Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 30

СКАЧАТЬ ашыйлар икән» дип телгә алып әйтүчеләр була иде. Берничә еллардан соң мин Сеченов, Павловларның хезмәтләре белән таныштым, медицинага караган кызыклы китаплар укыдым. Ризык әйбәт эшкәртелсен өчен, озак чәйнәп, сөйләшмичә ашарга кирәк диләр барысы да. Аннан шундый ук таләпне хәрби хезмәттә дә күрдем. Учебный отрядта рота-рота булып ашап утырганда, старшина әледән-әле:

      – Разговорчики! – дип кисәткәләп тора иде.

      Намуслылык, алдашмаучылык кебек сыйфатларны да халык үзе тәрбияли. Бу сыйфатлар уенда (хәрәмләшмә), сабан туенда (аяк чалма), бүрәнә күтәргәндә (авырлыкны тигез күтәрергә) һ.б. бик күп урыннарда тәрбияләнә. 1938 елгы Сабантуйда йөгерештән килүче малайларның алдына мәйданга килеп җитәр алдыннан гына йөгерештә катнашмаган бер ят малай кушыла да уртага беренче булып керә. Моны сизмәстән, картлар бу малайга бүләкне биреп тә өлгерәләр. Әмма бүләк алдакчы малайга кыйммәткә төшә: аны йөгерешче малайлар ил-умач итеп кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң ул үз гомерендә бер тапкыр да кеше алдамагандыр.

      Икенче бер вакыйга хәтердә: кемгәдер килеп кунак булган яшь бер ир урамда тавыш чыгарган, сугыша башлаган. Сүз белән тыя алмагач, ирләр, ат дилбегәсе алып чыгып, аның аягын-кулын бәйләделәр дә урам уртасындагы чирәмгә салдылар. Теге сүгенгән саен башына бер чиләк чишмә суы коеп тордылар. Кыйнашу, сугышу, алдашу, сүгенү авылда бик хурлыклы эш исәпләнә иде.

      – Фәлән кеше бик ямьсез сүз әйтте, шул авызлары белән ничек ризык кабар икән ул, – дип, карчыклар сөйләнә иде.

      Халык рухын бер дә рәнҗетергә ярамый. Миңнислам исемле ташбаш бер малай бар иде. Безне, кечкенәләрне, мәчет ишегалдына җыеп керә дә карнизлардан, тәрәзә өсләреннән чыпчык оялары актарып, алсу тәнле, әле йон чыкмаган бер кепка чыпчык баласы төяп төшә. Шуларны зур таш өстенә куя да икенче бер зур ташны алып өсләренә бәрә. Без куркышып торып йөгерәбез, ә Миңнислам шат. Аның ул гадәтен белгән карт-коры гел әйтә иде:

      – Кош каргышы төшәр әле. Үзе дә шулай булыр әле…

      Миңнислам сугыштан да исән кайтты, әмма эш вакытында җир астында калып басылып үлде. Бу идеализм түгел, әхлак нормаларының бер чиге бар: шул чикнең теге ягына – начарлык ягына адым атлаган кеше тормышта аның җәзасын таба. Ни өчен идеализм түгел? Шуның өчен ки, дини идеология, бу дөньяда начарлык эшләсәң, җәзасын теге дөньяда күрерсең, дип өйрәтә. Ә монда – дөньяныкы дөньяда.

      Кешеләрдә бердәмлек рухы – шулай ук ата-бабадан килгән матур омтылыш. Моның бик матур үрнәген безнең күрше Камәр түтидә күрергә була иде. Шәһәрдә катык-сөт җитми дип, Камәр түти җәй буе өендә Казандагы, Арчадагы таныш-белешләренең кыска итәкле яки кыска чалбарлы, озын ботлы җиде-сигез баласын асрый иде.

      – Әйдә, ашасыннар, катык-сөткә бер күбендереп җибәрермен, – дип, Казан-Арча тирәсенә барган саен ике-өч бала ияртеп кайта иде. Икенчесе – Камәр түтинең мунчасы. Зур кара мунча. Зур ләүкә, озын эскәмия. Зур казан, кисмәкләрдә су.

      – Әйдә бар, кайнар суы да, салкыны да җитәрлек, баш җуарга әче катыгы бар, миллеге ләгәндә булыр. Муйчаласы (мунчала) – тәрәзә төбендә, сабыны СКАЧАТЬ