Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 17

СКАЧАТЬ бик еш үзалдыма уйлана торган булып киттем кебек. Кайчак ни уйлаганымны да абайламый онытылып уйланам. Кемгәдер көлке тоелыр, ни уйлаганны белми уйлану буламы икәнни… Чын-чынлап шулай килеп чыга. Ә минем исә еларга да, көләргә дә белми утырган мәлем. Белмим, ялгызлыктандыр бу, бәлки… Нигә юрарга да өлгермисең, ул арада әллә каян гына өермә сыман пәйда булган хис-тойгылар уратып ала. Күз ачып йомган мизгелдә, күңелләрне җилкендерергә өлгергән шул ташкынга кушылып, бата-чума агып китәсе генә иде дә бит, өлгермисең, ул инде ташлап китеп тә бара. Колак төбендә шавы, күңелдә ул ташкынның юшкыны гына утырып кала.

      «Юшкын» гына дидем… Түгел икән ләбаса, күңелнең, канатланып, еракта калган елларны сагынуы, эзләве һәм эзләгәнен табуы икән ич бу. Оясыннан егылып төшкән кош баласының югары карап өзгәләнеп-өзгәләнеп кычкыруына, чебен-черки эзләп очкан әнкәсен чакыруына тиң халәт. Берсен берсе этә-төртә баштан кичкән, баштан кичеп тә онытылган истәлекләргә, ерак балачак тыкрыкларында адашып калган вакыйгаларга җан керә шулчак. Ул татлы хатирәләрдән, белмим, кем һәм ни рәвешле аерып ала алыр иде икән үземне. Күпме вакыт һәм никадәрле ерак араларны кичеп, әйләнәм дә кайтам, әйләнәм дә кайтам…

      Илленче елларда олы юл һәм таш калалардан ерак торган гади бер татар авылында узган балачакның сагынып искә алырлык, гыйбрәт итеп сөйләрлек мизгелләре байтак булган икән. Шуларның берсен үзегезгә сөйлим әле…

      Кирмән суы җәен инеш кенә. Челлә көннәрендә суы кибәргә җиткән еллары да була. Яз башында авыл малайларын әнә шул инеш аръягындагы тау түбәсе магнит сыман үзенә тарта торган иде. Чөнки кышлар озын, очсыз-кырыйсыз. Кар күп. Ике ай тоташ чатнама суык, ике ай күз ачкысыз тоташ буран була торган иде. Көннәр язга авышып, кояш нурлары безнең авылга да туры карый башлагач, гөрләвекле ак кар астыннан беренче булып шул каршы як тау түбәсе арчыла иде. Тау түбәсендә түбәтәй кадәрле генә җир ачылса, без – язга, туфракка, агымсу һәм гөрләвекләргә сусаган биш-алты яшьлек малай-шалай – шул тау түбәсенә атлыгып тора идек. Тау, дидем, авылдан ары китмәгән сабый өчен тау булмый ни булсын. Без бит әле аңардан да биек җирләр булу ихтималын уйга да китереп карамаганыбыз ул чакта. Баксаң, тау дигәнебез гади бер калкулык кына булган канә дә.

      Авылыбызның әнә шул иң биек тавы түбәсеннән ерак офыкларга карап хыялланган юеш борынлы чакларны искә төшерсәм, әле дә күзгә кайнар тамчылар килеп тыгыла. Телевизор юк, радио юк. Машина-фәләне дә, адашып килеп чыкса, җәйгә бер күренеп китә торган булгандыр бу авылда. Олы таш юлларга чыгып җитәрлек түгел, зур елгалар Нократ һәм Чулманның һәр икесенә ким дигәндә егермешәр чакрым ара. «Җәһәннәм чите» ди торган иде олылар. Бер карашка бу чынлап та шулай. Ә бүгенге күзлектән килсәң, җәһәннәм дигәнебез чын җәннәт булган икән. Ә үзебез ямаулы ыштанлы, иске бишмәтле генә булсак та, чын җәннәт кошларыдай бәхетле булганбыз. Чын-чынлап бәхетле дә идек…

      Кардан яңа арчылган шул тау түбәсендә, узган елгы иске чирәм өстендә, өс-баш һәм аяк киемнәрен чишенеп атып, салкын гөрләвекләр өстендә куышып, су чәчрәтеп уйнап туймый торган идек. Суык тиюдән курку СКАЧАТЬ