Название: Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3
Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-03757-0
isbn:
Заманында Мәрфугатти турында мин район газетасында зур бер мәкалә бастырган идем. Ул мәкаләне Мәрфугаттигә укыганнар һәм, ишетүемә караганда, карчык аннан бик риза калган. Авылга бер генә сәгатькә тукталган арада, әни миңа бер төргәк бирде һәм шыпырт кына әйтте:
– Мәрфугатти бирде моны, суык тигәндә генә тотсын дип әйтте…
Төргәк эчендә яфрагы-ние белән сыдырып җыеп киптерелгән кура җиләге иде. Хәтерлим: шул кышны Мәрфугаттинең әлеге дәвасы белән дәваланырга берәр сылтау чыкмасмы дип гел көтеп йөрдем.
…Мәрфугатти үләр алдыннан туу турында таныклыгы белән кызыксынганнар: 99 яшь булган. Соңгы сүзе итеп болай дигән:
– Шөкер, хәсрәтне күп күрдем…
Тагын күршедә Хәдичәтти дигән карчык бар иде. Бала вакытта урамда малайлар белән бәхәсләшеп утырганымны хәтерлим.
– Шәймулла абзый хатынының исеме ничек? – дип сорый арабыздан берәү.
– Камәрттә.
– Ә Вәли хатынының?
– Мәйсүфәттә…
Шулай бөтен урамдагы кешеләрнең исемен барлап чыга идек. Ни өчен хатын-кыз исемен? Чөнки авылдагы хатыннарны «Йосып хатыны», «Гыйният хатыны» дип кенә атап йөртәләр, ә без – малайларга бу хатыннарның исемен ачыклау кызыклы бер уен, хәзергечә әйтсәк, «проблемалы мәсьәлә» була иде. Менә шунда арадан беребез:
– Ә Хәдичәттинең исеме ничек?– дип сорап куйды.
Ни гаҗәп, бу сорауга беребез дә җавап бирә алмады.
Беренчедән, Хәдичәтти «фәлән кеше хатыны» түгел, аның ире гражданнар сугышында үлеп калган, ул, авылда гомере буе ике-өч тол хатынның берсе булып, зур авырлык белән ике егет үстергән, аның иренең исемен без белми идек. Икенчедән, без малайлар өчен ул карчык шулкадәр якын, үз кеше иде, ул әллә кайчаннан бирле Хәдичәтти иде һәм аның исеме башкача булырга тиеш түгел кебек иде.
Хәдичәтти әнә шулай «исемсез» калды. Бу сүз – Хәдичәтти сүзе – башка хатыннарның исеменнән зуррак, киңрәк мәгънәдә иде. Ни өчен дисәң, ул безнең тирә малайлары өчен рухи бер ана булды, йомыш белән керсәң, Хәдичәтти җәһәт кенә базына чыгып китә дә, әбәт чиләге белән салкын катык алып чыгып, тавык үләнле хәтфә ишегалдына утырта иде.
– Менә, олан, катык ашап ал, – дип, үзе сине сөйләштерә башлый иде. Ә ул хикмәтле итеп сөйләшергә ярата иде, авыл халкы аны «сайландыра» дип әйтә иде. Хәдичәтти һәрвакыт рольгә кереп сөйләште. Мәсәлән, син, яңа күлмәк киеп чыккач, шатлыгыңа чыдый алмыйча, сәгатенә сиксән чакрым тизлек белән элдертеп, урамны узасың. Икенче көнне исә йомыш белән кергән җирдән Хәдичәттинең хәтфә ишегалдында катык ашыйсың. Ә ул болай сөйләштерә:
– Карале, кем, олан… Кичә карап торам, ярабби, бер матур малай, матур күлмәк кигән, ярабби, каты да чабып СКАЧАТЬ