Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 42

СКАЧАТЬ үрелмәде, хуҗасының күзләренә текәлеп торды. Хәлең ничек, озак югалып тордың, бер-бер хәл булдымы әллә дигән сыман сагаеп карады ат. Хайван диген син аларны, дип уйлап куйды Нургаяз күңеленнән. Эте булсын, аты булсын, тамак кайгысын онытып, җаныңа керергә әзер булып торалар». Яннарыннан үткәндә кош-кортларга тикле шау-гөр килеп каршы алдылар. Аяк асларына сибелгән бодайны чемченә-чемченә кагынып озатып калдылар тагы…

      Лапас яныннан кире әйләнеп килгәндә күз аллары караңгыланып китте. Ул, ирексездән болдыр култыксасына тотынып, баскыч өстенә килеп утырды. Бармак очларына боз кисәге алып чигәсенә куйды. Йомылырга җай көтеп торган күзләренә ирек куймаска иде бит. Шулай да, бернигә карамый, күз кабаклары авырая, аяклары ойый башлады. Авыр гына атлап, Нургаяз капкага таба китте. Аны ачып капка төбенә чыкты. Каршында – караеп торган урман һәм тынлык. Әйе, тынлык, шылт иткән аваз да ишетелми иде тирә-юньдә. Бу ни була инде, нигә мондый тынлык?..

      Кинәт сискәнеп куйды ул, гүя яшен ташы урталай ярып үткәндәй булды. Нинди тынлык?.. Ә Силингөр?! Сабырсызланып, башыннан бүреген салып колак салды урманчы: ялгыша… Ялгыша икән ләбаса, Силингөрнең гөрләп аккан тавышы әнә ничек ишетелеп тора. Җил ялгыштырган, җил генә бутаган аны. Силингөр… Әнә ничек ага, мыдыр-мыдыр килеп урман белән урмандагы һәммә агач белән серләшә ул шулай. Нургаязны утка сала яздың ич, Силингөр. Тавышың ишетелми торгач, ни эшләргә белми югалып торды ул әнә. Башка алай итмә, зинһар, шаяра күрмә, Силингөр. Их, Силингөр, Силингөр…

      Нургаяз өйгә кереп буш чиләк алып чыкты һәм, иске сукмакка яңа эз салып, Силингөргә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләрнең, иелә төшеп, чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле иде аңа. Монда аның яшьлек хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре… Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да. Элмә тармакларын аралап, икәү янәшә йөзтүбән ятып су эчкән чаклары әле кайчан гына иде. Йотлыгып-йотлыгып шул чишмә суын эчкәннән соң, бөтен ару-талулар онытылыр иде. Дәрт тулган күкрәген су өстеннән күтәрмәс борын ук шаярырга керешер иде Нургаяз.

      – Әбәү, Нурлыбикә, иренең туңган, өшегән ләбаса, – дияр иде.

      – Туңмый соң, Силингөрнең суы салкын ич, – дип елмаер һәм, зәңгәр күзләрен тутырып бертын карап торгач, чарасыздан, аңа таба ымсынып тартылып куяр иде Нурлыбикә.

      – Җылытыйм, булмаса, өшесә ни хәл итәрбез, – дип, хатынының биленнән кысып үзенә тартыр, аннары, җәһәт кенә күтәреп алып, элмә күләгәсенә алып кереп китәр иде Нургаяз.

      – И-и, урман карачкысы, оялмыйсыңмы?.. Кояш та баемаган ич… – дияр иде Нурлыбикә, тулышкан хисләрен яшерә алмый, күзләрен йома төшеп.

      Менә тагы шул элмәлек читендә тора Нургаяз. Чишмәгә үрелгән элмә чыбыклары карга төртелеп күмелеп калганнар. Яшь чакларындагы кебек йөзтүбән ятып, иреннәре, яңаклары белән суга, Силингөрнең йөгерек дулкыннарына кагыласы килде шул мизгелдә. Ләкин бу мөмкинме соң? Чиләк белән үрелгәндә дә тез буыннары сыгылып-сыгылып СКАЧАТЬ