Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 13

СКАЧАТЬ – дигән тавыш ишетелде, ниһаять. Тавыш килгән яктан тонык кына булып әтинең шәүләсе шәйләнде бераздан. Ике тәртә арасына кереп, бата-чума ат чанасын өстерәп килүе икән аның. Үз аякларың белән атлау мөмкин түгел, ә ул анда ат чанасын өстерәп килә… Тавыш биреп, аны ашыктырганым өчен кыен булып китте, уңайсызландым. Әтинең колакчынлы күн бүреге астыннан пар бөркелә иде.

      Чананы юлга тартып чыгаргач та, тәртә арасыннан чыгып, җәһәт кенә атны үз урынына җигеп куйды ул. Шундук буран эченнән, озын-озын итеп сузып, ике мәртәбә сыер мөгрәгәне ишетелде. Ә мин сыер хакында бөтенләй оныткан да идем инде.

      – Сыер үзе генә калдымы, әти? Ул анда ничек торыр? – дидем, борчылып.

      – Кая китсен, улым. Көрткә баткан сыер суга чумган балта кебек ул…

      Чана өстендә яткан кожан торыпшаны алып, ул кире борылды.

      – Ә монысы нигә? – дип кызыксындым, иске соры торыпшага күрсәтеп.

      – Сыер ат түгел, улым, аны торыпша өстенә менгезеп булса, шуның белән өстерәп килми чара юк.

      Аңлагандай, баш кактым. Әти китеп барды. Ә вакыт үтә, буран да басылмый. Көннең кай вакыты икән инде хәзер? Өчиледә базар башланды микән?.. Тарала гына күрмәсен инде. Без килеп җиткәнче көтсәләр ярый ла… Ат та тынгысызлана башлады, басып торган җирендә аякларын тупырдатып, өстенә сарылган карны кагып алды. Ә минем күз – әти киткән якта, ак буран эченнән чираттагы мәртәбә аның шәүләсе күренгәнне көтәм.

      Шәүләдән элек, аның авыр сулап уфылдаганы ишетелде бу юлы. Аннары кар көрте өстеннән өстерәлгән кожан торыпша шыгырдавы. Унга кадәр саныйм да көтәм, унга кадәр саныйм да көтәм… Шулай санагач, алар якыная төсле иде. Һәм, ниһаять, су өстендәге көймәдә йөзеп килгән кебек, торыпша өстенә яткан сыер да шуып килеп җитте.

      Яңадан җылы толып эченә төреп, чана түрендәге ышык урынга утыртты мине әти. Аякларым чыйраган, авыз-борыннарым күшеккәнлеген шунда гына аңладым. Юлыбызны дәвам иттек. Үзебез юлда булсак та, күңелем белән инде Өчиле базарында идем мин. Прәннек сатучы апалар янында…

      Әтинең «тр-р» дип ат туктаткан тавышына уянып киттем бу юлы. Ул кем беләндер сөйләшергә кереште. Мин, толып эчендә изрәп оеган көе, күзләремне ачарга иренеп, ятуымны дәвам итәм.

      – Заһидулла абый, исәннәрме? – дип, күптәнге танышын очраткандай, җылы итеп күреште әти.

      – Мөхәммәтсафа, син түгелме? Бу кара буранда нинди җилләр ташлады үзегезне? Ничек җөрьәт итеп юлга чыктыгыз? – дип җавап кайтардылар аңа. Бераз карлыга төшсә дә, гаҗәеп тыныч, җанга үтеп керә торган ипле тавыш иде ул кешедә.

      – Авылдан чыкканда, буранның заты да юк иде. Сезнең урманны чыккач кына башланды ул. Иң элек кар ява башлады, аннан җил кузгалды. Күз ачкысыз буранга эләгербез дип кем уйлаган бит аны.

      – Сыер да таккансыз икән. Җитмәсә, бер ялгызың. Син дөнья күргән кеше бит инде, Мөхәммәтсафа, кышкы көнгә ышанып буламыни…

      – Мин үзем генә түгел, әнә үсеп җиткән улым бар. Ул булмаса, эшләр харап СКАЧАТЬ