Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 12

СКАЧАТЬ Ә юл һаман юк та юк. Әти дә көтә-көтә көтек булып беткәндер инде. Бер-ике мәртәбә бауны тартып, бу исәнме-юкмы дигәндәй тикшереп тә карады бугай. Ә мин һаман барам да барам. Бу адымда булмаса, чираттагы адымым каты карга китереп чыгарыр кебек тоела иде.

      Чү, рәттән ике-өч адым җиңел генә атлап үттем түгелме соң?! Кире борылдым. Яңадан арлы-бирле үтеп карадым – юл ич, юл иде бу. Ат юлы! Әнә ике-өч адым ераклыкта гына карга кадап куйган озын куак таягы да җилдә бер ялгызы атынып тора.

      Шунда ничек шатланганымны, күңелгә нинди кайнар дулкын бәреп кергәнлеген белсәгез икән. Үзегез дә утырган җирегездән сикереп куяр идегез.

      – Таптым… Ур-ра, таптым!.. Юлны таптым, әти, – дип, җан-фәрман кычкырып, башымдагы колакчынлы бүрегемне салып югары чөеп җибәргәнмен.

      Әти дә тоемлады, ахрысы, минем тавышны. Ерактан ук, бауга тотынып, аның миңа таба дәү-дәү адымнар белән якынлашып килүен абайладым.

      – Нигә кычкырасың, улым? – диде ул, килә-килешкә.

      – Юлны таптым, әти. Әнә маягы да бар. Бу инде чын юл, туп-туры базарга, прәннекле Өчилегә илтә торганы…

      Каты карга чыгып баскач, үзе дә биегән сыман итеп, куанычыннан олтанлы зур итекләре белән шап-шоп тыпырданып алды.

      – Маладис, улым, булдырдың, – дип мактады үземне. – Тапсаң, син генә табарсың дип уйлаган идем аны…

      – Бар, әти, атны алып кил. Мин монда көтеп торам, – дигәнмен шунда, эреләнә төшеп. Миңа ни, юл табылгач, юыртып китеп барасы гына калгандыр төсле тоелган инде.

      – Эшнең иң зурысы алда әле, улым. Атны туарырга туры килер, шунсыз юлга алып чыгып булмас үзен, – диде ул, мине хафага салып. Күңелем белән юлда, юлда гынамы соң, базарга ук җитеп килә идем бит инде мин.

      Әти килгән юлдан без икәүләп ат янына әйләнеп кайттык. Безне күргәчтен дә, куанычыннанмы икән, ат пошкырып куйды. Аның яллары, ап-ак төскә кереп, буранга уралган иде инде. Аркасыннан сизелер-сизелмәс кенә җылы пар бөркелеп тора.

      Аркалыкны күтәрә төште әти. Аннан дилбегә очларын эләктереп куйды.

      – Син, улым, йөгән очыннан тартып атны юлга таба әйдәрсең, ә мин тәртәләреннән күтәреп ярдәм итәргә тырышырмын, – диде ул. Әмма ат ике-өч мәртәбә кузгалырга теләп талпынып караса да кузгала алмады, гөрселдәп, кире карга чумды.

      Әти дәшми генә атны туарырга кереште. Хәер, туару дип, бөтенләй үк туармады инде. Камыт һәм ыңгырчаклары атның үзендә калды, түбән тартып торган чана тәртәләреннән генә аерды ул аны.

      – Әйдә, малкай, тагы бер көчәнеп карыйк, – диде әти, ниһаять, йөгән очын үз кулына алып. Ат, әле очарга гына өйрәнеп килгән кош баласыдай, җан-фәрман алга тартылды. Әмма аяклары кар көртеннән ничек килеп чыккан булса, шундый ук тизлектә кире кар астына кереп югалды…

      – Әйдә, бахбай, әйдә, – ди-ди тартты аны әти. Ат тагы ыргылды һәм тагы көрткә чумды. Тагы ыргылды…

      Атларның ялларын җилгә таратып, болын сукмагыннан чабып барганын кем генә СКАЧАТЬ