СКАЧАТЬ
антенна, заземлениеләр белән мәш киләм, ә тегеләр икесе дә инженер! Мине өйрәтәләр дә өйрәтәләр. Безнең компаниягә бервакыт рус теле укытучысы Галина Марковна катнашып китә. Һәм озын көзге төннәрдә без дүртәүләп зур дөньяга чыгабыз: Хәби Тын океан, Порт-Артур, Кытай җире турында, бөтен мәшһүр киноартистлар турында әллә ниләр сөйли. Сергеев-Ценский, Степанов, Станюкович һәм Леонид Соболев әсәрләрен күңелдән белә. Кыскасы, минем күңел тәмам урыныннан купты, мин хәзер диңгез флотына алынсам, кеше булырмын, башка частька эләксәм, дөньяда яшәүнең бер мәгънәсе дә калмаганлыктан, яшәп маташмаска дигән фикергә килдем. Галяның исә үз дөньясы: аның балачагы Армавир шәһәрендә сәхнә артында узган, аның әтисе дә, әнисе дә актёрлар булган, алар кулга алынгач, Галя детдомнарда йөргән-йөргән дә менә бу авылга килеп чыккан. Ул берөзлексез французча өйрәнә, стенография курсында читтән торып укый, Мәскәүдәге «Иняз» курсларына контроль эш җибәрә һәм төннәр буе безгә Качалов, Москвин, Шаляпин, Щепкин, Якушенко, Провоторов, Загорскийлар турында сөйли, спектакльләрдән монологлар укый иде. Минем алда рус драматургиясе, сәнгать дөньясы ачылып китте. Галя ике-өч көн узган саен район үзәге Чүриле китапханәсенә торып чаба, үзенә һәм миңа китап ташый иде. Диңгезче язучыларны укып бетергәч, әлеге компания мине Гюго, Бальзак, Флобер, Гейне дөньясына этеп кертте. Мин, ял көннәрендә махсус Казанга килеп, рус театрының спектакльләрен карый башладым. Островский, Гоголь, Горький, Чехов… Болар Галяның дүрт алласы иде. Казанга барып театрга кермичә кайтсаң, Галя, рәнҗеп, чын күз яшьләре белән елый иде. Диңгез дәресе, сәнгать дәресе хәрби җыр белән алышына: Тәлгать абый сугыш чоры җырларын бик яратып, моңланып та, яшьлеген сагынып та җырлый иде. «В землянке», «Огонёк», «Тёмная ночь», «Моя любимая», «Вечер на рейде», «В прифронтовом лесу» кебек җырларны дүрт тавышка яңгыратабыз. Аннан вальслар китә: «Амурские волны», «Дунайские волны». Хәби һәр көнне «На сопках Маньчжурии» вальсын җырлый – көнчыгыш тарихы аңа аеруча якын, аның яшьлеге Владивостокта, Порт-Артурда узган. «Шотландская застольная»ны хор белән җырлыйбыз. Мин инде җырчы булырга, артист булырга хыялланам. Миңа хәзер рус, Европа җырлары дөньясы ачылып китте. «Родина-47» бик әйбәт, юньле радиоалгыч булып чыкты. Укытучылар бүлмәсенең бер почмагында радиоалгыч тора… Менә аның яшел индикаторы яна башлый. Бу могҗизалы аппарат мине планета белән таныштыра. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр французча, гарәпчә, немецчә, кытайча сүз ишетәм, җырлар тыңлыйм. Каһирәдәнме, Димәшкътәнме Коръән укыйлар. Кыска-кыска сигналлар, позывнойлар, Морзе әлифбасы арасына кайвакыт метеостанцияләрнең үзара сөйләшкәне килеп керә. Мин төннәр буе шулай Зур дөньяда сәяхәт итәм һәм, әлбәттә, үземне бик бәхетле сизәм. Дәрестән соңгы сәгатьләрдә гаиләле укытучылар өйләренә кайтып киткәч, мин аеруча зур бәхет кичерәм: мин «Маяк» тыңлыйм. Музыка бервакыт мине тәмам кешелектән чыгарды. Минем күңелне җилкетә торган, акылдан шашарлык дәрәҗәдә ашкындыра торган берничә җыр бар иде. Боларның нинди хасияте булгандыр, аны мин әле дә әйтә алмыйм, әмма бу җырлар минем яшьлек хатирәләрем булып мәңгегә күңелдә яши. Боларның
СКАЧАТЬ