Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 22

СКАЧАТЬ җигелгән атында утырып түгел, һәрчак аягүрә басып йөри. Күзләре, җир астындагы оясыннан яңа чыккан йомранныкы сыман, әле уңга, әле сулга берөзлексез ялт та йолт карап кына тора. Авызлыкланган атының дилбегәсен кулына урап тота да баскан көйгә җилдерә генә. Аты канатлы кош урынына чаба. Ә ул, егылу кая, хәзер кирәгегезне бирәм дигәнне аңлатып, аты-юлы белән сүгенә-сүгенә, икенче кулындагы чыбыркыны баш очында болгый-болгый, туп-туры өстеңә килә. Печәнеңне, арбаларыңны ташлап, бер-бер кешенең бәрәңге бакчасына читән аша сикереп качып өлгермәсәң, һичшиксез иманыңны укытачак. Килеп тә җитәчәк һәм шул чыбыркысы белән безне ишә дә башлаячак. Авылыбызда аның чыбыркысын татымаган малай юктыр. Ничә малай шуның аркасында тотлыга торган яисә астына сия торган булып калды…

      «Американы куып җитәбез һәм узып китәбез…» – дип, үзалдына кычкыра-бакыра килеп тә җитте әнә. Килгән хутка арабыздан бер-ике малайны артларына тибеп аударды, кемнәрнедер аның чыбыркысы өтеп алды. Качарга да өлгерми калдык бит, тозакка эләккән төлке балаларыдай, читән читендәге кычытканнар арасына ке-реп посудан башка чарабыз калмады. Елашкан атлы булабыз, беребезне икенчебез уздырып мышкылдашабыз, кызгандырабыз, янәсе. Ә Сафин тантана итә әнә, арт сабакларыбызны укытып алгач, кесәсеннән үткен пәке чыгарып, печән бәйләгән киндерәләребезне кисәргә-туракларга кереште, кемнәрнеңдер тратайкаларын ватып ташла-ды. Берөзлексез урысчалатып сүгенә тагы үзе, кулындагы чыбыркысы «шарт» та «шорт» баш очыбызда уйнаклап тора…

      Шулчак юлда, безнең бәхеткә, җигүле ат арбасына утырып басудан кайтып килүче Әкбәр бабай күренде. «Тр-р-р» дип атын туктаткач кына эчебезгә җылы керде: Әкбәр бабай – авылда хөрмәт казанган аксакал кеше. Колхозның почёт тактасында аның рәсеме тора, район газетасында да фотосы чыккан дип сөйләделәр. Ул барында Сафин безне кыйнамас, тырмашып җыйган печәнебезне дә кире кайтарыр әле, бәлки…

      – Иптәш Сафин, нәрсә булган? Ул сабыйларның ни гаебе бар? Балаларны рәнҗетергә ярамый бит алай, – дип дәште ул, арбасыннан төшми генә.

      – Кем гаепле, кем гаепсез икәнен синнән сорамыйлар, – дип, дорфа гына мыраулап, аксакалга таба борылды Сафин. – Ә син үзең нәрсә урлап кайтасың әле анда?

      – Ни сөйлисең, иптәш Сафин, мин шушы яшемә җитеп, кеше малына кызыккан, кул тидергән кеше түгел. Гөнаһыннан курык, изге рамазан ае ич…

      Картка сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде авылга хуҗа итеп төшерелгән түрә. Бу минутта аның мин-минлегенең чик-чамасы юк иде инде…

      – Ул нинди ураза тагы… Телеңә күп салынсаң!.. – дип, чыбыркысын югары күтәрде ул. – Ә арбаңда нәрсә? Каян алдың?..

      – Арбада мин дә, әнә булышка йөрүче оныгым утыра. Башка һичбер нәрсә юк, – диде Әкбәр бабай, утырган җиреннән уңга-сулга каранып.

      «Оныгым» дигәч кенә абайлап алдым, арбада бабасы янында минем танышым Нургаян да утыра икән бит. Күрми дә торганмын.

      – Ә аста нәрсә? Ул печәнне каян алдың, ул колхозныкы түгелмени, карт?.. – дип җикеренде дә сүгенергә кереште Сафин.

      – Аны СКАЧАТЬ