Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 34

СКАЧАТЬ 10 чакрым булса, боларга нибары тугыз ярым чакрым… Күзенә чүп кергән кешене җитәкләп әнә шул очка – Пуник очына алып китәләр. Анда үзенең бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек «җитештерү коралларыннан» арына алмыйча мәңге йөгереп йөрүче Наһар түти бар.

      Капкадан кергәндә үк белә инде ул: бу кеше бәлагә тарыган. Арпа, арыш кылчыгы эләккән булуы мөмкин. Наһар түти, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, күлмәк итәкләрен ян-яктан күтәреп кыстырып куя, тиз генә кулын юа башлый. Ә теге бичараның күзен инде кан баскан, ул инде сәкегә ауган. Күздән чүп алуның күп төрле ысуллары арасында берсе хәтердә калган: Наһар түтинең китап эчендә саклый торган ефәк җепләре була иде, һәм, төрле юанлыктагы шул җепләрнең берсен сайлап алып, чүпне шуның белән тартып чыгара иде. Ул безнең авылга утызынчы елларның башында килен булып төшкән иде, кырык еллар чамасы бәлагә юлыкканнарга шулай ярдәм күрсәтеп яшәде.

      …Мәрфугатти, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында тол калып, өч малай үстергән. 1941 ел июненең соңгы атнасында Мәрфугаттинең өйләнгән өч улы да сугышка чыгып китте. Өчесе өч көнне. Мәрфугатти аларның һәрберсен басу капкасында озатып калды, һәр улында оныклары бар иде, берсе – ике яшьлеге, әтисе арбага утырып хушлашканда, «Әт-ти! Әт-ти!» дип кычкырып калды. Мәрфугатти әнә шул улын тотып торды, ләкин күз яшен кешегә күрсәтмәде.

      1941–1942 еллар эчендә Мәрфугаттинең өч улы турында бер-бер артлы өч кәгазь килде: Ватан өчен көрәшеп үлгәннәр. Мәрфугатти, һәр хәбәр килгәч, халык алдына чыгып елап йөрмәде, хәлен сорашкан кешеләргә:

      – Шөкер, хәсрәтне күп күрдем, – дип кенә әйтә иде.

      Кара кайгылы ул көннәрдән соң әле Мәрфугатти утыз еллар чамасы яшәде. Яшен кешегә әйтмәде. Халык арасында «аңа йөз яшь инде, тик ул күз тимәсен дип яшен яшерә» дип сөйлиләр иде. Ничек алай озак яшәгән ул?

      …Мәрфугатти – урман карчыгы иде. Ул җәй буе урманда була иде. Кешеләр җиләккә кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч китәләр, Мәрфугатти исә кояш чыкканчы кызу-кызу атлап китеп бара һәм төш җиткәнче зур су чиләген мөлдерәтеп кура җиләге алып кайта иде. Ата-аналар балаларын аңа ияртеп җибәрергә тырышалар һәм кичтән белешеп тә куялар иде.

      – Мәрфугатти… Иртәгә минем Миңнисламымны ияртмәссеңме икән?

      Бервакыт әни мине аңа ияртеп җибәрде. Кояш чыкмаган иде әле, мин гадәттән тыш ризасызлык белән йокыдан тордым, аны-моны капкаладым, йокы аралаш нәрсә капканымны белмәдем дә. Менә бервакыт әни, дулкынланып:

      – Мәрфугатти! – дип пышылдады.

      Ындыр арты киртәләре буеннан еш-еш атлап бераз бөкрәя төшкән карчык урманга таба чаба иде. Мин дә йөгереп чыгып аңа иярдем. Мәрфугатти урманга барып җиткәнче бер сүз дәшмәде. Урман буена килеп җиткәч, чиләген агач төбенә куйды да аның эченнән бер төргәк алды. Озын, туры, капчык сыман киндер күлмәк икән. Күз ачып йомганчы шул күлмәген өстән киеп куйды да баш яулыгын алмаштырды. Нәрсәдер укыгандай итте дә, тәвәккәллек белән:

      – Йә, олан, башлыйк, – диде.

      Башка СКАЧАТЬ