Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 29

СКАЧАТЬ халкының барысында да кушамат бар иде: бүре, чыпчык, карга, мәче, поши, кәҗә, сарык, үрдәк, тавык, чеби, әтәч, тәкә, тана, үгез һ.б., һ.б. Әйтергә кирәк, бу кушаматлар борын заманнан ук килгән һәм нәсел буенча күчеп тапшырыла бара. Әмма болар шул дәрәҗәдә кешенең характерына, рәвешенә, холык-фигыленә туры килерлек итеп ябыштырылганнар ки, читтән килгән укытучылар класста тәртип бозган, начар укыган балаларга интуитив рәвештә нәсел кушаматын әйтеп ачуланалар иде.

      – Фәләнев, нәрсә син кәҗә шикелле сикереп йөрисең?

      «Фәләнев» хурлыгыннан елап җибәрә:

      – Кушамат әйтергә ни хакың бар синең? – дип, укытучыга бәйләнеп тә ала.

      Ә тегесе берни дә белми әле.

      – Фәләнева, нәрсә сарык шикелле аңгыраеп калдың? – дип, укытучы такта янындагы кызны ачулана.

      «Фәләнева» такта яныннан туп-туры өенә йөгерә. Дәрес беткәнче тегенең әтисе килеп җитә:

      – Праҗванҗә (прозвание) белән баланы хурларга ни хакың бар синең? – дип дулый.

      1939 елда мәктәпкә Әсәдуллин дигән бер егет килде һәм, авылда кушаматның бик киң таралганына шаккатып, мәктәптә кушаматка каршы көрәш ачты:

      – Кушамат әйткән баланың авызына сугарга рөхсәт итәм, – диде.

      Ике-өч көн буе класс идәнендә кан тамчылары күренгәләде. Аннан тыелдык. Дөрес эшләгәнме ул укытучы, ялгышмы – анысын педагогика фәне белгечләре әйтер. Әнә алты малай үстерә торган такта яручы Әскый (Әсхәдулла) абзыйның үзенә аерым бер педагогикасы бар. Малай – биш. Яшь аралары – берәр дә, икешәр генә. Еллар авыр чак, йорт салып азапланган вакыт. Кием-салым җитми, кибеткә мануфактура (кием-салым, ситсыны авылда шулай дип йөртәләр иде) бик сирәк кайта. Ул арада фин сугышы, кысынкы көннәр. Ә малайлар шук. Дөрес, көне буе эшлиләр. Чабата ясыйлар. Әмма чабата ясап, бу дөньяда беркемнең дә алга киткәне юк әле. Кич була. Әсхәдулла абзый кичен чыгып китә, фәләнне-фәләнне күрәсе бар, иртәге көн өчен тегесен-бусын җайласы, сөйләшәсе бар. Әсхәдулла абзыйның хатыны, өйалды ишеген ачып, төз лапастан зур-зур өч кочак арыш саламы алып керә дә тасылдатып идәнгә җәя. Монысы булды постель. Безнеңчә – урын-җир. Төрткәләп, суккалап биш малайны шунда яткыра. Әмма малайлар бит әле ул! Салам бит әле ул! Шунда бер аунап алмыйча түзеп кара әле син! Һәм мәхшәр көне башлана. Бу мәхшәр тамашасы бервакыт шул дәрәҗәдә кыза ки, кайда малай, кайда салам икәнен аерып алмаслык була. Нәкъ шул вакытта, ишекне дык итеп ачып, ата кайтып керә. Бичара малайлар уен белән кызып моны әле белмиләр, сизмиләр. Әсхәдулла абзый да ашыкмый, бүреген ишек өстендәге чөйгә элә, чикмәнен салып мич кырына куя, борын суын бушатып ала. Һәм бер сүз әйтмичә матчага үрелә. Матча астында исә ике-өч көн саен алыштырылып, яңартылып торучы җиде-сигез тал чыбыгы. Ата кеше шуның озынрагын сайлап ала. Чажылдатып салам өстенә берне селти һәм шул тавыш белән шок алган малайлар электрон исәпләү машинасындагы төгәллек белән салам арасыннан бер-бер артлы сыртлары, аяклары, йомшак җирләре белән сикереп чыгып кына торалар (аңлы рәвештә түгел). Беренче кисәтү чажылдавын СКАЧАТЬ