Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 16

СКАЧАТЬ абый, үзенә күрә түгел, гармунның да әнә кыңгыраулысын, яшелен сайлап алды. Ишеткәнем бар, кыңгыраулы гармунда уйнау бермә-бер катлаулырак, диләр. Безнең авылда бит кыңгыраулы гармунда бер шәһәр Рәфәгате генә уйный белә. Ул да шул бию көе «Чабата»ны гына оста чыгара. Фазылҗан икеләнеп тә тор-мады әнә, шул гармунны алып тез өстенә куйды да, башын кыңгыр салып, «Баламишкин»ны сайратырга кереште.

      «Баламишкин»ны ишеткәч тә, йөрәк җилкенеп куйды. Безнең авылда да җәйге кичләрдә су буйлары, бакча башлары тарафыннан еш ишетелә иде ул көй. Гармунга кушылып, бер-ике егет кычкырып җырлап та җибәрсә, яткан җиреңнән ничек сикереп торганыңны да сизми каласың. Фазылҗан да, әнә шул безнең авыл яшьләре кебек, юри кычкыртып, сузып-сузып уйный ул көйне. Үз улының уенына сокланып утырган Газизҗан абый да түзмәде, ирексездән кушылып җырлап җибәрде… Тора-бара Заһидулла абый белән минем әти дә кушылып киттеләр үзенә.

      Сыздырыпмы-сыздыра Фазылҗан, гармунының кың-гыравы, тарткан саен аваз биреп, йөрәккә кагыла – йөрәкне җилкендерә. Фазылҗан абый уйный, әтиләр җырлый.

      Мирсәет абый да әнә авызын бөреп кенә утырса да, җыр белән бергә талпына, онытылып җыр дулкынында тибрәнә. Ә аның әнисе, башындагы яулык чите белән авызын каплап, чаршау артыннан исе китеп карап тора.

      Мин җырга кушылмадым. Хәтта урынымнан кымшанмадым. Берни булмагандай тик тыңлап кына утыра идем бит югыйсә. Ә күзләремә, тамак төбемә кайнар яшь тамчылары килеп буылган. Җырлый да алмыйм, көлә дә алмыйм. Җырлыйм диеп авызым ачсам, хәтта кымшансам да, күзләремә тулган шул кайнар тамчылар мөлдерәп тышка бәреп чыгачак…

      – Мөхәммәтсафа, синең малай да уйнамый торгандыр ич? – дип сорап куйды шунда Заһидулла абый.

      Миңа читен һәм уңайсыз булып китте. Үзем түзәр идем әле, әтием өчен уңайсыз иде. Ул ничек дип җавап бирер?.. Уйнау түгел, минем бит кулыма гармун да тотып караганым юк.

      – Минем улым уйный белми әлегә, – диде әти, һич кенә дә уңайсызлану кичермичә. – Менә, Заһидулла абый, әллә үзенә бер-бер гармун алып биримме икән дип уйлап утыра идем бит әле.

      «Ай, әти, шул мизгелдә минем ни турында хыялланганлыгымны кайдан белдең син?!» Кеше янында булмасак, үзеңне йөгереп барып кочып алган булыр идем.

      Җыйнак гәүдәле, җиңел хәрәкәтле Заһидулла абый өстәл артыннан торып, минем янга килде шунда. Һәм, кулын биреп, сәке өстеннән төшерде. Үзенә әллә кайчан тартып, яктылыгы белән күзләремне, күзләремне генә түгел, бар җанымны җәлеп итеп торган шкаф янына җитәкләп алып килде мине. Аның урта шүрлегенә берсеннән-берсе матуррак булып бизәлгән өр-яңа өч гармун тезеп куйды.

      – Ал, кайсын ошатасың – шунысы синеке, – диде.

      Мин бер гармунга карыйм, бер әтигә күз төшереп алам. Чөнки сыер саткан акчага ни алырга җыенганнарын белә идем. Җиде балалы йортта гармун кайгысы түгел иде әле.

      – Кыюрак бул, улым, тартынма, ошаганын сайлап ал. Акча бар бит менә, – диде әти, сер бирмичә.

      – Акча малы түгеп, үзем ясаган гармуннар, – диде Заһидулла СКАЧАТЬ