Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 33

СКАЧАТЬ авыл шәһәрдән һәм район үзәгеннән ерак урнашкан, мин бала вакытларда анда юллар бик начар, көзге пычракларда, кышкы бураннарда авыл бөтенләе белән шәһәрдән, район үзәгеннән аерылып бетә иде. Ни сиңа телефон, ни радио! Ә авыл халкы эшкә каты куллы, колхоз, урман эшен сытып, җимереп эшли иде, безнең авыл күбрәк урман белән яшәгәнлектән, ирләр халкы урман кисү, агач әзерләү, визир юлы ачу, ботак яндыру кебек эшләр башкара иде – ничә карасаң, колхоз идарәсе урнашкан йорт янына әле лесничий, әле лесхоз директорының аты килеп туктый иде. Авыр эш, авыр хезмәт, шунда кулы-аягы тайган, бармагы, кулбашы каймыккан кешеләр һәр атна саен булып тора иде. Ул вакытта Казанның Горький урамындагы ортопедия институты булгандырмы-юктырмы, әмма сөяк төзәтү, тайган буыннарны урынына утырту тулысы белән авыл карчыгы Маһиҗамал түти (авылда аны Майҗамалттә дип йөртәләр) кулында иде. Без мәктәптә, пионер дружинасында им-томга, дини гореф-гадәтләргә каршы сугыш ачкан еллар иде ул. Урман эшендә без дә катнаша идек, беркөнне ниндидер бер үҗәт ботакка сөртенеп аягым каймыкты. Биш-ун минут эчендә аяк гөбе кебек шешеп тә чыкты. Мине арбага утыртып авылга алып кайттылар. Аннан Майҗамалттә янына алып чыктылар. Арбага утыртып. Үз гомеремдә беренче тапкыр «врачта приёмда» булдым. Хәзер аның дәвалау-савыктыру методикасы турында еш уйлыйм. Майҗамалттә иң беренче эш итеп су җылытты, суны эмальле зур чиста табакка салды да шунда минем шешкән аягымны озаклап юды. Аннан суны алыштырды да, кулына гап-гади кер сабыны алып, шул су эчендә аякка бик озаклап массаж ясады. Аякның сызлавы кимегәннән-кими бара иде.

      – Таймаган бу, балам, тайса, мин аны тартып урынына утыртыр идем, – диде ул, аякны сабын белән уа-уа. – Таймаган бу…

      Икенче көнне мин яңадан урман эшендә идем. Безнең авылның әнә шулай тайган-сынганны урынына утырта, ялгый торган (Майҗамалттә агачтан шиналар ясатып, көзгеме-язгымы сарык йоны белән урап, тайган-сынган сөякләрне урынына утыртып бәйләп куя иде) авыл «докторы» бар иде. Сугыш алды елларында ул үлде һәм үзе белән халыкның зур тәҗрибәсен дә алып китте. Әмма традицияләр яши икән: вак-төяк каймыгу, тамыр сузылулар булганда әле дә Майҗамалттә тәҗрибәсен кулланучы хатыннардан берәү бар икән. Халык медицинасы бу очракта фәнни медицинага каршы килмидер дип уйлыйм мин…

      Майҗамалттә «ортопед» булса, безнең күршенең Бибинур түти (аны да Бибинурттә дип кенә йөртәләр иде) «киң профильле белгеч» иде. Моның һөнәре: сыер бозаулату, кайчы-пычак белән эш итү, үлән, чәчәк, бал, яфрак белән дәвалау иде. Сыеры бозаулый алмый яткан крестьян төн урталарында зур хафа белән Бибинурттәнең ишеген кага, аны гозер белән чакыра иде. Әмма Бибинурттәнең бу мәшәкатьтән зарланганын, авырыксынганын авыл халкы хәтерләми. Андый «вызов» булганда, ул (ветврачны тиз генә каян табасың?), аеруча дәртләнеп, башына бүрек, өстенә сырма киеп, чакыручы кешенең үзеннән дә узып ярдәм күрсәтергә ашыга һәм, абзарга килеп керүгә, җылы су, комган, тастымал сорап ала да газап эчендә яткан бичара сыерга ярдәм күрсәтергә тотына иде. Безнең авылда «бозаудан үлгән», «үле бозау тапкан» дигән сүз, гомумән, телгә алынмый иде. «Бибинур килгәние… Шуннан соң…» дип кенә сөйлиләр иде авылда. Бибинур түти малай-шалайның аягын дәвалау СКАЧАТЬ