Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 21

СКАЧАТЬ ерак җирләрдән кунакка кайткан оныгы Нургаян белән мине, башларыбызга бер үк төрле ике түбәтәй кидереп, ишек катындагы буш урыннарга, абыстайлар янына кертеп утыртты. Мин инде шактый олы малай, җиде яшем тулып килә иде бугай. Үземнән яшь ярымга кечкенә булган Нургаяннар белән уйнаудан узган булсам да, борын чөймәдем, артык эреләнмәдем. Кунак булсаң – тыйнак бул, дигәнне беләм ич. Без шулай, күптәнге ике дус сыман, бер-бер артлы борын тартышып, өстәлдәге тәмле әйберләргә ара-тирә күз салып, шыпырт кына утыруда булдык.

      Миңниса абыстай озак кына, безгә бөтенләй таныш булмаган сүзләр кыстырып, дога укыды. Бик инсафлы һәм белдекле малайлар сыман, әбиләрдән калышмаска тырышып, без дә уч төпләребезне югары күтәреп дога кылган булдык. Янәшәбездә утырган әбиләр, әледән-әле безгә карап, «сөбханалла, сөбханалла» диеп, үзләренең соклануларын белдерде. Аларның ул ягымлы карашларын һәм тоташ кан тамырларыннан гына торган җыерчыклы куллары белән йомшак итеп аркаларыбыздан сөеп куюларын һич онытасым юк.

      Әбиләр, күгәрченнәр сыман чүкер-чүкер сөйләшеп, лимонлы чәй эчә калды. Ә без Нургаян белән, тәмле әйберләрнең һәммәсеннән дә авыз итеп, тамакларны ялгап алгач, ишегалдына чыктык. Бакча якларында Әкбәр бабай кемнеңдер чалгысын чүки иде инде. Үтенеч белән кергән күршеләрен ничек борып чыгарсын. Ул шундый ярдәмчел кеше, бөтен күрше-күлән, йомышы төшсә, киңәш кирәк булса, аның янына йөгерә. Әкбәр бабайның кулыннан килмәгән эш юк. Әти шахтага китеп бәхет эзләп йөргән чакларда без үзебез дә, балта саплатасы йә чалгы чүкетәсе булса, гел аңарга йөгерә торган идек. Чалгы чүкү һәм аны юкартып кыру кебек эш бик сирәк кеше кулыннан килә бит ул.

      Безне күргәч тә, билен турайтып, Әкбәр бабай үз янына чакырып китерде. Янәшәсендә генә үскән алмагачка үрелеп, Нургаян белән икебезгә дә эре-эре ике кызыл алма өзеп алып бирде.

      – Күр инде, Ринат, нинди зур егет булып үскәнсең икән бит, – дип, болай да бәхеттән талпынып торган йөрәгемне тагы да очындырып җибәрде әле ул тагы.

      Мин, кыюланып китеп:

      – Әкбәр бабай, мине дә, Нургаянны өйрәткән кебек, атка атланып йөрергә өйрәтмәссең микән? – дип тә сорап куйганмын.

      – Өйрәтермен, нигә өйрәтмәскә, – диде ул, маңгаена чыккан тирне сөртеп. – Нургаян бит әнә кәнүшнигә аны көн дә үзе озата хәзер…

      Үзен мактау кемгә ошамый, Нургаян да әнә, килештереп, тамак кырып куйды һәм, гәүдәсен турайтып, күкрәген киерә төште.

      – Ә мин аңардан олырак та бит әле, – дидем мин, урынлы-урынсыз мактанасым килеп.

      – Егет кеше булдыра алмаган эш бармыни, – дип, аркамнан сөеп куйды Әкбәр бабай.

      Мин борынымны тартып алдым. Авыз ерылып китте… Әбине култыклап өйгә кайткан чакта мин инде атлап түгел, ике җилкәмдә үсеп чыккан канатларымны җилпеп, очып кайтырга әзер идем. Әби генә гел: «Улым, чүсәнә, тартма инде ул тикле, кая ашыгасың», – дип, үземне берөзлексез тыеп барды.

      Иртәгәсе көнне без күрше-тирә СКАЧАТЬ