Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 18

СКАЧАТЬ калышасы килми… Итекне дә калдырып булмый. Икеләнүдән ни эшләргә белмим, үз эчемдә үзем бәргәләнәм. Әле алга омтылам, әле кире артка борылам. Итек кадерле булгангадыр инде, кире борылганмын һәм аны байтак кына тирән җепшек кар астыннан эзләп маташтым… Тапкач та тартып алу җиңел булмагандыр. Тартып чыгаргач инде аякка киеп маташу турында уйлаган юк, кулга тотып торып йөгергәнмен.

      Малайлардан инде җилләр искән. Алар басманы исән-аман үтеп, авыл тыкрыгына кереп югалганнар. Мин исә йөгереп килгән шәпкә туктап калырга мәҗбүр идем. Инде килеп җиттем, басмага менәсем генә калды дип килгәндә, әллә кай арада, күбекләр чыгарып, юлында очраган бар нәрсәне үзенә йолып барган дулкыннар инеш аша салынган тактаны казыклары-ныгытмалары белән бергә күз ачып йомганчы йолкып кына алды һәм агызып алып та китте. Тораташ булып аргы якта бер ялгызым торып калдым. Бозлар өстенә боз менеп, шаулап ага ташу. Шул рәвешле урманнан агып төшкән суның җигелгән ат һәм сыерларны агызып киткәнен, авылны туйдырып торган бердәнбер тегермәнне җимереп, аның ташларын кузгатканын ишеткәнем булганга, теләр-теләмәс кенә чигенергә мәҗбүр булдым. Ярларны кыйнап, калын бозларны актарып-кубарып аккан ташкын каршында үземнең бәләкәй һәм көчсез икәнлегемне тойдым шул чакта. Үз куркаклыгыңны тану җиңел эш түгел, шулай да нык кына курыкканмын – күзләремне уч төпләрем белән каплап, байтак кына өнсез калып торуымны хәтерлим… Авылга чыгу юк, болай булгач. Караңгы да төшеп килә. Мине уйлаучы да юктыр инде. Иптәш малайларым, өйләренә кайтып, җылы мич каршында аяк чолгауларын киптерә торгандыр. Кайнар бәрәңге ашый, җылы чәй эчә торганнардыр…

      Ул чактагы кичерешләремне сүзләр белән генә сөйләп бетерерлекме?.. Мин үземне туып үскән авылымнан, әти-әнидән, туганнарымнан мәңге аерылгандай итеп тойдым. Әмма, ни хикмәт, еламаганмын. Елау дигән нәрсә, ни сәбәпледер, уйга да кереп карамаган…

      Шаулап-ургып аккан ташу читендә, белмим, күпме торганмындыр шулай. Үземне мин якты дөнья белән хушлашырга җыенгандай хис иткәнмен. Кая барыйм, кемне ярдәмгә чакырыйм – һич белгән юк. Чакырсам да мине кем ишетсен. Бу дөнья бит минем өчен бик кечкенә булган әле ул чакларда, туган авылымнан башланып, туган авыл белән тәмамланадыр кебек то-елган.

      Караңгы төшеп килгән бер мәлдә аргы яктан әнием тавышын ишеткәндәй булдым. Чынлап та, су буена алып төшә торган тыкрыктан, абына-сөртенә йөгереп, әни төшеп килә иде. Аның бер алдына чыгып, бер артында калып, күрше малае Миңлегаяз йөгеренә.

      – Улым, су янына килмә, – дип кычкырды әнием иң элек. Аның тавышы ничектер калтырап чыкты. Минем өчен борчылудан булгандыр ул, әлбәттә. Һәм бераздан өстәп куйды: – Курыкма, яме, улым, хәзер әтиең төшәр, коткарыр, алып чыгар үзеңне.

      – Ә мин курыкмыйм, – дидем, әнине күрү шатлыгыннан батыраеп. Шул гомер абыемның сыңар итеге култык астымда булган икән. Артык исем китмәгәнлекне күрсәтүем, янәсе, җепшек кар өстенә җәелеп утырдым да, ашыкмый-кабаланмый, ипләп кенә киеп куйдым үзен. Аннан, җәһәт кенә сикереп СКАЧАТЬ