыный, аны аңларга тели, әллә ни дә булса аңлатырга омтыла идеме соң ул үзенең бу әрсезлеге белән? Теле генә юк, әгәр теле булса, куян һич кенә дә мәгънәсез сүз әйтмәгән булыр иде, мөгаен.

      Нургаяз, башкача болай булдыра алмыйм дигәндәй, сак кына алга омтылып алды. Серле тынлыкны югалту, чәлпәрәмә вату өчен шул җитә калды. Куянның борын тишекләре киң ачылып, колаклары тагы да тырпая төште, һәм ул шундук тирән кар өстеннән бата-чума сикергәләп китеп тә барды. Ә икенче яктагы куелыкта кинәт корыган куак шартлап сынды… Хикмәт менә нидә икән. Агачлар артында кире борылырга мәҗбүр булган төлкенең ялкын теле сыман койрыгы гына шәйләнеп калды.

      Берничә адым атлауга, тагы өр-яңа эзләргә юлыкты ул. Ана поши, бозавын ияртеп, салкын чишмәгә таба киткән дигән уй үтте башыннан. Эзләренә әле бәс кунарга да өлгермәгән. Кар тирән. Берәүгә дә йөрү җиңел түгел мондый кышта…

      Ниһаять, ул салкын чишмә читенә килеп чыкты. Чишмә аръягындагы зур алан читендә аның ялгыз йорты урнашкан. Салкын чишмә исә – бу урманның мактанычы. Халык телендә аны Силингөр дип йөртәләр.

      Силингөр… Бу чишмәгә нигә нәкъ менә шундый исем тагылганын ачык кына белүче юк. Шулай да Нургаязның бабасы элекке елларда моны үзенчә гөманлап аңлата торган булган. Имеш, бу – тере су, тирә-юньдәге калын урманның җаны. Нинди генә буран һәм чатнама суыклар булмасын, аны бервакытта да кар-боз капламый. Нәни генә тар инешне хәтерләткән чишмәнең, урманны кыл урталай бүлеп, ничек ярсып һәм кабаланып акканын күзәтеп, тыңлап торсаң, исең-акылың китәр. Шаулап, гөрләп ага ул. Урманның, андагы һәммә тереклекнең һәм агачларның теле, имеш, бу чишмә. Гөр килеп ага, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа Силингөр дип атаганнар да…

      Гомере шушы су читендә узды Нургаязның. Ул шушында аучы кышлагында туган. Унҗиде яше тулыр-тулмас чактан сугышка чыгып китте һәм дүрт ел буе ут эчендә Европаны аркылыга гизеп, шушында кайтып та төште. Өйләнде. Уллар үстерде. Инде менә бер ялгызы яшәп калды. Шулай да Силингөрдән, урманыннан аерылмады. Гомеренең соңгы сәгатен дә ул шушында, Силингөрдә каршылар. Мәңгегә шушында калыр…

      Бу юлы да Силингөрне тыныч кына атлап үтә алмады ул. Онытылып-онытылып су агышын тыңлап торды. Әйтерсең лә су түгел, гомер шулай ага. Җәен дә, көзен дә, кышын да шул ук аваз. Әмма елның һәр фасылында үзенә бер ямь таба, үзенә бер кабатланмас моң шәйли торган иде ул монда. Җанга якын, күңелгә ятышлы ул моң бары монда гына ишетелә. Җил иссә, урман шавы кушыла аңар, таң беленсә – кошлар сайравы, чикерткә авазы, күке тавышы, тукран тукылдавы… Боларның һәркайсы, чишмә агышына кушылып, моңга әверелә монда. Шуңадыр, Силингөрдә бер ялгызың калып, колак салсаң, күңел мөлдерәп тула, тамакка төер тыгыла. Күңелдәге хис һәм тойгылар СКАЧАТЬ