Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 11

СКАЧАТЬ төшкәч кенә, хәлебезнең шактый ук мөшкел икәнлеген аңладым мин. Аяк карга чуммаган булса, билләһи, дим, җил кар өермәсе белән бергә мине дә очыртып китәсе икән. Йолкып ыргытырдай булып исә, башны күтәрерлек түгел. Ат һәм сыер, бичаралар, кар өстендә басып түгел, түшләрендә ятып торалар икән ләбаса. Икесе дә, хәвеф сизепме, еш-еш сулыш ала, авыз-борын тишекләре ап-ак бәскә баткан.

      – Йә, әти, куш бер йомыш, ни эшлим? Ничек ярдәм итим? – дидем шунда, төшенкелеккә бирелергә теләмичә.

      – Син, улым, колагыңа киртләп куй, чанадан бер адым да читкә китәсе булма, яме, – диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. – Синең өчен иң җитди эш шул әлегә. Ә мин тагы бер кат, уңга-сулга йөреп, юлны эзләп килим. Ул ерак түгел, монда, якында гына булырга тиеш.

      Ике-өч адым ара китәргә өлгердеме-юкмы, аның шәүләсе күздән үк югалды. Әти югалды, һәм мин аны шундук көтә дә башладым. Ул китеп югалган тарафка карап унга тикле санадым башта. Аннан бераз туктап тордым, тагы унга кадәр санадым. Биш мәртәбә кабатладым шулай. Әти юк та юк… Читен булып китте… Елар идең, еларга да оят. Әнә ич, ат белән сыерның хәлләре минекеннән дә авыррак, алар түзә.

      Бераздан гел мин көтмәгән тарафтан килеп чыкты әти. Еш-еш сулыш алганын ишеттем иң элек, олтанлы дәү итекләрен кар көртеннән авырлык белән генә йолкып ала иде. Кайры тун өстеннән кигән кожаны ап-ак кар төсенә кергән.

      – Тапмадыңмы, әти? – дидем, аны күрү шатлыгын яшерә алмый.

      – Юк, улым, тапмадым әлегә. Ат түгел, кеше узарлык түгел шул бу кар өстеннән, тирән салган.

      – Әти, дим, әллә үзем эзләп карыйммы соң юлны?

      – Белмим шул, – диде әти. Бу аның ризалашуы, рөхсәт бирүе иде инде.

      Мин шундук икенче тарафка ыргылдым. Кар көрте нәрсә ул минем өчен, авылда чакта да юлдан түгел, көрт ерып кына йөрергә күнеккән ич без.

      – Тукта, – дигән тавыш кына тыеп калды үземне. – Тукта, кая ашыгасың. Кереп киткән җиреңнән бар дип көтәргәме сине, юк дипме… Ашыкма, сабыр ит бераз.

      Әти кырыслана төшкән иде. Мин карышмадым. Ул, ипле генә ат янына барып, дилбегәнең бер ягын ычкындырып килде. Дилбегәнең бушаган очына тагы икенче бер озын бау өстәде. Төенен кат-кат тартып тикшереп карагач, бауны минем билгә кысып бәйләп куйды.

      – Мине тыңла, улым, – диде, ниһаять. – Мин кушканча гына эшлисең, ярыймы? Бауның буе җиткән кадәрле, иң элек туп-туры менә бу тарафка – җилгә аркаң белән барырсың. Бау тартылгач көчәнмә. Бауга да кулың белән кагыласы булма. Шул тартылган бау ераклыгында чана тирәли бер әйләнеп чыгарсың. Катырак юлга килеп чыксаң, шундук тукта һәм мине чакырырсың. Җилгә каршы барып кычкырганыңны ишетмәсәм, бауны бераз бушата төшәрсең. Мин, үзем аңлап, бау буйлап яныңа килермен. Инде аңладыңмы?

      – Аңладым, – дидем. – Тартылган бау белән, циркуль кебек, чана тирәли бер түгәрәк ясап чыгам. Каты җиргә килеп юлыксам, сине чакырам.

      – Бар, улым, – диде әти, аркамнан кагып. – Тапсаң, син генә табасың инде ул юлны.

      Эчкә җылы кереп китте. Мактау кайда да рәхәт икән ул. Борынны бер-ике тартып алдым да, бүрек колакчыннарымны СКАЧАТЬ