Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 41

СКАЧАТЬ алмады, тамагыннан су үтмәде. Кинәт тетрәнеп куйды ул. Күккә ашкан биек нарат очларыннан ак бәс коелды. Кабаланып тагы суга үрелде… Ялгышмаган! Юк, ялгышмаган икән – чишмә суыннан кан тәме, кайнар кан исе аңкып тора иде.

* * *

      …Өйалды ишеген тырный-тырный тышта эт өргән авазга уянып китте Нургаяз. Нигә өрә икән ул? Нигә шулай ярсый?.. Кешегә ул алай ук өрмәс, бер-бер кыргый җанвар килеп чыктымы икән? «Юлдаш! Юлдаш, нигә өрәсең?..» дип дәшәсе килде аның. Әмма иреннәре ачылмады, тавышы чыкмады. Өй эче янә тынычланып калды. Кипкән иреннәрен чылатырга теләп, авыз эчендә адашкан телен табарга, телен кыймылдатырга итте ул. Әмма барып чыкмады. Әллә иреннәре кымшанмады, әллә теле аңкаудан аерылырга теләми иде. Бөтен тәне оеган, күз кабаклары авырайган. Ул тагын онытылып торды.

      …Бу юлы инде аны ат кешнәгән аваз сискәндерде. Аның бахбае кешни иде. Ашарына салынмаган… Эчәсе дә киләдер. Тик менә күзләре генә ачылырга теләми. Күз кабакларына нәрсә шулай баса – керфекләре шулай авырайганмы? Нигә ачылмый соң әле аның күзләре? Күзләре ачылырга тиеш! Болай изрәп яту ярамас, җитәр! Өрә-өрә әнә анда Юлдашның да тавышы беткән, өйалды ишеген тырный-тырный чиный. Этне газапларга ярамас, елый ич, бичара… Торырга… Чыгарга… Юлдашны да тынычландырырга кирәк! Тик менә күзләрне, күзләрне генә ничек ачарга соң?.. Ул янә изрәп йокыга талды.

      …Бер мизгел уздымы, бер тәүлекме – хәтерләми. Дөп-дөп ишек каккан, юк, ялгыша, ахры, капка дөбердәткән тавышка уянып китте ул. Башын күтәрә төшеп, сагаеп тыңламакчы булды – башы идәннән күтәрелмәде. Ә капканы аның саен дөбердәтәләр. Тукта, капкамы соң бу, әллә… Капкада бик юк ич. Ишекме? Ишектә дә элгеч юк. Нәрсә бу? Идәнне дөбердәтәләр дисәң… Булмаганны! Өстәвенә колак шаулый, чигә кыса. Әллә йөрәге тибәме соң шулай? Күкрәк читлеген ватарга теләп әллә йөрәге шулай ярсынамы? Юлдаш ни дип өрүдән туктады икән тагы? Атның да тавыш-тыны юк. Бер-бер хәл булмагандыр, исәннәрдер ич?.. Болай яту ярамас, торырга кирәк, торырга. Ачыкканнардыр… Кымшанып, кулларына таянырга ниятләде ул. Ләкин аңар буйсынмады, аны тыңламады куллары. Ә чигәне нидер кыса, һаман җибәрергә теләми.

      Ул да түгел, колак төбендә үк ачы итеп сызгырган аваз ишетелә башлады. Бусы инде таныш аваз, аңар яхшы таныш аваз. Кырык дүртнең көзендә Балтыйк буенда окоп өстенә бомбалар шулай сызгырып ява торган иде. «Юк, – диде ул, үз-үзенә әмер биргәндәй итеп, – бирешмәячәк. Аны бомба булып бомба ала алмады ул чакларда. Окоп өстеннән фашист танклары үткәндә дә аны сыта, таптый алмадылар. Инде хәзер үз өендә, үзенең туган нигезендә, Силингөр буенда бирешергә тиешме ул? Юк!.. Ыңгырашу катыш кычкырырга ук керешкән иде инде ул: «Юк! Юк, бирешмәячәк…».

      Шунда ул кымшанырга омтылды, әмма иңбашын яшен ташы телеп узгандай булды. Тагын кымшанырга итте, тагын чәнчеп алды. Әмма ул барыбер бирешмәячәк! Уч төпләрен киң җәеп, нәрсәгә дә булса тотынырга, нәрсәгәдер таянып этенергә ниятләде. Куллар буйсынмады. Ләкин үзенең кайда икәнлеген абайлап алды – өйдә, үз идәнендә йөзтүбән СКАЧАТЬ