Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 20

СКАЧАТЬ ничек белеп бетерәсең. Яр читен ташу ашаган булуы да бик ихтимал.

      – Улым, дилбегәне ычкындыра күрмә, – дип кычкырды әти.

      Мин инде үз-үземне белештерерлек хәлдә булмаганмындыр. Тәнне өтеп алган салкын су һәм берсе өстенә икенчесе менә-менә шаулап-котырынып минем өстемә ябырылган иләмсез зур бозлар күз алдымда калган. Балыкчы калкавычы сыман берничә мәртәбә су астына китеп югалып та алганмын икән әле үзем. Аннан яңадан калкып чыкканмын. Су бер әйләндергән, бер тулгандырган үземне, язмышым тулаем язгы ташкын ихтыярында калган. Һәм, ни хикмәт, инде чираттагы мәртәбә бозлар астына китеп югалды бу дигәндә, мин ни рәвешледер бер олы боз кантары өстенә күтәрелгәнмен. Җәһәт кенә аягүрә торып басканмын хәтта. Ул арада котырынып аккан язгы ташу шул боз кисәген яр читенә кысрыклаган. Ә мин исә ярга сикергәнмен. Ни булса булган, җиргә үз аягым белән сикереп чыкканмын. Ачык кына хәтерләмәсәм дә, шулай дип сөйләделәр. Башкалар сөйләгәнне соңрак мин инде үзем дә яхшы хәтерләгән кебек сөйләргә күнегеп киттем.

      – Фәрештәләр ярдәм итте, фәрештә канатында очып чыкты улым, – дип куанып, елый-елый беренче булып яныма әнинең килеп җиткәне, әнинең бүрексез калган башымнан җылы шәл белән сыйпаганы күз алдымда.

      – Мин дә күрдем, су астына киткәчтен дә үзен фәрештә күтәреп куйды олы боз кисәге өстенә, – дип сөйли иде Сапиятти дә. Сафия түтине, үз итеп, бөтен авыл халкы шулай атап йөртә торган иде.

      – Фәрештә канатында күтәрелде, фәрештә канатында… Мин дә күрдем, мин дә… – ди-ди кабатлады башкалар да.

      Ул көннәрдә безнең өйдә, безнең авылда һәм минем колак төбендә дә иң еш кабатланып торган сүзләр «фәрештә» һәм «фәрештә канаты» дигән сүзләр булды кебек. Мине күргән, очраткан саен, олысы-кечесе гел шул фәрештәне искә алдылар. Ни хикмәт, мин үзем генә күрми-тоймый калган булып чыктым ул фәрештәне. Бәлки, мин аны күрерлек хәлдә дә булмаганмындыр, бала күзе белән ничек барысын да күреп-белеп бетерәсең?!

      Үземне җылы шәл һәм бишмәтләргә төреп авылга алып менгәннәрен, әтинең мине Миңлегали абыйларның кара мунчаларына алып барып, ләүкә өстенә сузып салып, елата-елата каен себеркесе белән озак-озак чапканын хәтерлим. Арка һәм аякларымны ут булып кызганчы кыйнады әти.

      Мине күргәчтен әле дә булса өлкәнрәк яшьтәге авылдашларым фәрештәләрне искә ала. Фәрештә канатында язгы ташудан котылган малай бит син, дип, гел хәтергә төшереп торалар. Мин үзем дә онытмыйм ул хакта, онытып буламы соң… Әле булса күңелемдә чиксез зур рәхмәт хисләре йөртәм шул фәрештәләргә. Кызганыч, үзләрен бер күреп, канатларыннан сыйпап, рәхмәт әйтә алганым гына юк.

МәскәүАвгуст, 2003

      Әкбәр бабай

      Гомердә беренче тапкыр кунакка барган көнегезне хәтерләми дә торгансыздыр әле?.. Ә менә мин хәтерлим. Ул кадәрле дә матур, истәлекле көнне оныту мөмкинме соң! Әбием Зарифа инде бөкрәеп, таякка таянып кына хәрәкәтләнә башлаган иде. Шуңадыр, печән өсте дип тормадылар, әбине озатучы буларак, ул көнне мине өйдә калдырдылар. Миссиям бик җаваплы. Соңгы араларда СКАЧАТЬ